Вак бәлеш.

Әче камыр әзерләп 90г чамасы кисәкләргә бүләләр һәм чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Бәлеш эче өчен дөге бүрттереп саркыталар. Чи итне вак итеп турыйлар, бүрттергән дөге, вак итеп туралган суган, эреткән май өстиләр, тоз, борыч сибеп, барысын бергә болгаталар. Һәр җәймәнең уртасына эч салалар, кырыйларын күтәреп, бөреп куялар, өстен аз гына ачык калдыралар, йомырка сөртәләр. Вак бәлешне духовкада пешерәләр, әзер булгач, өстен майлыйлар. Табынга кайнар килеш чыгаралар.

   Бер вак бәлешкә: он 55г, йомырка 5г, сары май 5г, сөт 10г, су 15г, шикәр комы 2г, тоз 1г.

Эченә: сыер ите 45г, дөге 11г, башлы суган 15г, сары май 15г, тоз, борыч.

 

Әлеге темага башка язмалар