Бөтнекле массаж кан басымын төшерә.

Стажлы гипертониклар үз гомерләрендә нинди генә рецептларны гына сынап карамый. Шундый чараларның берсе — бөтнек төнәтмәсе белән муенга массаж ясау. Аның өчен яшел яки киптерелгән үләнне чәй кебек пешерәләр һәм шуның белән муен, иңсә өлешен чылаталар. Бу урыннарга массаж ясыйлар.

Гипертониядән котылу өчен бөтнек төнәтмәсе белән массажны даими ясарга кирәк. Ул атна-ун көн эчендә кан басымын җайга салырга ярдәм итә. Шулай ук нерв системасын тынычландыра.

Әлеге темага башка язмалар