Бөек Болгар иле һәм Хәзәр каһанлыгы (VII—X гасырлар)

Көнчыгыш Европа далаларында һуннар токымы. Алтынчы гасыр уртасында Каспий һәм Кара диңгез буендагы далаларны яулап алгач, Истәми хаһан һәм Кара Чура төрекләре биредә күп санлы халыкларны очраталар. Алар арасында әле 370 елларда һун урдалары белән килгән болгарлар, савирлар, аварлар, утригурлар, кутригурлар һәм башка төрки телле кабиләләр була. Аларның бер өлеше Аттиланың Европага һөҗүмнәрендә катнаша. Аның вафатыннан соң болгарлар Византия императоры Зенонга ялланып хезмәт гтәләр, Балкан ярымутравын туздыралар. Болгарларның Көнчыгыш Европада булуы VI гасыр авторларының тарихи әсәрләрендә кат-кат телгә алына. Әйтик, аларның бер¬сендә “Каспий капкасы артында”, ягъни хәзерге Дагыстан территориясендә “үз телләре булган бургарлар (бол¬гарлар) яши, алар мәҗүси һәм кыргый халык, аларның шәһәрләре бар” дип язылган. Болгарлар һуннар берләшмәсендә иң көчле кабиләләрнең берсе булган, күрәсең. Аттила дәүләте таркалганнан соң, алар аеруча активлаша. 630 елда Төрки каһанлык таркалу нәтиҗвсендә, аның нигезендә яңа дәүләти төзелмәләр барлыкка килә. Кас¬пий янындагы түбәнлекләрдә һәм шуңа якын Кавказ алды территориясендә хэзәрлэр берләшмәсе формалаша, алар үзләрен төрки каһанлыгының турыдан-туры ва¬рислары дип саныйлар. Аларның хөкемдары чыннан да бик куәтле идарәче Ашин ыруыннан була. Сары диңгез һәм Азов диңгезе далаларында, Таман ярымутравында, Кубан янында Кубрат хан җитәкчелегендә болгар берләшмәсе оеша. Кубрат хан һәм аның дәүләте. Бу дәүләтне төзегән Кубрат хан турында мәгълүмат бик аз. Аның Византия башкаласы Константинопольдә император даирәләре белән элемтәләре билгеле. Кубрат император сарае кар¬шында тәрбияләнгән, чукындырылган һәм оста гаскәр башы, акыллы сәясәтче булган дип раслыйлар. Тарихи чыганаклар аны Дуло төрки ыруыннан чьккан һун ха¬киме Органаның бертуган агасы улы дип дәлиллиләр. Бу дәүләтнең башкаласы Фанагория Талан ярымут¬равында урнашкан. Һуннар тарафыннан җимерелгән бу антик шәһәрне болгарлар яңадан торгызалар. Ул һөнәрче¬лек һәм сәүдә үзәгенә әверелә. Аның янәшсендә баш¬ка торулыклар үсеп чыккан, аларда яшәүчеләр игенче¬лек, һөнәрчелек, шул исәптән балчыктан савыт-саба ясау белән шөгыльләнгәннәр. Халыкның төп өлзше башлы¬ча ярымкүчмә тормыш белән яшәгән. Кубрат вафатыннан соң болгарлар. Бөек Болгар иле озак яшәмәгән. Кубрат вафат булгач, VII гасырның 50— 60 нчы елларында бу дәүләт таркалган. Аның җирлә¬рен ханның варислары — уллары үзара бүлешкәннәр.  Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кубратның “биш улы кала. Ул аларга бер-берсеннән аерылмаска, бүтән халыкларга коллыкка эләкмичә, башкалар өстеннән һәрвакыт хакимлек итеп бердәм яшәргә васыять иткән”. Буыннан буынга күчеп килгән болгар риваяте болай дип аңлата: Кубрат хан үлем алдыннан улларын үз янына чакырып ала да, аларга бер бәйләм чыбык алып килергә боера. Аннары аларның һәркайсына шуларны сынды¬рырга куша. Чыбыклар бәйләмен берсе дә сындыра ал¬мый. “Сез дә бердәм чакта менә шулай җиңелмәс бу¬лырсыз, — ди хан, — ләкин аерылсагыз, сезне берәм- берәм җиңел генә җиңәчәкләр һәм юк итәчәкләр”. Ләкин аның уллары әтиләренең киңәшен тотмыйлар, тәхет өчен көрәшә башлыйлар. Форсаттан файдаланып, болгарларга хәзәрләр һөҗүм итә һәм җиңеп чыга. Кубратның Аспарух исемле бер улы үз урдасын Дунай яры буйларына яңа җирләргә алып китә. Биредә болгарлар, славяннарны буйсынды¬рып, 681 елда яңа дәүләт — Дунай Болгарын төзиләр. 

Болгарларның зур өлеше Кубратның башка улы — Батбай белән Кавказ тирәсендә һәм Кара диңгез янын¬дагы далаларда кала. Тиздән алар Кырым ярымутра¬вын басып алалар һәм өлешчә төньяк юнәлештә хәрәкәт итәләр — Днепр тирәсендәге дала һәм урман-далага юнәләләр. Нәкъ менә шушы төбәктә, Украинаның Пол¬тава өлкәсе Малое Перещепино авылы янында данлык¬лы хәзинә табыла. Анда алтын, көмеш савыт-саба, кыйм¬мәтле кораллар һәм бизәнү әйберләре, шул исәптән Куб-ратның ике йөзеге табыла. Бу хәзинәнең (“Кубрат хан хәзинәсе”нең) соңрак, VII йөз ахырлары тирәсендә, Батбайның хәзәрләр белән бәрелешкән чагында күмелгән булуы мөмкин. Хәзәрләр һәм хәзәр каһанлыгы төзелү. Алда әйтелгәнчә, Бөек Болгар дәүләте таркалуда хәзәрләр зур роль уйнаган. Бераз соңрак аның элеккеге җирләре Хәзәр каһанлыгына эләккән. Хәзәрләрне борынгы авторлар VI гасырдан искә ала башлый. Бер кулъязмада: “болгар теле хәзәр теленә ох¬шаш”, ә хәзәрләр үзләре “Барсилиядән чыккан бөек ха¬лык” диелә. Барсилия ул чакта Каспий диңгезе янын¬ да, хәзерге Дагыстан җирендә урнашкан булган. Бу тирәләрдә IV—V гасырларда ук заманында һун дәүләтенә кергән күп санлы төрки телле халыклар — барсиллар, савирлар, аварлар, болгарлар, хәзәрләр яшәгән. Алар еш кына үзара дошманлашкан һәм сугышканнар, кайчакта күршеләре белән көрәшер өчен берләшеп тә алгалаганнар. Бу кабиләләрне Төрки каһан — Истәми — бик аз гына вакытка үзенә буйсындыра. Хәзәрләр даими рәвештә Төрки каһанлыгыннан чыгарга омтылалар. Төрки каһанлык озак сугышлар аркасында хәлсезләнгәч, хәзәрләр Кубрат хан үрнәгендә үз дәүләтләрен — Хәзәр каһанлыгын төзиләр. Бөек Болгар иле белән чагыштыр¬ганда, ул тормышка сәләтлерәк булып чыга. Бу каһанлык шактый зур территория били. Аның со¬ставына хәзерге Дагыстан һәм Кубан буе далалары, анда¬гы тау итәкләре, Азов яны җирләре, өлешчә Кара диңгез буеның төньяк далалары һәм Кырымның зур өлеше керә. Каһанлыкның башкаласы башта Бәләнҗәр булган. Ул таш һәм кирпеч диварлар белән әйләндереп алынган зур шәһәр саналган. Ярым түгәрәк манараларның би¬еклеге 10 метрга җиткән. Каһанлык чикләре киңәя бар¬ган, аның үзенә дә көньяк күршеләре даими һөҗүм итеп торган. Шул сәбәпле соңрак башкала Сәмәндәргә күче¬релгән. Ләкин Хәзәр каһанлыгы биредә озакка төпләнә алмаган. Гарәп-хәзәр сугышлары һәм аларның нәтиҗәләре. Яшь Хәзәр дәүләте Византия һәм Гарәп хәлифәтенең җитди көндәшенә әйләнә. VIII гасырның беренче ярты¬сында гарәп-хәзәр сугышлары башлана. Ислам байрагы астында дөньяны яулап алырга омтылган гарәпләр Ал¬банияне (Азәрбайҗан) һәм Әрмәнстанны — хәзәрләрнең көньяк күршеләрен басып алалар. Чират Хәзәр иленә җитә. Бик зур сугышларның берсе 737 елда була. 120 мең кешедән торган гарәп гаскәрләре гаскәр башы Мәрвән җитәкчелегендә хәзәрләр территориясенә бәреп керәләр һәм Сәмәндәр шәһәрен камап алалар. Басып алучылар бар халыкны Кавказ таулары итәгеннән һәм Каспий буе түбәнлегеннән кысрыклыйлар. Хәзәрләрнең бик күп шәһәрләре һәм авыллары талана. Б Каһан һәм аның гаскәрләре төньякта — Дон тирә¬сендә, Түбән Иделдә качып ята. Алар артыннан туктау¬сыз сугышлардан арыган кабиләләр дә төньякка күче¬нергә мәҗбүр була. Хәзәрләр монда Батбай җитәкчеле¬гендәге болгар җирләрен кулга төшерәләр. Болгарлар¬ның бер өлеше, алар белән бергә савир (сувар) һәм бар¬сил (берсул) кабиләләре дә, үз җирләрен ташлап, Идел буйлап югарыга күтәреләләр. VIII гасыр уртасында алар хәзерге Татарстан җирләренә килеп җитәләр. Ләкин бол¬гарларның шактый зур өлеше Хәзәр каһанлыгы соста¬вында кала. Хәлсезләнгән дәүләтен тулысынча тар-мар ителүдән саклап калыр өчен, хәзәр каһанлыгы Гарәп халифәте белән солых төзи. Килешү шарты буенча ул ислам ди¬нен кабул итә. Яңа дин болгарлар арасында да тарала. Хәзәр каһанлыгының икътисады һәм мәдәнияте. Илдә күптән көтелгән тынычлык урнаша. Иделнең Кас¬пий диңгезенә койган урынында төзелгән Итил шәһәре яңа — инде өченче башкалага әйләнә. Үз вакытында Итил иң матур һәм зур шәһәрләрнең берсе була. Идел¬нең бер кушылмасы аны ике өлешкә бүлеп ага. Шәһәрнең бер өлешендә үзенең бик бай сараенда ка¬һан яши, шунда ук аның тугрылыклы гаскәриләре ур¬нашкан була. Хан сарае тирәсенә балчык белән сылап эшләнгән өйләр һәм тирмәләр сыенып тора. Шәһәрнең бу өлеше биек койма белән әйләндереп алынган була. Елга аръягында сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр яши. Борынгы бер кулъязмадан күренгәнчә, шәһәрнең бу өле¬шендә 10 меңләп мөселман яшәгән. Алар өчен Җамигъ мәчете һәм тагын утызлап мәхәллә мәчете биналары салынган. Шунда ук христианнар һәм мәҗүсиләр дә яшәгән. Шулай итеп, Хәзәр каһанлыгында теләсә нин¬ди дин тотарга рөхсәт ителгән. Тора-бара Хәзәр каһанлыгы көчле, икътисади һәм мәдәни яктан нык үсеш алган дәүләткә әверелгән. Би¬редә шәһәр төзелеше югары дәрәҗәгә ирешкән; терлек¬челек, игенчелек, һөнәрчелек үскән. Илнең хуҗалык тормышында сәүдә хәлиткеч урын тоткан. Көнчыгыш Европада хәзәрләр иң беренчеләрдән булып металл ак¬чалар суга башлаганнар. Мәдәни үсешнең мөһим күрсәткечләренең берсе — үз язмаң булу. Хәзәрләрдә Көнчыгыш Европага Төрки каһанлыгы алып килгән рун язмасы киң тарала. Архе¬ологларга рун билгеләре, хәтта рун әлифбасы кулланып язылган балчык чүлмәкләр, бакыр яисә көмеш савыт¬лар, сөяк эшләнмәләр еш очрый. Шунысы кызганыч, алар әлегә хәтле укылмаган. Хәзәр каһанлыгының мәдәнияте һәм көнкүреше Салты-Маяк археологик культурасы истәлекләрендә яхшы чагылган. Ул культура таралган мәйдан Хәзәр каһан¬лыгы территориясе белән тәңгәл килә. Аның истәлеклә¬ре күп төрле: елгаларның тәбәнәк ярлары буендагы се¬зонлы торулыклар, биек ярлардагы шәһәр һәм кальга хәрабәләре, каберлекләр. Алар күчмә халыкларның ут¬рак тормышка йөз тотуы һәм игенчеләр, һөнәрчеләр торулыклары формалашу процессы турында сөйли. IX гасыр башында Византия осталары ярдәме белән хәзәрләр Донның сул ярында Шаркил дигән крепость- шәһәр төзиләр. Ул шәһәр почмакларында манаралар куелган кирпеч диварлар белән әйләндереп алынган. Анда бик күп торак-ярымземлянкалар булган. Шаркил шәһәре Византия, Кырым, Кавказ арты, Урта Азия белән тыгыз сәүдә элемтәләре алып барган. Авыл тибындагы торулыклар күп очрый. Табылган сука төрәннәренә, урак, чалгыларга караганда, Хәзәр каһанлыгының төп халкы утрак тормыш белән яшәгән. Күмү йолалары төрле-төрле булган Салты-Маяк куль-турасына караган каберлекләр тагын бер үзенчәлекле та¬рихи сәхифә ачтылар. Алар Дон буенда һәм Азов тирәсен¬дәге территориядә болгарлар һәм аланнар (гарәпләр кыс¬рыклавы аркасында үз ватаннарыннан киткән Төньяк Кавказ халыклары) яшәве хакында бәян итә.

Әлеге темага башка язмалар