Бәрәңге салаты.

500 г бәрәңге, 2 баш суган, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы ак шәраб серкәсе, 1 балкашык горчица орлыгы, 2 маринадланган кыяр, 1 бәйләм укроп, 8 телем казылык, тәменчә тоз, борыч.

Бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә әзер булганчы пешерергә, суытырга. Кыярны вак итеп турарга. Укропны чайкап, суын саркытырга. Чистартылган суганны боҗралап, укропны ваклап, ә казылыкны тар токмачка турарга. Бәрәңгенең кабыгын әрчергә, зур өлешләп турарга һәм тәлинкәгә салырга. Горчица орлыклары, кыяр, укроп һәм казылык өстәргә. Тәмләткеч әзерләргә. Май, серкә, горчица, тоз һәм борычны кушып болгатырга. Шуларны салатка салып, җайлап кына болгатырга.

Әлеге темага башка язмалар