Бәлеш.

Төче камыр әзерләп, аны ике өлешкә бүләләр. Камырның зуррак өлешен 4-5мм калынлыгында җәяләр дә майлы табага салалар, уртасына бәлешнең эчен салалар. Аннары камырның кечерәк өлешен җәеп өстенә ябалар, кырыйларын чеметеп ябыштыралар. Бәлешнең капкачында тишек тишәләр, шулпа өстиләр, камырдан бөке ясап каплыйлар, өстен майлыйлар да духовкага куялар. Бәлеш 1,5-2 сәгать пешә. Мич кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, өстенә оннан басып җәймә яисә дымлы кәгазь ябалар. Бәлешне табынга бөтен килеш чыгаралар.
    Бер бәлешкә: он 600г, су яки сөт 150г, май 120г, бер йомырка, тоз, ит 900г, бәрәңге 1500г, май 150г, башлы суган 180г, шулпа 200г, тоз, борыч.Бәлеш эче: ит белән бәрәңгене ваклап шакмаклап турыйлар, вак кына турап суган өстиләр,тоз борыч сибеп, май салып болгаталар.

Әлеге темага башка язмалар