305… 309

"Бер кеше үз дин кардәшенең намусын якласа, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә шул кешенең йөзен уттан саклар".1
305 *مَنْ رَدَّ عَنْ عِرْضِ أَخِيهِ رَدَّ اللهُ عَنْ وَجْهِهِ النَّارَ يَوْمَ القِيَامَةِ*
Бу хәдис хөкеменә күрә, әгәр мәҗлестә бер мөселман гайбәте сөйләнә башласа, көчләре җитәрлек булган кешеләр өчен рәхәтләнеп тыңлап утыру түгел, бәлки шуны туктату һәм аркылы төшү, сөйләтмәскә тырышу тиешле. Әгәр туктату кулыннан килмәслек булса, ул вакытта мәҗлестә утырмаска тиешле.
Хәзер эшләр шушы рәвештәме? Бер мәҗлестә бер мөселман гайбәте сөйләнә башласа, шуны сөйләтмәс өчен тырышучылар бармы? Бездә диндар исеме алучылар күп. Чөнки бу исем бүген үзенең үлчәменнән чыгып, бисмилла каракларына, дин белән сәүдә итүчеләргә бирелә башлады. Ләкин мөселманлык, диндарлык дәгъвалар, тышкы сурәтләр белән түгел, бәлки монда сөйләнә торган гамәлләр белән үлчәнә, аларның үлчәве шул нәрсәләр. Йөз гамәлдән берсе мөселман эшенә охшамаганнан һәм бөтен эшләре башкаларның гайбәтләрен сөйләү һәм донос кылу, матбугат аркылы башкаларны хурлау булганнан соң диндарлык исемен чыгаруда мәгънә булмас.
 
306 *مَنْ رَزَقَهُ اللهُ امَْرَأَةً صاَلِحَةً فَقَدْ أَعَانَهُ
عَلَى شَطْرِ دِينِهِ فَلْيَتَّقِ اللهَ فِى الشَّطْرِ الثَّانِى*
        "Әгәр Аллаһы Тәгалә бер кешегә яхшы хатын бирсә, димәк Ул аңа ярты динен сакларга ярдәм бирде. Инде ул кеше калган ярымы хакында Аллаһыдан куркып эш итсен!.."1
        Яхшы хатынның динне саклау турысында иң беренче ярдәмче икәнлеге бик мәгълүм. Рәсүлүллаһ шуны хәтерләргә төшерә һәм калган өлешендә саклану белән боера. Яхшы хатынга очраган кеше, шуны Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте дип белергә һәм һәрвакыт шөкрана кылырга тиешле. Моннан башка да хатыннар ирләргә күрә яхшы күңелле, бәндәчелек итүне яратучы, кешелекле булалар. Аларны бозучылар һәм яман хатын исеме алуларына сәбәпчеләр, күбесенчә, бозык һәм оятсыз ирләрдер.
        Яхшы хатын ирнең шәригатькә муафыйк булмаган рәвештә хатын-кызлар белән чуалмавына ярдәмче булуы кебек, гыйбадәтләрне кылу, хәрам нәрсәләргә юлыкмау турысында да ярдәмче булуы мөмкин. Диннең ярымы сакланудан максат – кайбер бозыклыклардан саклану гына түгел, бәлки бик күп төрле бозыклыклардан саклану күз алдында тотылган булыр.
        Ләкин яхшы хатыннар күктән төшмиләр, диңгездән чыкмыйлар, бәлки үз арабызда үсәләр. Яхшы хатыннар җитештерер өчен яхшы тәрбия һәм зур тырышлыклар лязем. Бу вазифа исә ирләр өстендә.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا قُوا أَنْفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُمْ نَارًا "Әй, мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз",1 дигән аятьне хәзрәти Гали: "Үзегезгә, хатын һәм балаларыгызга гыйлем һәм әдәп өйрәтегез!" – дип тәфсир итә.2
        Хатыннарны тәрбия итүдә, нигез итеп дин васыятьләрен тотарга һәм дин әмерләреннән аерылмаска тиешле.
Ислам дине тарафыннан хатыннар хакында булган нә-сыйхәтләрнең бөтенесе бер ноктага барып терәләләр, бу исә гаилә әхвәлен төзек тоту һәм нигезле рәвештә дөньяда яшәүдән гыйбарәт. Гаилә әхвәле төзек булмаган, гаилә хә-яте урынына урам хәятен ихтыяр иткән, чәй һәм мәйха-нәләрдә бушка гомер, мал сарыф итүгә гадәт кылган мил-ләттә хәят һәм алга үсү һәм бетмәү ихтималы юк.
 
307 *مَنْ سَأَلَ الشَّهادَةَ بِصِدْقٍ بَلَغَهُ اللهُ مَن‍ازِلَ الشُّهَدَاءِ وَإِنْ مَاتَ عَلَى فِرَاشِهِ*
        "Бер кеше ихлас күңеле белән шәһит булып үлүне сораса, Аллаһы Тәгалә аны шәһитләр җөмләсеннән кылыр, гәрчә түшәгендә ятып үлсә дә".3
        Чөнки һәрнәрсә нияткә күрә. Нияте шәһитлек булган-нан соң "Гамәлләр ниятләргә күрә" мәгънәсендәге хәдискә күрә нәтиҗәдә шәһитләрдән саналуы табигый.
 
308 *مَنْ سُئِلَ عَنْ عِلْمٍ فَكَتَمَهُ أَلْجَمَهُ اللهُ بِلِجَامٍ مِنَ النَّارٍ يَوْمَ القِيَمَةِ*
        "Әгәр берәүдән белгән нәрсәсе хакында соралганда шуны яшерсә, әйтмәсә, ул кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә уттан булган йөгән белән йөгәнләр".4
        Бу сүз үзе өчен кирәкле булган дини мәсьәлә сораучы белән шул мәсьәләнең җавабын белүче галим хакында. Шундый вакытта гыйлемне өйрәтү лязем, яшерү исә, "Шиксез, явыз галимнәр Без иңдергән ачык аңлатмаларны һәм туры юлны кешеләрдән яшерәләр, Коръәндә кешеләр өчен һәр нәрсәне ачык бәян кылганыбыздан соң. Аларны Аллаһ ләгънәт кыла һәм барча ләгънәт кылучылар ләгънәт кылалар",1 дигән аятьнең күрсәтүенә күрә хәрам була. Чөнки аятьнең иңүе яһүдләр хакында булса да, хөкеме гомум.
        Бу хәдис шәрифтә "соралган вакытта яшерелү" дип сөйләнгән булса да, аяти кәримәдә мотлак яшерү бәян ителә. Шуның өчен хәдистә булган соралу сүзен саклану өчен килгән баглау дип уйламаска, бәлки кирәк вакытта гый-лемне яшерү дип кенә мәгънә бирергә тиешле. Фарыз һәм вәҗепләр, дөньяви һәм дини гыйлемнәрне яшерүнең гөнаһы бер дәрәҗәдә булмас. Кайбер гыйлемнәрне яшерү гөнаһы җиңел булса, кайберләрен (мәсәлән, хәрам һәм фарыз нәрсәләр хакында) яшерүнең гөнаһы бик зур булырга мөмкин. Шуның өчен кулдан килгән кадәр уку һәм гыйлем таралуга ярдәм бирергә, һич булмаганда мәктәп эшләре артыннан йөрүчеләргә каршы төшмәскә тиешле.
        Гыйлемне яшерүчеләр җөмләсенә бу бәндәләр керәләр:
        1) Бер мәсьәлә хакында шәригать хөкемен әйтергә тиешле булып, һич сәбәпсез яки сәбәп түгел нәрсәне сәбәп итеп эндәшми калучылар.
        2) Хәзер булган мәктәпкә кереп, балалар укыту үз өстенә төшсә дә, тискәреләнеп, мәктәпкә керми торучы яки керсә дә игътибарсыз укытучы һәм укучыларның хәлләренә өстән генә караучылар.
        3) Мәктәпкә үзләре кермәсәләр дә, башка кешеләрнең кереп укытуларын тыючылар яки укыту тәртибен һәм тәрбия гыйлеме кагыйдәләреннән хәбәрсез булганнары хәлдә балалар һәм шәкертләр укытып шөгыльләнүчеләр.
        4) Фәлән төрле ысул белән уку шәригатькә каршы дигән кебек юк сылтаулар белән укуга, укытучылар һәм мәктәп тәрбия кылучыларга каршы төшүчеләр, рисәләләр бастырып, халыкны тәшвишкә салучылар һәм укытучылар өстеннән шикаять итүчеләр. Чөнки уку турысында шәригать тарафыннан күрсәтелгән ысул бары җиңел укыту, йомшаклык күрсәтү, кирәк соңында кирәкне укыту булып, башка нәрсә юк. Шушы өч төрле кагыйдәне тәртипкә кую исә һәр гасырда һәм һәр мәмләкәттә булган мөселманнарның үзләренә тапшырылган.
        5) Зәгыйфь кешеләр тарафыннан язылган китаплар һәм, бигрәк тә, буш сүзләр, мәгънәсез әсәрләрдән дәрес биргән булып, шәкертләрнең гомерләрен әрәм итүчеләр.
        6) Җәмәгатьнең сәгадәт юлларын күрсәтер, гакыйдә һәм гамәлләрен төзәтер өчен махсус булган мөнбәрләргә менеп тә хорафәт сөйләүчеләр, тегеңә төртеп, моңа чәнчеп, шул мөбарәк урынны үзләренең шәхси эшләренә корал итүчеләр, хөтбә урынына гарәптән башка халыклар тарафыннан язылган "гарәпчә" хөтбәләр укып төшүчеләр.
        7) Өммәт арасында өлфәт-мәхәббәт урнаштырырга лязем булган бер вакытта, мәзһәб һәм мәсләк низаглары кузгатып, халыкларның фанатикка әйләнүләренә һәм каннары кызуына сәбәп булучылар.
        8) Ислам диненең рухын, Коръән һәм хәдисләрнең төп ноктасын, Пәйгамбәребез һәм аның хәлифәләре һәм сәхабәләре тарафыннан максат итеп тотылган нәрсәләрне гомум халыктан яшереп тотучылар һәм шуның сәбәпле өммәтне һәлакәткә алып баручылар.
        Болардан башкалар да булырга мөмкин, шулай булса да, гыйлемне яшерү хисапланырга тиешле булган яшерүләр монда зекер ителгән нәрсәләр һәм, бигрәк тә, иң соңгысы. Чөнки хәзер дөньяда бөтенләй бер яңа дәвер хөкем сөрергә, һәрбер гореф һәм гадәт үзгәрергә, дөньяның бөте-несе бер нәрсә рәвешенә кереп, хәрәкәтләнергә башлады.
        Үткән гасырлардагы милләтләр, кавем һәм өммәтләр киң диңгезләрдә җыелып яткан сулар, күлләр мисалында тик кенә яталар һәм үз фикерләре, үз хәятләре белән гомер сөрәләр иде. Әмма хәзер үзенә юл ясап агып китүче диңгезләр, күлләр мисалында милләтләр гыйлем һәм мәгърифәт тәэсире белән ихтыярлы-ихтыярсыз сәфәр итәргә башладылар. Бер төре хәяткә, икенчесе бетүгә бара.
        Сизгер, гыйлемле һәм мәгърифәтле һәм барлык табигатенә муафыйк әзерләнүче, мәдәни хәят шартларын белеп, гыйлем белән коралланучылары хәяткә барганнары хәлдә гыйлемсез, мәгьрифәтсез, сиземсез һәм әзерлексез булганнары әүвәлгеләренең тәэсирләре белән су өстенә агызылып җибәрелгән бүрәнә ярыкларындагы кандалалар, тараканнар кебек мәҗбүри сурәттә бетүгә һәм югалуга сәфәр кылалар.
        Мәдәни хәятнең шартлары һәм җир йөзенә хәлифәлек итүнең кагыйдәләрен аңлы милләтләрнең терәкләре булган акыллы кешеләре тикшерделәр һәм дикъкат белән өйрәнделәр дә, шуңа муафыйк яраклану планы төзеп үз милләтләренең кулларына тоттырдылар. Милләтләр исә шушы план белән баралар һәм һәр көн сәгадәттән сәгадәткә күчеп торалар.
        Аңлы милләтләр каршында милләтне һәлакәттән коткару һәм аларны сәламәтлеккә алып чыгу кадәр кыйммәтле хезмәт һәм шөһрәтле изгелек юк. Шуның өчен боларның акыллылары, галимнәре милләтләрен бу көнге сәламәтлеккә чыгару белән генә канәгать итмиләр, бәлки ничә йөз еллардан соң булачак кайбер проблемаларны бүгеннән тикшерәләр һәм шуңа чаралар эзлиләр.
        Гыйлемле һәм мәгърифәтле милләтләр шул рәвештә хәяткә юлландылар, бу көннәре бәхетле булган кебек киләчәк гомерләре дә бәхетле булуларына ышаналар, тырышкан бәндәләрнең көннәрнең берендә максатларына җитүләре Аллаһы Тәгаләнең куйган кагыйдәләреннәндер.  
309 *مَنْ سَعَى بِالنَّاسِ فَهُوَ لِغَيْرِ رُشْدِهِ أَوْ فِيهِ شَيْءٌ مِنْهُ*
        "Бер кеше кешеләр өстеннән шикаять итсә, димәк ул кеше дөрес кеше түгел, яки анда бозыклыктан бераз өлеш бар".
        Шпионлык, гайбәт һәм сүз йөртү белән шөгыльләнү кешеләрнең җаннарына, малларына зарар китерергә һәм гаиләләрне бозуга сәбәп булганлыктан һәлакәт һәм зарарлы бер нәрсәдер. Хак Тәгалә:  وَلا تَجَسَّسُوا وَلا يَغْتَبْ بَعْضُكُمْ بَعْضًا"Кешеләрнең гәепләрен тикшермәгез, кеше гәебен эзләмәгез һәм берәвегез икенчегезне гайбәт кылмасын!"1 һәм
لا يُحِبُّ اللَّهُ الْجَهْرَ بِالسُّوءِ مِنَ الْقَوْلِ إِلاَّ مَنْ ظُلِمَ وَكَانَ اللَّهُ سَمِيعًا عَلِيمًا
"Яман сүз белән кычкырып сөйләүне Аллаһ сөйми, мәгәр берәү хаксыз золым кылынса, ягъни җәберләнүче чарасыз булып залимгә каршы яман сүз әйтсә, гөнаһ булмас. Аллаһ сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүче булды",2 – ди.
Аллаһы Тәгалә бозык сүзнең ачык фаш ителүен һәм дөньяга таралуын сөймәсә, яшерен рәвештә дөньяга тара-луын да сөймәсә кирәк. Мәзлум булган тәкъдирдә үз хакын таләп кылырга хакы булса да, мәзлум булмаганда һәм гомуми фетнәгә сәбәп булырлык эш күрелмәгәндә бер кеше өстеннән барып, эш кешеләренә шикаять кылу, яки бер кешенең әсәрен дошманлык күзе белән карап та, азлар аңламас хәлдә шуның мөэллифе хакында ифтиралар таратып, халыкны котырту хәдис шәрифтә әйтелгәнчә дөрес булмаган кешеләрнең генә кулларыннан килә. Шуның өчен булса кирәк, хәкимнәр үзләренең шәкертләренә мондый кешеләрдән саклану белән вәгазь кылалар иде. Ләкин бөтен бәдәннәре күздән гыйбарәт булып, үз заннарына күрә, хөкемнәр төзеп торучы көнчеләрдән сакланып бетү мөмкин түгел. Шуның өчен булса кирәк, Коръән Кәрим көнченең үзеннән түгел, бәлки аның яманлыгыннан сакла-ну белән сыенырга өйрәтә.  وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ "Һәм көнченең көнчелек кылган вакыттагы яманлыктан Аллаһыга сыенам".1
        Бозыклык, көфер һәм зиндыйк белән төһмәт кылу, күңелләргә хуҗа булу, азмы-күпме шөһрәте һәм тырышлыгы булган кешеләр хакында шикаять итеп, халык күзеннән төшерергә тырышу бик иске вакытлардан бирле сузылып килә торган иҗтимагый хасталык.

Әлеге темага башка язмалар