304

 
304 * مَنْ رَدَّ عَادِيَةَ مَاءٍ أَوْ عَادِيَةَ نَارٍ فَلَهُ أَجْرُ شَهِيدٍ*
    "Бер кеше су ташу яки ут зарарын җибәрсә, ул кешегә шәһит савабы булыр".
Бу хәдис хөкеменә күрә авыллар план белән утырырга, урамнарны киң калдырып тиешле җирләрендә тыкрыклар куярга, ут сүндерер өчен машиналар, каравылчылар хәзерләп, яшьләрдән ут сүндерүче җыеннар төзергә, һәркем уттан саклану турысында бик игътибарлы һәм сак булырга, сулар агар өчен урамнарның читләрендә су юллары ясалырга, чокырларны һәм су җыелып яту ихтималы булган җирләрне ерып җибәрергә һәм күперләр салып куярга тиешле. Чөнки котырган утны һәм котырган суны туктату-чыларга шәһит савабы булса, аларның котыру юлын баштан бикләп куючыларга бу савап бигрәк тә булыр. Ут сүндерү, су басуларны туктату өчен төзелгән җәмгыятьләрнең хезмәтләре "Аллаһ юлында" булган хезмәтләрдән икәнлеге бу хәдис шәрифтән аңлашыла.
Шәһит савабы алыр өчен төннәр буе нәфел намазы укырга, айлар белән нәфел уразасы тотарга кирәк түгел. Авылда торган һәм эш эшләп йөргән вакытта да шәһит савабы алырга, сиддыйклар һәм пәйгамбәрләр белән бергә кубарылырга бик җиңел юллар бар. Бары тик игътибарлы һәм фикерле булырга гына кирәк. Мәктәпләрдә укучы шәкертләр һәм аларга кушылган яшьләр җәй көннәрендәге каникул вакытларында авылларга кайтып, ут сүндерүче җәмгыятендә хезмәт итәргә, андый бер җәмгыять булмаса, үзләре шуны булдырырга кирәк. Шундый хезмәтләре сәбәпле яшьләр авылның икътисадый һәм гыймрани дәрәҗәсен югары күтәрерләр, мәзлумнарга ярдәм бирерләр, рәхмәт ишетерләр һәм саваплы булырлар.

Әлеге темага башка язмалар