322

Бер кеше миннән түгел икәнен белә торып, бер сүзне мин әйтте яки бер эшне мин эшләде дисә, үзенә җәһәннәмнән  урын әзерләсен

مَنْ كَذَبَ عَلَيَّ مُتَعَمِّدًا فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ*

   Бер хәдисне дөрес дип әйтер өчен аның гадел, тугры риваять кылучыларның нык саклануы белән Рәсүлүллаһка тоташуы шарт. Бу заман халкына күрә бу эшләрне тикшерү көч җитмәслек эш булганлыктан хәдис фәнендә ышанычлы дип санала торган асыллар һәм мәгълүм мөснәдләрдән күчерү җитә. Чөнки боларда кайбер дөрес түгел хәдисләр булса да, алар бу көндә мәгълүм һәм билгеле. Хәдис тәнкыйтьчеләре аларны дөрес хәдисләрдән аерып куйдылар.

   Һәрхәлдә, Коръән Кәрим яки акылга каршы булып та ышанычлы асылларда табылмаган хәдисләрне дөрес хәдис дип хөкем кылырга мөмкин түгел. Шуның өчен кирәк кызыктыру һәм куркыту нияте белән һәм кирәк башка бер зур һәм гомуми файданы игътибарга алып, кирәк хөкемнәр һәм кирәк башка хакта булсын, бу хәдис хөкеменә күрә Рәсүлүллаһка ялган хәдисләрне сөяү хәрам эштер. Хәтта дөреслекләре шөбһәле булган хәдисләрне күчерү дә дөрес булмас. Бу хәдис шәрифне ишеткәннән соң ялгыш риваять кылуларыннан куркып, бик олуг сәхабәләр хәдис сөйләүдән туктадылар. Зөбәер бине әл-Гавәм шул җөмләдән.1

   Шәригать каршында дәлил булып саналмый торган нәрсәләргә нигезләнеп хәләл һәм хәрам хакында фәтва бирүләр дә Рәсүлүллаһка ифтира кылу кебек зур гөнаһ. Ә инде Аллаһы Тәгаләгә ифтира кылуның никадәр хәрам икәнлеген сөйләп торырга да хаҗәт юк. Мәгәр, Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүлүллаһка ифтира кылучылар ихлас тәүбә итсәләр, риваятьләре кабул булмаса да, тәүбәләре кабул булырга мөмкин.  إِنَّ اللَّهَ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ "Тәхкыйк, Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче һәм рәхимледер".2

1           Сахих Бохари: 1 к,  35 б; Сөнән Әбү Давыт: 2 к, 158 б.

 

2           Тәүбә: 118.

 

Әлеге темага башка язмалар