310… 312

 

310 *مَنْ سَلَكَ طَرِيقًا يَلْتَمِسُ فِيهِ عِلْمًا سَهَّلَ اللهُ لَهُ طَرِيقًا إِلَى الْجَنَّةِ وَإِنَّ الْمَلاَئِكَةَ لَتَضَعُ أَجْنِحَتَهَا رِضًى لِطَالِبِ الْعِلْمِ

وَإِنَّ طاَلِبَ الْعِلْمِ يَسْتَغْفِرُ لَهُ مَنْ فِي السَّمَاءِ وَالأَرْضِ حَتَّى الْحِيتَانُ فِىالْمَاءِ وَإِنَّ فَضْلَ الْعِالِمِ عَلَى الْعَابِدِ كَفَضْلِ الْقَمَرِ عَلَى سَائِرِ الْكَوَاكِبِ إِنَّ الْعُلَمَاءَ وَرَثَةُ الْأَنْبِيَاءِ إِنَّ الْأَنْبِيَاءَ لَمْ يُوَرِّثُوا
دِينارًا وَلاَ دِرْهَمًا إِنَّماَ وَرَّثُوا الْعِلْمَ فَمَنْ أَخَذَهُ أَخَذَ بِحَظٍّ وَافِرٍ*
 
        "Бер кеше гыйлем алу нияте белән бер юлга керсә, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт юлын җиңел кылыр. Гыйлем эстәүче кешегә фәрештәләр канатларын җәеп торырлар. Гыйлем эстәүче кеше өчен күктә һәм җирдә булганнар, хәтта судагы балыклар да ярлыкауны сорарлар. Гыйбадәт кылучыларга күрә гыйлем ияләренең артыклыгы башка йолдызлардан айның артыклыгы кебектер. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр мирас итеп алтын һәм көмеш түгел, бәлки гыйлем калдырдылар. Гыйлем ала алган кеше камил һәм тәмам булган өлеш алучы".2
        Гыйлем эстәүнең фазыйләте һәм гыйлем юлына керү тиешле булу хакында моннан башка да хәдисләр күп. Бу хәдисләрнең күбесен Сахих һәм Сөнән мөәллифләре рива-ять итәләр. Ләкин гыйлем алу турысында Ислам дине та-рафыннан төзелгән билгеле бер тәртип бар. Мөселманнар шул тәртип белән йөрергә, гыйлем өйрәнү турысында мәз-күр тәртипне нигез итеп тотарга тиешләр.
        Иң элек игътикад һәм гамәли гыйлемнәрне, аннан соң Ислам динен сакларга сәбәп булган фәннәрне, форсатлары булган кешеләр өчен болардан соң мәгыйшәт кылырга яр-дәм бирә торган һәм гаиләне тәрбияләрлек кәсеп һәм һө-нәр гыйлемнәрен белү лязем.
        Шуңа күрә мөселманнарның уку яшенә җиткән ир һәм кыз балалары гомумән гыйлем алу өстендә булырга, укымый торган бер генә бала да калмаска тиешле. Һәрбер мәхәлләдә ирләр һәм кызлар өчен башлангыч мәктәпләр, яхшы укытучы һәм мәгыйшәтләре тәэмин ителгән мөгал-лимнәр һәм мөгаллимәләр, сәламәтлек ысулына муафыйк салынган мәктәпләр һәм алар өчен тәртипкә куелган ида-рәләр, дәрес китаплары һәм мәктәпләр өчен кирәкле нәр-сәләрнең һәммәсе камил булу лязем. Болар өстенә, һич булмаганда, биш-ун мәхәллә өчен һөнәр мәктәпләре хә-зерләнеп, ир һәм кыз балалар үзләренә лаек һөнәр һәм кә-сеп өйрәнеп торулары зарур. Шушы эшләрне кайгырту мөселманнар өстенә, кешесенә күрә фарыз гайн һәм кеше-сенә күрә фарыз кифаядер.
        Сәләф галимнәре "гыйлем алу фарыз" дигән сүзне бик киң мәгънәдә аңлыйлар һәм Ислам динен сакларга, мөселманнарның кадер белән яшәүләренә һәм башкалар-ның аяк асларында калып изелмәүләренә сәбәп була тор-ган гыйлемнәрнең һәрберсен мәзкүр сүз астына кертәләр иде. Шул сәбәптән дини һәм дөньяви гыйлемнәрне җый-дылар, бик мөкәммәл сурәттә мәктәп һәм мәдрәсәләр, хәт-та университет исеменә лаек рәвештә уку йортлары вө-җүдкә китерделәр, чит телләрдән бик күп фәннәр тәрҗемә кылдылар.
 
311 *مَنْ سَنًّ فِى الِْإسْلاَمِ سُنَّةً فَعُمِلَ بِهَا بَعْدَهُ كُتِبَ لَهُ مِثْلُ أَجْرِ مَنْ عَمِلَ بِهَا وَلاَ يَنْقُصُ مِنْ أُجُورِهِمْ شَىءٌ وَمَنْ سَنَّ فِى الإِسْلاَمِ سُنَّةً سَييِّئَةً فَعُمِلَ بِهَا بَعْدَهُ كُتِبَ عَلَيْهِ مِثْلُ وِزْرِ مَنْ عَمِلَ بِهَا وَلاَ يَنْقُصُ مِنْ أَوْزَارِهِمْ شَىْءٌ*
        "Бер кеше Ислам диненә бәйле бер яхшы юл ясап калдырса, аннан соң шуның белән гамәл ителсә, шул гамәл итүчеләргә булган әҗер-савап микъдарынча әҗер башлап юл ясаучыга да булыр, әмма боларның әҗерләре кимемәс. Бер кеше Ислам диненә мөнәсәбәтле бер бозык юл ясап калдырса, соңыннан шуның белән гамәл кылынса, шул гамәл итүчеләргә булган гөнаһ микъдарынча юл ясаучыга да гөнаһ булыр, әмма боларның гөнаһлары кимемәс".1
        Нәтиҗә: Ислам дине өчен файдалы юл төзүчегә, шу-ның белән гамәл кылучыларның саваплары кадәр савап булыр. Зарарлы юл төзеп калдыручыга шуның белән йөрү-челәргә булган гөнаһ микъдарынча гөнаһ булыр. Гамәл кылучыларның саваплары да кимемәс. "Соңыннан гамәл кылынса" дигән сүздән максат моның тарафыннан эшлән-гәннән соң дигән сүз. Аның белән гамәл кылыну, кирәк моның исән вакытында, кирәк үлгәненнән соң булсын, ба-рыбер.
312 *مِنْ شَرِّ النَّاسِ عِنْدَ اللهِ مَنْزِلَةً يَوْمَ الْقِيَامَةِ عَبْدٌ اذْهَبَ اخِرَتَهُ بِدُنْيَا غَيْرِهِ*
        "Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында иң яман урында булучы кеше шул – башка бер кешенең дөньясы өчен үзенең ахирәтен сатып җибәрер".2
        Исерткеч эчү, әфьюн йоту һәм, гомумән, һәртөрле бозыклыклар белән хаста булучыларның күпләре башка иптәшләре хәтере һәм юлдашларга ярар өчен керешеп, со-ңыннан шуларга әсир булып калган кешеләр.
        Иптәшләргә ярауны күрсәтү һәм бер кешенең хәтерен табу һәм ризалыгын алу өчен гөнаһ кылучылар, ялган шәһадәт, ышанычсыз фәтвалар бирүчеләрнең һәрберсе бу хәдискә туры килә.
        Залим һәм хаиннәргә тарафдарлык итү, оятсыз һәм гыйффәтсез кешеләрнең батырчылыкларына сәбәп булу, бозыклыклары сәбәпле фасыйкларны мактау кебек эшләр-нең һәрберсе башкаларның дөньяларын төзәтү өчен үз ахирәтен харап итү була. Бу заманда сәүдәгәрләр һәм бай-лар арасында эш төзәтү исеме белән хыянәт эшләү һәм ке-ше хакын басып калулар бар. Бу эш кирәк мөселман һәм христианга һәм кирәк мәҗүси һәм динсезләргә каршы эш-ләнсен, хәрамдыр. Сумына бераз нәрсә бәрабәренә киле-шүләр дөньяви килешү булып, мондый килешүләрнең ахи-рәт җаваплылыгына файдасы булмас Шушы эшкә ярдәм итүчеләрнең һәрберсе "кеше дөньясы өчен үз динен бо-зучы" булалар.
        Башкаларның дөньялары өчен диннәрен сатучы кеше-ләрнең диннәре үз тарафларыннан юк ителсә, дөньялары шул үзләре хезмәт иткән кешеләр тарафыннан юк ителә-чәк. Бу нәрсә тәҗрибә белән дә исбатланып, хәтта, бер га-рәп шагыйре мондый сүзләр сөйли:
 بِعْتُ دِينِي لَهُمْ بِدُنْيَايَ حَتَّى حَرَّمُونِي دُنْيَاهُمْ بَعْدَ دِينِي "
 
Мин аларга дөньям өчен динемне саттым, алар мине динемнән мәхрүм иткәннән соң хәтта дөньяларыннан да мәхрүм иттеләр".

2 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 196 б; Сөнән Ибне Мәќә: 1 к, 50 б.

1 Сахих Мөслим: 2 к, 306 б ; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 4 к, 357 б.

2 Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 245 б.

Әлеге темага башка язмалар