Бармакларга массаж ясау

Безнең бармакларның һәркайсы нин­ди дә булса орган белән бәйләнеш­тә икәнен һәркем белә. Әз генә буш вакытыгыз булса, кул бармакларын уар­га тырышыгыз. Кулга массажны теләсә кайда һәм теләсә кайчан ясарга була.

Башта бер минут тирәсе кулларыгызны сабынлап юган кебек уыгыз. Шулай кулыгызның температурасын күтәреп, аны җылытырсыз. Шуннан буыннарны «уятып» җибәрү өчен бармакларны тиз генә йодрыкка төйнәгез һәм әкрен ге­нә ачыгыз. Аннан бармакларны көч бе­лән, әкрен генә җыйнап, кинәт кенә ту­райтыгыз. Шушы 2 күнегүне дә 10 ар ми­нут ясарга кирәк.

Боларны эшләгәннән соң, һәр бар­макны аерым-аерым һәр ягыннан очыннан төбенә кадәр уыгыз. Уч тө­бен һәм беләзегегезне дә уарга оныт­магыз. Бигрәк тә тоткач авырткан нок­таларга игътибар итәргә кирәк. Мас­саждан соң кулыгызга крем сөртеп кую тагын да яхшырак.

Һәр бармак бер орган белән бәй­ләнгән.

Баш бармак үпкә, бронхлар һәм ба­выр өчен җавап бирә. Мәсәлән, ютәл­ләүне баш бармакка массаж ясап, биг­рәк тә тырнак төбенә баскалап киме­тергә, хәтта дәваларга була.

Имән бармак ашказаны-эчәк юл­лары белән бәйле. Тырнакка басу авыз­дагы авыртуны, теш сызлауны баса. Бар­макның урта өлеше ашказаны, бавыр өчен җавап бирә. Бармакның иң түбән өлеше һәм баш бармак белән имән бармак арасындагы йомшак урын юан эчәклек белән бәйле.

Урта бармак кан әйләнеше белән «дус».

Атсыз бармак. Атсыз бармагыгызга массаж ясаса­гыз, нерв киеренкелегеннән, күңел тө­шүдән котылырсыз.

Йөрәк тибешен киметү, арыганлык­ны бетерү өчен, учның иң үзәк өлешенә массаж ясарга кирәк.

Әлеге темага башка язмалар