Балыклы бәрәңге винегреты.

500г пешкән бәрәңге, 100г башлы суган, 2-3 пешкән йомырка, 100-150г сельд балыгы, 20г томатлы соус, көнбагыш мае, тоз, борыч.
   Пешкән бәрәңгене әрчеп, урман чикләвеге эрелегендә итеп шакмаклап турыйлар. Чистартып туралган сельд балыгын, башлы суганны, туралган йомырка агын кушып болгаткач, тоз, борыч, әзер горчица, көнбагыш мае, йомырка сарысы салып, янә болгаталар. Шуңа соус өстәгәч, барысын бергә кушып, винегрет ясыйлар Бераз салкында тотканнан соң, винегретны матур савытка салып, яшел үләннәр белән бизәп табынга бирәләр.

Әлеге темага башка язмалар