Балның файдасы

Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкин­леге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар. Ул электән үк бөтен халык­ларда да киң кулланылган һәм уникаль медикаменттан саналган.

Бал хәзер дә кешеләр­не күптөрле авырулардан дәвалый. Аның үсемлек һәм төрле үләннәр белән катнашмасы уңай нәтиҗә бирә: ашказаны-эчәк трак­тын нормальләштерә, ал­лергиягә, склерозга каршы көрәшә, тонусны күтәрә, ялкынсынуларны бетерә, матдәләр алмашын, тире­нең туклануын яхшырта, организмны ныгыта һ.б. Балның составында антибиотиклар күп, шуңа күрә ул антибактериаль чара да булып тора. Тик 60 градус­ка кадәр җылытканда яки кояшта тотканда бал актив­лыгын, өлешчә яки тулысынча витаминнарын, аксым, ароматлы матдәләрен һ.б. югалта. Шуңа да аны 40 градустан да югары темпе­ратурага куярга ярамый.

Бал составы

Бал составында 300дән артык матдә, 30 микроэле­мент (тимер, йод, кобальт, марганец, бакыр, фтор, цинк һ.б.), 39% фруктоза, 31 % глюкоза, 5% декстрин,

1,5- 3% сахароз, 0,1-2,3% протеин, 0,1-0,2% мине­раль матдәләр, 0,03-0,2% органик кислоталар, В1, В2, ВЗ, В5, В6, Н, К, С, Е, РР витаминнары, А провитами­ны, 18-20% су бар. Микро­элементларга килгәндә, карабодай балында алар аеруча күп. Цинк, марга­нец, бакыр кан әйләнешен яхшырта, акыл эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Өстәвенә, цинк күрү сәләтен арттыра. Тимер исә гемоглобинны күтәрә. Балның калорийлык дәрәҗәсе—315-335 ккал. 1 л бал якынча 1420 г авыр­лыкта була.

Табигатьтә микроэле­ментларга балдан да бай продукт юк. Ул тамакны яки ашказанын ялкынсындырырга мөмкин. Шуңа күрә аның эремәсен куллану күпкә файдалырак. Балдагы биологик актив матдәләр дә үзгәреп тора. Шуңа да аны төрле соклар, үлән кай­натмалары, төнәтмә белән кушканда, биологик кыйм­мәте тагын да арта. Сәламәт булу өчен олы яшьтәге кеше көнгә 100 г, балалар 30-50 г бал ашарга тиеш. Бу очракта рационнан башка баллы әй­берләрне (варенье, шикәр, конфет һ.б.) сызарга туры киләчәк.

Куллану алымнары

Балның үзен генә дә, азыкка салып та кулланыр­га мөмкин. Физиотерапиядә балдан ванна, компресс ясыйлар, шәм, аэрозоль итеп файдаланалар.

Миокардит-, миокардиосклероз, гипертоник авырулар булганда, йөрәк ритмы бозылганда урман һәм дала, лаванда балы ашарга киңәш ителә. Аны 1 -2 ай дәвамында көнгө 3-5 тапкыр 50-90 г кулланыгыз. Салкын тигәндә, бронхит, туберкулез белән чирләгән­дә балның сөт, май, алоэ белән катнашмасы аеруча ярдәм итә.

Простатит — импотенция­гә китерүче авыру. Андый чакта сезгә көнгө 70-100 г бал ашарга кирәк. Дәвалану курсы—1,5 ай. Бу очракта балның 30%лы эремәсе белән сары мәтрүшкә тө­нәтмәсеннән массаж ясау да уңай нәтиҗә бирер.

Гинекологик авырулар булганда хатын-кызларга юкә, урман һәм бөтнек балы ярдәмгә килер. Балның 30%лы эремәсен әзерләп, аның белән аналык җиңсә­сен сиптереп юдыралар. Эрозия булганда аналыкка 1:2 исәбендә бал белән су эремәсенә манылган марля­лы тампон кертеп 24 сәгать дәвамында тотарга кирәк. Процедура 15-20 көн дә­вам итә. Күрем вакытында эч авыртса, йокларга 30-40 минут кала үләннәрдән әзерләнгән төнәтмәгә бал кушып эчегез. Ул авыртуны басар, тынычландырыр. Яра, җәрәхәт, пешкән урын­нарны дәвалаганда 80 г бал, 20 г балык мае һәм 3 г ксероформадан әзерләнгән мазь файдаланыла.

Кайчан кулланмаска

Бал универсаль дәвалау үзлегенә ия булса да, соңгы елларда аллергия белән ин­тегүчеләр саны бермә-бер артты. Чөнки бал кортла­рына камыш шикәрен күп ашату, авырулардан саклау өчен төрле химик матдәләр куллану аркасында балдан кешедә аллергия барлыкка килә башлады.

Йөрәк чирләреннән бал

Бал, бигрәк тә лаванда, бөтнек, урман һәм дала балы — йөрәк-ишемия авыру­ыннан, югары кан басымыннан (башлан­гыч стадиясендә), миокардит, коронар ате­росклероз, миокардның кыскару эшчәнлге көчсезләнүдән, йөрәк ритмы бозылу­дан, инфаркт алды халәтеннән, миокард инфарктыннан бик тә файдалы дәва ризыгы.

Бал ашаганнан соң, андагы глюкоза белән фруктоза бик тиз канга күчә һәм йөрәк мускулын һәм башка тукымаларны тук­ландыра. Ә бавырның токсиннарны (агу­лы матдәләрне) зарарсызландыру куә­те арта. Бу — йөрәк чирлеләр өчен үтә дә мөһим. Балның сидек чыгуны яхшыр­туы да кыйммәтле дәва үзлеге булып тора.

Белгечләр фикеренчә, балны озак ва­кыт, һичъюгы 1—2 ай буе куллану йерәк мускулының кысылган тамырларын киңәйтә, кан йөрешен һәм кислород килү­ен яхшырта, кан басымын нормальләш­терә. Авыруның хәле яхшыра.

Әмма ләкин балны күп ашарга (бигрәк тә кайнар чәй белән) ярамый — бу нерв системасын ярсыта, тирләүне көчәйтә. Тәүлеккә 50-70 граммнан арттырмаска кирәк. Аны көнгә 2—3 мәртәбә 1 әр ч. к. яки десерт кашыгы белән сөт, эремчек, гранат согы, кара карлыган һ. б. С витами­нына бай җиләк-җимеш белән ашарга кирәк.

Шушы максаттан, бал белән гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә киңәш итәләр: 1 а. к. (10- 15 данә) кипкән гөлҗимешне 2 стакан кай­нар суга салып, 10 минут кайнаталар да, 1 а. к. бал өстәп, караңгыда берничә сәгать төнәтәләр һәм сөзәләр. Көнгә 2-3 мәртәбә яртышар стакан эчәләр. Эчемлекне өсте тыгыз ябыла торган савытта саклыйлар.

Авыр йөрәк-кан тамырлары авырула­рын дәвалауда бал белән баетылган тос- сыз эремчек-сөт диетасы бик зур файда бирә. Балга аллергия булмаса, әлеге про­дуктларга балны бер ашауга 20 г кушалар. Тәүлегенә 5—6 мәртәбә тигез 4 сәгатьлек аерма белән ашыйлар. Сөтнең төчесе дә, ачыганы да, эремчек һәм аннан әзерләнгән ризыклар, изелеп пешкән сы­еграк боткалар, суда пешкән төрле яшелчә пюрелары, пешкән җиләк-җимеш пюрелары кулланыла. Ризыкны тозсыз әзерлиләр, балны ризыкка ашаганда ку­шалар. Әмма тәүлеклек дозаны артты­рырга киңәш ителми.

Кан басымы югары кешеләргә түбәндәге состав тәкъдим ителә: 1 стакан кишер согы, 1 стакан керән согы (уган ке­рәнне 1,5 тәүлек суда тоталар), 1 стакан бал һәм 1 лимон согы. Яхшылап болгата­лар һәм тәүлеккә 3 мәртәбә ашарга 1 сәгать кала яки ашап 2-3 сәгать узгач 1 әр аш кашыгы яки 1 әр ч. к. эчәләр. Дәва курсы — 1—2 ай.

Халык медицинасында йөрәк-кан та­мырлары авыруларын дәвалауда балны дару үләннәре белән тәкъдим итәләр. Мәсәлән, балан белән бал бик файдалы. Балан үзе генә дә йөрәк тибешен нормаль­ләштерә, сидек чыгуны яхшырта.

Бал белән авалериана төнәтмәсе, бал белән кара торма согы, бал белән суган согы файдалы. Бал белән 1:1 нисбәтендә катнаштырган суган согы атеросклероздан бик файдалы санала. Ашау алдыннан көнгә 2—3 тапкыр 1 әр а. к. эчәләр.

Аяктагы кан тамырлары авырулары — эндартериит, варикоз, йөрәк-ишемия авы­руыннан бал белән сарымсак тәкъдим ителә. 250 г әрчегән һәм изгән (уган) са­рымсакны 350 г сыек бал белән яхшылап кушып, бер атна төнәтәләр. 1—2 ай буе көнгә 3 мәртәбә ашарга 40 минут кала 1 әр а. к. эчәләр.

бал кәрәз

Балдан варенье

1 кг бал һәм 1 кг миләш кирәк.

Миләшне әйбәтләп юыгыз, кай­нар суда пешереп алыгыз. Савытка салып, өстенә бал коегыз. Әзер булганчы болгата-болгата кайна­тыгыз. Бу төр варенье суык тигәндә дә әйбәт дару булып тора.

Баллы коктейль

2 йомырка, шикәр, 3 аш кашыгы бал, шоколад, боз, 2 ст сөт алына.

Сөткә йомырканы салып, әй­бәтләп болгатырга. Шикәр һәм балны өстәп, барысын бергә 20-25 минут дәвамында тагын болгатырга. Әзер булгач угычтан уылган шоколад өстәргә. Табынга бирер алдыннан 3-4 кисәк боз салсагыз дә була.

Баллы бананнар

1-2 әфлисун, 2 банан, 200 г слив­ки, 100 г атланмай, 100 г бал, әстер­хан чикләвеге кирәк була.

Әфлисунның согын сыгып, кабыгын кыргычтан чыгарырга, аңа күпертелгән сливки кушып, салкынга куеп торырга. Чистар­тылган бананнарны урталайга ки­сәргә. Табада май эретеп, шунда бал һәм 2 аш кашыгы әфлисун согы салып, сүрән утта болгата-болгата эретергә. 2 аш кашыгы сок өстәргә. Бананнарның ки­селгән ягын аска каратып табага тезәргә һәм өстен япмый гына 10 минут кыздырырга. Тәлинкәгә алып, өстенө баллы соусны һәм чикләвекне сибәргә.

«Кәрәзле» торт

Әзер вафли коржлары, 0,5 ст бал, 1 ст шикәр комы, 50 г атланмай кирәк була.

Балны җылытырга, шуңа ши­кәр комы кушып, эреп беткәнче җылытуны дәвам итәргә. Май кушып болгатып, вафлиларга сы­лап, берсе өстенә икенчесен куеп кат итеп өеп менәргә. Табынга суытып бирергә.

Әлеге темага башка язмалар