Бал корты белән дәвалану

Умартачылар һәрвакыт кортлар эшләп чыгарган ча­ралар белән дәвалана. Алар кышын умартаның төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итмиләр, дару ясый­лар. Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән уздырырга кирәк.

Үлгән кортлардан тө­нәтмә ясау тәртибе. 0,5 л кортны 1,5 ллы шешәгә салып аракы өстиләр. 2 атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су кушалар. Һәр литр исәбеннән 100әр г 20-30 процентлы тома ба­лавыз төнәтмәсе өстәргө дә мөмкин. Бу дәвалануның нәтиҗәсен арттырачак.

Үлгән кортлардан әзер­ләнгән төнәтмә матдәләр алмашын яхшырта, ирлек көчен арттыра, бала та­барга сәләтсезлек, ци­стит, пиелонефрит, аде­нома, гломерулонефрит, панкреатит, ашказаны- эчәк тракты авырулары, диабет, йөрәк-кан тамыр­лары сырхаулары, ката­ракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт һәм бу­ындагы тайпылышларны дәвалый.

Үлгән кортларны шул ки­леш кулланырга да мөмкин. Аларны мичтә киптереп, каһвәтарткычтан чыга­ралар һәм ашарга 30-40 минут кала иртә-кич 1 бер чәй кашыгы кабул итәләр. Артыннан су эчәләр. Кабул ителгән кортның микъда­рын әкренләп 1 чәй кашы­гына җиткерәләр.

Аденома, бөер авыру­лары булганда,симерүдән интеккәндә, мондый тө­нәтмә ясыйлар. 2 аш ка­шыгы кортны 0,5 л кайнар суга салып 1 сәгать кай­наталар. Сөзеп, ашагач, көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы-2-3 ай.

Умыртка баганасы, бу­ыннар авыртканда, йоклар алдыннан кортны үсемлек маена салып ясалган төнәтмә сөртәлөр. 200 г үсемлек маена 1 аш кашы­гы он хәленә китерелгән корт салып пар ванна­сында 20-30 минут кай­наталар, сөзәләр. 2-3 ай дәвамында кулланалар.

Аденомадан. 2 аш ка­шыгы кортны 0,5 л суга салып 1 сәгать кайнаталар. Ашагач, көнгә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабул итәләр. Дәвалану курсы-2-3 ай.

Бу төнәтмәне гломеруло­нефрит булганда да эчәргә ярый. Берничә көннән бәвел күпләп бүленеп чыга башлый, бит һәм кулдагы шеш бетә.

Төнәтмә өлкөн кеше­ләрнең иммунитетын ны­гыта.

Әлеге темага башка язмалар