Балигълык һәм акыл

Фарыз, ваҗиб, сөннәт һәм мөстәхәб гамәлләр кылу, хәрам, мәкруһ һәм мөстәкрәһ гамәлләрдән тыелу – балигъ һәм акылы булган кешегә тиешле эшләр. Балигъ дип сабыйлыктан чыгып, өлгереп җиткән кешегә әйтелә. Акылы булган кешегә акыллы диләр. Сабый балалар балигъ булып саналмыйлар. Дивана (тиле) кешеләрне акыллыга санамыйлар, шул сәбәпле фарыз һәм ваҗиб гамәлләрне кылмасалар да гөнаһлы булмыйлар.
         Ир балаларга 12 яшь тулганнан соң, үсеп җитүләре беленгәч, балигъ саналалар. Әгәр кыз балага 9 яшь тулганнан соң, аның өлгереп җитүе беленсә,  балига булып санала. Әгәр үсеп җитүләре мәгълүм булмаса, ир балалар да, кыз балалар да – 15 яшьләре тулгач (барыбер), балигъ булып саналырлар.  Балигъ булган һәм акыллы кешеләр гомере буе Шәригать боерган гамәлләрне үтәп,  Шәригать кушмаган эшләрдән тыелып яшәргә тиеш.

Әлеге темага башка язмалар