Бала хакы

“Ханнан бала олы, баладан ана олы” дигән мәкальнең каян килеп чыкканын беләсезме? Элек заманнарда бер солтан, киек җанвар аулап, сараена кайтырга кичкә кала һәм авыл читендәге йортка кунарга керә. Юлаучыны кадерләп каршы алалар, иң яхшы урын-җирне җәеп бирәләр, кыскасы, хан кайда да хан инде дип, бу солтан хуҗалардан бик канәгать кала. Менә берзаман төнлә боларның яшь балалары елап уяна. Йорт эчендә күпме халык бар, һәрбарчасы теге сабыйның көен көйләп йөгерешә, ханның барлыгын оныталар да хәтта. Тынычланып җиткәнче баланы кулдан- кулга гына йөртәләр, кадерле кунакны исләренә төшереп караучы да юк. Ә — ә, болай икән бу, дип уйлана солтан, мин үземне иң олы дәрәҗәдәге кеше дип белә идем моңарчы, алай түгел икән, миннән дә олы кешеләр бар икән дөньяда һәм ул — бишектәге сабый, дигән дә эченнән генә, шыпырт кына бу өйдән чыгып сызган.

Динебездә бала хакы дигән зур төшенчә яши. Бала тугач та ата-ананың иң тәүге бурычы — аңа хәерле исем кушу. Чөнки исемнең эчке аңга тәэсире бара, шул исем белән дәшкән саен бала аның җисемен дә үзенә кабул итә. Моны аңлар өчен кечкенә генә бер мисал китереп үтим. Коръән аятьләренең шифалы булуын беләбез. Хәтта аның мәгънәсен аңламаган кешегә дә берәр дога йә аять укып өшкереп җибәрсәң, шифасы, һичшиксез була, димәк, тәэсире бар дигән сүз. Шуңа күрә балаларыгызга мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да хәерле, матур исем кушсагыз, нур өстенә нур булыр. Ата-ана өстендәге беренче вазифа бу. Бала шул исем белән тормышта тәүге адымын атлый, шул исем белән Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аны Мәхшәр мәйданына дәшеп чыгарачак.

Икенче хак — әгәр ир бала икән, аны сөннәткә утыртыгыз. Бу гамәлнең сәламәтлек ягыннан файдасы зур булуын онытмагыз.

Өченчесе — балага гакыйка корбаны чалу. Мөмкин булса малайларга — ике, кызларга бер сарык чалу яхшы. Бу йола бала туып җиденче көнгә чыккач эшләнсә хәере күп булыр, әгәр җитди сәбәпләр килеп чыгып, бераз соңгарак калынса да, зыян юк. Әмма монда үтәлүе шиксез булган берничә шарт бар: бу корбанның сөяген чабарга ярамый, фәкать буыннан буынга чыгарып, ите пычак белән киселә. Шул иттән йә аш, йә пылау пешереп, барча туганнарны җыеп, гакыйка мәҗлесе үткәрелә. Аннан соң баланың чәчен алдырып, үлчәүдә үлчәтеп авырлыгын беләбез дә, шул микъдарда көмеш бәясеннән сәдака өләшәбез. Мисал өчен, чәч 10-15 грамм тәшкил итте ди. Көмешнең бер грамы фәлән сум тора. Шуны чәч авырлыгына тапкыр­лыйбыз да, килеп чыга ярлыларга таратасы сәдака бәясе. Кайберәүләр, нигә кирәк бу хәтле төгәллек, дип аптырар. Хикмәт шунда ки, беренче карашка бу йолалар кечкенә күренсә дә, баланын тормышында алар зур әһәмияткә ия: чәч алдыруны бөтен тәртибе белән үтәү баланың баш мие эшчәнлеге сәламәт булуын тәэмин итә. Монысы да бала хакы, әти-әни аны үтәргә бурычлы.

Әлбәттә, ата-ана алдында торган иң зур бурыч — баланы тәрбияләү. Бу бик четерекле, җаваплы эш. Сер түгел, күп кеше баланың матди ягын кайгыр­туны гына зур эшкә саный. Фатир, машина сатып алып бирдем, рәхмәтең шулмы дип, юлдан язган улын йә кызын сүгүчеләрне еш очратабыз бүген. Болар — кызганыч, чын тәрбиянең асылын аңла­маучылар. Гасыр башында яшәгән күренекле педагог, дин белгече Закир Кадыйри, әгәр кеше үз тормышын алып барырлык дәрәҗәдә акча эшли алмый икән, димәк, ул яхшы тәрбия алмаган, дип яза. Матдилектән тыш, рухи тәрбия дигән төшен­чәне дә онытып җибәрмик! Менә монысы инде зур гамәл, әти-әнидән күп сабырлык вә түземлек, гый­лем таләп итә. Әлбәттә, рухи тәрбия дигәндә дин сабакларын, гыйбадәтне күздә тотабыз. Әгәр ата- ана боларны үзе булдыра алмаса, баланы йә мәчет, йә мәдрәсәгә бирә. Кечкенәдән яхшы тәрбия алган бала әти-әнисен дә, башкаларны да куандырып яши. Ә менә тәрбиясезлекне дәвалар өчен миллионнар гына да җитмәскә мөмкин! Агачны сыгылмалы булганда бөгүең әйбәт, катып киткәч бу эшне бөтенләй дә башкара алмавың бар бит. Баланың төп холкы өч яшькә хәтле генә формалаша. Бу яшьтән соң инде аның асылын үзгәртеп булмаячак. Шушы чорга кадәр бала нинди мохиттә яшәгән, әти-әнисеннән нәрсәләр ишетеп, күреп, белеп үскән — барысының да бала аңына тәэсире, йогынтысы искиткеч зур, ул йомшак губка шикелле һәммәсен дә үзенә сеңдереп бара. 12 яшенә хәтле без баланың шәхес буларак тәрбия­ләнүенә азмы-күпме тәэсир итә алабыз, ә шулай да төп холыкның өч яшьтә үк формалашканын исебездән чыгармыйк. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дип татар халкы бик белеп әйткән. Бу хакта сүз чыккач, күкрәк тәрбиясе турында да бераз сөйләп үтик. Коръәни Кәрим аналарга балаларын тулы ике ел имезүне хуп күрә. Әлбәттә, ана моны үзе башкара алмаса, сөт анасы табу да рөхсәт ителә. Бүген без күрәбез, телеви­дение рекламалары һәртөрле сөт катнашмаларын берсеннән берсе уздырып мактый. Яшь аналарның күбесе шуларга алдана да. Югыйсә, ана сөте бала өчен чиста һәм туклыклылыгы ягыннан бернигә алыштыргысыз ризык санала, аның иммун систе­масына файдасы зур, күкрәк сөте ашап үскән бала сирәгрәк авырый. Болардан тыш, күкрәк тәрбиясе ана белән бала арасын рухи якынайта. Димәк, җан азыгы да әле ул дисәк, һич хата булмас.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазны җиде яшьтән өйрәтергә куша. 10 яшьтә инде ул фарыз була. Әгәр 12 яшькә җитеп, бала намазга басмаган икән, үгетләгәндә аңа сугу рөхсәт ителә. Әлбәттә, Шәригать кысаларыннан чыкмаган хәлдә. Яшерен-батырын түгел, бик күбебез иртәнге намазга баланы уятмый, йокысы туйсын, рәхәтләнеп йокласын дибез, һәм моның белән балага никадәр рухи зыян китерүебезне сизми дә калабыз. Бала, иртәнге намазны калдырып, ялкаулыкка өйрәнә, имани чыганакларын югалта, аның йөрәге тутыга.. Иң дөресе: кызгану хисен җиңеп, үзебез белән бергә иртәнге намазны укыту. Йокысы туймый дип уйлау ул — хата. Аз йоклаган кебек тоелса да, баланың йокысы туя, баш эшчәнлеге күпкә яхшыра, мәктәптән дә әйбәт билгеләрне ешрак алып кайта башлар.

Бала алдындагы зур хакларның соңгысы — аны хәерле кешегә никахлау мәсьәләсе. Әмма моны шаулатып-гөрләтеп йөз кешелек, ә иң аянычы — аракылы туй мәҗлесе үткәрүгә генә кайтарып калдыручылар бик нык ялгыша! Яшь парларның уртак тормышы башлана гына әле, ә сез аларга шәраблы бокалларыгызны күтәреп, гарип балалар алып кайтуын, кияүнең эчкече иргә әйләнүен теләп, тостлар әйтәсез! Ни сөйли бу, без яшьләргә бары тик бәхет-шатлык, күп итеп балалар үстерүен теләп берне күтәреп куябыз бит, бер йотым аракыдан ни булган, дияргә ашыкмагыз әле. Исерткечнең тамчысы да кешедәге иманны 40 көн югалып торырга мәҗбүр итә. Шушы көн эчендә кәләш бәбигә узса, имансыз балага нигез салынды дигән сүз. Ул баланың тумыштан ук исерткечкә ихтыяҗлы булуы бик мөмкин. Тагы да аянычлысы — зәгыйфь балалар туа. Канга эләккән алкоголь ана кары­нындагы баланың нормаль үсешен тоткарлый. Һәм шушы фаҗигагә юл яручылар сез — кияү белән кәләшнең туганнары, дуслары, танышлары. Зәгыйфь акыллы балаларның әти-әнисе белән сөйләшкәнем булды. Бөтен дөньяга ләгънәт яудыра алар. Хәтта, әстәгъфирулла, Аллаһы Тәгаләгә дә тел тидерүдән тыелып калалмыйлар! Шундый бала биргәне өчен, язмышларын яманлыйлар. Туегызда аракы йә шәраб эчтегезме, дип сорасаң, мин генә мени, бөтенесе эчә бит, балалары да сау-сәламәт әнә, дип акланалар. Әмма Аллаһ, психик халәтенә карап, кешеләргә сынауны төрлечә бирә, барыбызны да бертөрле сынамый.

Борынгы бабайларыбызның рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү вакыты 922 нче елдан исәпләнә, әмма галимнәр бу тарихи вакыйганың күпкә алданрак башланганын исбатлады. Ничәмә- ничә гасырлардан бирле яшәү рәвешләрен Аллаһның шушы пакь дине нигезендә алып барган ата-бабаларыбызның рухлары таза-сау, нык булганга күрә татар халкы бүгенге көндә дә дине­безнең төп асылын саклап кала алды. Алай гына да түгел, башка милләтләр белән чагыштырганда безнең халыкның бәдәни һәм психик авыруларга каршы торучанлыгы көчлерәк, ягъни иммун системабыз камилрәк эшли. Әгәр бүгенге дәвердә ныклыгыбызны тәмам югалтып, нәселебезне хәрам ризык вә исерткеч белән киссәк, бездән соң киләчәк буынга ни калыр? Илаһият белгечләре фикеренчә, өч буында эчкечелек булса, дүртенче буын үз-үзенә кул сала торганга әйләнә. Ә статистика мәгълүмат­ларына караганда, соңгы елларда Рәсәйдә үз-үзен үтерүчеләр саны бермә-бер арткан! Иң аянычлысы шунда — алар арасында яшьләребез аеруча күп… Әйе, элекке буын кешесе күпкә сәламәтрәк тә, гомерлерәк тә булган. Моңа өстәп, аларның зирәклекләрен дә телгә алып үтәсем килә, һәр эшнең җаен белеп, өлкәннәр сүзенә колак салып, буыннар арасындагы бәйләнешне өзмичә яшә­гәннәр. Улларын башлы-күзле иткәндә, булачак киленнең җиде буынына тиклем тикшергәннәр. Бу күркәм гадәтне бүгенге көндә дә югалтмыйсы иде. Шәригатебездә бәхетле гаилә төзү өчен никахла­нучы егет белән кыз бер-берсенә алты билгеләмә буенча туры килергә тиеш дигән шарт яшәп килә. Боларның беренчесе: диннәре бертөрле булу. Икенчесе: диянәт, ягъни диннең торышы. Мисал өчен, егет намазлы, ә кыз әле укымый. Әгәр аның энергетикасы көчлерәк булса, ярты елдан егетнең дә намазын ташлавы мөмкин. Шуңа күрә кызның никахлашканчыга хәтле намазга басуын сабыр гына көтәргә кала. Берникадәр вакыттан соң ир белән хатынның холыклары охшаша, гадәтләре бер-берсенә күчә. Өченчесе: без алдарак әйтеп үткән нәсел мәсьәләсе. Кая кыз биргәнеңне яисә алганыңны белеп тору мәслихәт. Баланың холкы җиде буын әби-бабасының берәрсенә охшавы яки аның авыруы күчәргә мөмкин. Америкада йә булмаса Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез бу җәһәттән үтә дә игътибарлы, төптән уйлап эш итә. Дүртенчесе: профессия, белем ягының азмы- күпме туры килүе. Егет белән кызның фикерләү рәвеше бер чамада булуы яхшы. Югыйсә, “ашарга пеште, ашыйсыңмы?”, “чәй кайнады, эчәсеңме?” кебек көндәлек сүзләрдән кала уртага салып сөйләшерлек, фикер алышырлык сүзләре булмаган парлар, бергә яшәвебезнең мәгънәсен күрмибез, әллә безгә аерылышырга микән дип, казыйга киңәшкә килмәсләр иде. Димәк, бу шартның да үтәлүе алдагы тормыш өчен ифрат дәрәҗәдә әһәмиятле. Бишенчесе: мал, байлык ягыннан артык зур аерма булмау. Бай гаиләдә туып-үскән кыз фәкыйрь егеткә кияүгә чыкса, ике арада аңлашыл­маучылыклар тууы бик тиз. Кыз матур киенергә, тәмле ашарга гадәтләнгән, чаманы югалтмыйча иреннән дә шул рәвешле яшәтүен таләп итәргә хакы бар. Киресенчә, ягъни егет баерак булса, әйбәтрәк. Чөнки тормышны ир алып бара, гаиләнең матди ягын ул кайгырта.

Алтынчысы: иреклегә — кол, колга азат кеше бармас. Монысы безнең көннәргә кагылмый.

Ата-ана өстендә бала хакының никадәр нечкә­лекләре белән танышып чыктык. Баланы никахландыру белән бу хаклар үтәлгән санала, моннан тыш та балага һәртөрле ярдәм күрсәтү ул инде сәдакадан китә. Әмма ләкин бик мөһим бернәрсә бар. Кыямәт көнендә Аллаһ каршында хисап тотканда һәркем гаиләсе белән басып торыр. Ата-ана каршында балалар хөкем кылыныр: йә ул җәннәтле, йә җәһәннәмле булыр. Бусы инде безнең балага биргән тәрбиядән бәйле. Бала хәерле юлдан китсә дә, хәерсездән барса да, җаваплылык ата-ана өстендә кала, һәрберегез көтүче, һәрберегез үз көтүегез өчен җавап тотачак, диде пәйгамбәребез (с.г.в.). Балага хөкем булмыйча торып, ата-анага хөкем булмаячак.

Әгъраф сүрәсенең 50 нче аяте бик гыйбрәтле яңгырый. “ Тәмуг әһеле, җәннәт әһелләренә нида кылыр: ий, җәннәт әһелләре, безгә җәннәттән су коеп бирегез, яки Аллаһ сезне ризыкландырган җимешләрдән бирегез, дип. Җәннәт әһелләре сез сораган нәрсәләрне Аллаһ сезгә хәрам кылды диярләр.” Шуңа күрә балаларыбызны яратыйк, хәерле тәрбия бирик, бу дөньяда да, Ахирәттә дә Аллаһның рәхмәтләренә ирешерлек итеп яшик.

Әлеге темага башка язмалар