Бакчаны кышка әзерлибез.

Ботаклардан соңгы җимешләр җыеп алынды. Инде бакчада тәртип ясарга вакыт. Кышның салкын килү куркынычын кисәтү өчен алдан ук чарасын күреп кую яхшырак.

Бакчаны чистарту

  1. Агач кәүсәләрен — гөмбәчекләрдән, мүк һәм корыган кайрылардан, ә ботак очларын кипкән җимешләрдән чистартыгыз.
  2. Корыган һәм авыру ботакларны кисеп алыгыз. Яраларын, кайрысы кубарылган агачларны тимер буявы белән буягыз.
  3. Агач һәм куаклардагы кортларны тотар өчен ясалган билбауларны (ловчий пояс) кубарып алыгыз. Бу вакытта инде аларга кышлар өчен күбәләк кортлары кереп урнашкан була.Тирә-юньдәге чүп-чарны җыеп яндырыгыз. Коелган яфраклардан черемә ясагыз.

Туфракны эшкәртү

Кар яуганчы җирне эшкәртеп калу мәслихәт. Агач һәм куаклар үсә торган җирнең тирә-юнен ашларга кирәк булыр. Һәр агач төбенә 4-5 кг компост, ә калган җирләргә 2-3 кг тирәсе черемә кертү яхшы. Өстәвенә 1 м квадратка 2 ст. исәбеннән көл сибегез. Кәүсә әйләнәсендәге җирне 10-15 см тирәнлегендә казып чыгу төрле корткыч һәм паразитлардан котылырга ярдәм итәр. Казыганнан соң туфракны тигезләмәгез. Тигезсез җир яз көне суны үзенә яхшырак сеңдерәчәк.

Саклану чараларын күрү

Төрле авырулар һәм корткычлардан саклану өчен, беренче кыраулардан соң шәрә куакларны һәм агачларны бордос сыекчасы белән эшкәртергә кирәк. Эремәне кояшлы һәм температура +9 градустан югарырак булган көнне сиптерергә киңәш ителә. Язга агач ботаклары сау-сәламәт килеш сакланачак.
Кәүсәләрнең кибүеннән саклану өчен, акшар эремәсе әзерләгез. Моның өчен 10л суга 2-3 кг акшар, 300г бакыр купоросы һәм 1кг үзле балчык алына. Коры көнне әлеге катнашманы тигез катлам итеп агачның тамырларыннан алып беренче ботакларга кадәр сыларга кирәк.
Тамырлары өшемәсен өчен, тотрыклы суыклар башланырга 2-3 атна кала җиләк-җимеш бакчасына күп итеп су сибегез. Кышын коры туфракта кечкенә, ныгып бетмәгән тамырлар үләргә мөмкин. Ә карлыган һәм крыжовник куаклары астына җылыткыч торф яки 10 см калынлыгында черемә җәегез.

Әлеге темага башка язмалар