Бавырсак

Сөткә йомырка сытып, май, шикәр комы өстәп изгән әче камырны 100-150г лы кисәкләргә, бүлеп бармак калынлыгында баусыман тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр турыйлар. Аннары кайнап торган майга салалар, болгата-болгата кызарганчы пешерәләр. Сөзәләр, мае агып беткәч, өстенә шикәр оны сибәләр. Бавырсакны чәй янына чыгаралар.
   1 кг онга: йомырка 10 данә, сөт 130-140г, шикәр комы 30-35г, май 30г, чүпрә 5г, тоз, көнбагыш мае 180-200г.
Книга "Любимые татарские блюда" - әлеге китапны почта белән кайтарту өчен рәсемгә басыгыз Книга "Любимые татарские блюда" — әлеге китапны почта белән кайтарту өчен рәсемгә басыгыз

Әлеге темага башка язмалар