Ачы торма (редька) белән дәвалану

Борынгы грек галиме Диоскорид ачы торманың файдалы сыйфатлары турында әйтеп калдырган. Аны аппетит ачу өчен дә, дару үләне буларак та киң кулланганнар. Үзегезнең дә сынап караганыгыз бардыр — ачы торманы күрү белән авыздан сулар килә башлый. Димәк, ул ашказаны сыекчасы бүленеп чыгуны көчәйтә, ә бу исә ашказанында төрле авырулар башлануга киртә булып тора. Эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогышы ясый. Һәм шул ук вакытта атеросклероз авыруын кисәтә. Ачы торма суы — бавырдагы, үт куыгындагы һәм башка кайбер әгъзалардагы авыруларны дәвалаганда ин әйбәт чара. Ул бөергә утырган ташларны, комны эретеп, организмнан кудырып чыгару процессында да ярдәм итә.

Халык медицинасында ачы торманы бума ютәл вакытында, тамак авыртканда, бронхитлардан кулланалар. Моның өчен торма суын бал яки шикәр белән (1:1) көнгә 3-4 мәртәбә берәр аш кашыгы эчәләр. Шушы ук катнашма күрем килүне көчәйтә, ә бала имезүче хатыннарда күкрәк сөте килүне арттыра төшә.

Ачы тормада кальций, магний тозлары күп. Магний кан тамырларын киңәйтү үзлегенә ия. Кальций исә сөякләребезне ныгыгу өчен кирәк. Ул шулай ук кан оетуда да катнаша. Ачы тормадагы матдәләр йогынтысында эчәкләрнең микрофлорасы уңай якка үзгәрә. Анда йогышлы авырулардан саклый торган махсус матдәләр бар.

Ачы тормада шулай ук аскорбин кислотасы — С витамины күп. Вак кан тамырларының торышы өчен бу бик әһәмиятле. Ачы торма бик борынгыдан зәңгелә авыруына (цингага) каршы да кулланылган. Аның микстурасы бик гади әзерләнә: ачы торманың үзәген чокып алып, анда бал салалар. Беркадәр вакыттан соң җыелган суын авыруга эчерәләр.

Ревматизм, тоз утыру, миозит, неврит, радикулит һәм төрле салкын тиеп авырулар вакытында да тәннең авырткан җиренә кыргычтан уылган ачы торма ябалар. Мәсәлән, стакан ярым торма суына ярты стакан аракы, 1 чәй кашыгы тоз салып әзерләгән сыеклыкны ревматизм булганда буыннарга ышкырга киңәш итәләр.

Суы (согы) һәм уылган ачы торма үлекле хәрәкәтләрне һәм яраларны тиз төзәтә. Орлыгының һәм

Ачы торма суын яки кишер суын, сөткә салып, бал белән эчсәң, ютәл бик тиз үтәр. Бу эчемлекне яртылаш яшелчә суы, яртылаш сөт салып һәм бал өстәп, көнгә 6 тапкыр берәр аш кашыгы эчү зарур.

Ачы торма суы шешләрне дәвалый. Аның суын сыгып, томаланган колакка тамызу файдалы.

Әмма йөрәге һәм бавыры авырткан кешегә ачы торма, файдадан бигрәк, зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә чама хисен югалтырга ярамый. Табиб белән киңәшергә онытмагыз! Ачы торма — талымсыз үсемлек. Аны һәркем үстерә ала.

Әлеге темага башка язмалар