«А» хәрефенә башланган төшләр

Төшендә ат абзары, ягъни араны күрсәң абзар- кура күрсәң, хәрәм мал һәм кайгы, һәм тәүбә белән тәгъбир кылына, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә үзеңне авыручы итеп күрсәң, бәхет һәм яхшылык ирешер. Әгәр төшеңдә авыручы пәйгамбәрне күрсәң, илдә Ислам дине зәгыйфләнүгә булыр. Бозыклыклар көч-куәт алыр, диелә «Төхфәтел-мөлектә».
Төштә авыручыны күрү — монафикълык наданлык, бел­ми калудыр, диелгән «Тәгъбирнамәи-иәнабигъ»та.
Әгәр дә төшеңдә агар су күрсәң, тирәлегең рәхәтлектер
һәм малың күп булыр, ди Мөхетдин
 
Агару, агарган
Төшендә үзеңне яки башканы агарган итеп күрсәң, бу-хәстәлеккә ирешүгә юралыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби
 
Әгәр төшеңдә агартучыны (акчыны) күрсәң, хатын-кыз, гаурәт дип юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төштә агач һәм агач кебек нәрсәләрне күрү белми калу, монафикълык, наданлык белән юралына.
Әгәр дә төшеңдә агач күрсәң һәм аны киссәләр, олы дәрәҗә иясе кешегә зыян һәм бәла ирешер.
Төшеңдә агачның корыганын күрсәң, наданлык ирешер. Корыган агачны күрү һәлакәт дип юралына.  Төшеңдә агачлар яфрак ярса, мал һәм файда булуга юралыныр. Әгәр дә агач яфракларын күрсәң, файда ирешер.
Төшеңда агач күрү мәкер һәм хәйләгә юлыгуга да
Туры агачны күрсәң, мәртәбә һәм дәрәҗә ирешер.
Төшеңдә туры агачны күрү төзелеш башлауга да ишарә
Икенче бер урында агач яфракларын хәләл мал һәм төкле бәхет дип тә юрарга киңәш ителә.
Төштәге бадәм (миндаль) агачы ерак илдән мал килү, сөенеч һәм гыйлем билгесе буларак каралына.
Әгәр дә төшеңдә җимеш агачлары күрсәң, бу илдә олы мәртәбәле, хөрмәт иясе кешеләрнең яшәвенә дәлил ителер.
Төшеңдә пальма агачын күрсәң, пальма агачының баш­ларын күрсәң, авыруга булыр, хәстәлек ирешер.
Әгәр дә төшеңдә хөрмә агачыннан хөрмә җимешен ашасаң, кулыңа нигъмәт керүгә дәлил ителер.
Төшеңә әгәр дә озын агач керсә, аңа менсәң, гомерең озын булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә күргән агачның нинди агач икәнлеген белмәсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, илеңнән аерыласың, әмма файда табасың.
Әгәр дә төшеңдә агач утыртсаң, балаң туар.
Төшеңдә киселгән яки сынган җимеш агачын күрсәң, кайгы һәм хәсрәт булуга юралыныр.
Төштәге агач адәмнең табигате әхваленчә булыр, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, ягъни кешеләр белән бәйле юралыныр.
Әгәр дә агачка табынсаң, бер рәискә, эш башында торучыга якын булырсың.   _
«Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та тагын да мондый хәбәрләр бар: Төшеңдә агач күрү мал буларак юралыныр.
Әгәр дә хуш исле агачны күрсәң, шул агачка охшашлы яхшы кешедән үзеңә мал тияр.
Әгәр дә ачы сыйфатлы агач күрсәң, җимешеннән бер- ничәсе ирешсә, кулыңа керсә, ачы табигатьле кешедән мал алырсың.        
Төшеңдәге хөрмә агачы бер яхшы ир булыр.
Чикләвек агачы исә бер каты табигатьле, саран ирдер. Сәдр (җәннәт агачы) яхшы ир буларак юралыныр. Зәйтүн агачы мөбарәк һәм файдалы иргә нисбәт.
Үрмәк (лиана) агачын күрү заман кадеренә бәрабәр­леккә юралыныр.      
Чыршы һәм нарат кебек җимешсез агачлар күрү бер симез иргә нисбәттә юралыныр. Аның тавышы юан, из­гелеге һәм малы аз булыр.
Төшеңдә һичбер файдасыз агач күрсәң, ягъни җимеш­сез, коры агач, монафикълык һәм белми калуга булыр.
Төшеңдә тыныч табигатьле агачны күрсәң, ул бер ях­шы ирдер, аңа халыкның мәхәббәте булыр.
Буш эчле, эче куыш агачны күрсәң, бу — монафикъ ирдер.
 
Төшеңдә агу күрсәң һәм аны эчсәң, хәлең кызганыч булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Сагыш һәм кайгы ире­шер, дөньяга күңел салып, малга кызыгып, диннән аеры­лырсың.
Бер кеше төшендә бер фәрештәнең: «Хатының сиңа бер дустың кулыннан агу эчертергә тели»,—дигән хәбәрен ал­са, димәк аның хатыны шул дусты белән зина кыла, әмма бу хәлне ул ир белми йөри дип юралына, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Әгәр бер кеше төшендә адашканын күрсә, ди Мөхетдин бине Гарәби, кайгыга батар һәм оятлы булыр.
Әгәр дә төшеңдә адашкан җиреңнән чыксаң, бәлаләр­дән имин котылырсың.
 
Әгәр дә төшеңдә адәм сатып алсаң, кулыңа хәләл мал керер.
Төштә адәм затын күрү олы кешедән аерылуга булыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә Адәм пәйгамбәрне күрсәң, дан һәм дәрәҗәгә ирешерсең һәм халыкны үзеңә буйсындырырсың.
Төшеңдә адәм итен ашасаң, ди Мөхетдин бине Гарәби, гайбәт һәм юк сүзләр сөйләвеңә булыр.
 
Төшеңдәге аждаһа дошман ул, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.
Авызыңнан яки җенес әгъзаңнан, яисә борыныңнан аж­даһа яки елан чыкканын төшеңдә күрсәң, явыз падишаһ, явыз ил башы буларак тәгъбир кылыныр, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Азан
Төшеңдә азан һәм камәт башкарганны яки кылуыңны күрсәң, динең көчлеләнер, диндарлыгың артыр, диелгән «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Әгәр дә төшеңдә азан укуыңны һәм камәт төшерүеңне күрсәң, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, фа­рыз хаҗ кылырсың яки нафилә хаҗны үтәрсең.
Төшеңдә азан әйтүеңне күрсәң, өнеңдә кешеләрне дингә чакырырсың һәм хаҗ кылу бәхетенә ирешерсең.
Әгәр дә төшеңдә берәр йортның түбәсендә азан кыч­кырсаң, ул өйнең хуҗалары үләр.
Әгәр дә күршеңнең өй түбәсендә азан укысаң, ул күр­шеңнең хатыны ягыннан хәвефле булырсың.
Төшеңдә Кәгъбәтуллаһта азан укысаң, садака, яхшы­лык табарсың.
Бер кеше төшендә солтанның яки ил башлыгының ише­ге төбендә азан әйтсә, ул кешене Аллаһы тәгалә шәһит­леккә тотар.
Әгәр дә кәрванда азан кычкырганыңны төшеңдә күр­сәң, малың югалыр.
 
Төштә Ай күрү ул — падишаһлык, рәислек хезмәтче яки яхшы кол, кыз кол яки дә инде гөнаһлы эш, я булмаса надан галим белән очрашу, залим солтан яки ил башы, яисә ата, ана, угыл, яки кыз балаңа бәйле нәрсә белән юралына, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр алдыңда, дәрья өстендә Ай күрсәң, бәк-хуҗа бул­саң, дәрәҗәң арта, фәкыйрь икәнсең, байлыкка ирешәсең, читтә каңгырып йөрүче булсаң, байлыкка юлыгып, сәла­мәт килеш ватаныңа кайтырсың һәм өметләнгәнең насыйп ителер. Мәгәре ир балам тусын дигән теләктә яшисең икән, угылың туар.
Шушы төшне күргән кеше чиновник, ягъни моһтар икән, шөгыле яхшы һәм дәрәҗәле булыр, һәр эшен оста итеп башкарыр, байлык табар һәм нигъмәте күп кылыныр. Әгәр дә бу төшне күрүче киемсез икән, киемнәргә киенер.
Төшендә хатын-кыз Ай күрсә, иргә барыр.
Төшеңдә Ай тотылганын күрсәң, нәселең Айга бәйле нәселдер, хәтәр булыр һәм бәла ирешер.
Әгәр дә төшендә берәү Айны матур дип күрсә, шушы төшне күрүченең эшләре җиңел барыр; мәгәрем ки начар һәм куркыныч итеп күрсә, гамәлләре начарга юралыныр.
Әгәр дә төштә Айның нурын дәрья өстендә сузылган итеп күрсәң, бай кеше икәнсең яки дәрәҗәле кеше булсаң, илеңә исән-имин ирешерсең. Бу төшне күрүче кеше эш иясе икән, ул вакытта шөгыле күп булыр, эшләре яхшы барыр, мал һәм мөлкәт кулына керер. Шушы төшне ялгызак кеше күрсә, өйләнер, кыз икән, кияүгә чыгар.
Төшеңдә Айның йөзе бозылганын күрсәң, сакланырга кирәк
Бер ир кеше яңа, яшь Айны төшендә күрсә, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»та, аның бәхетле баласы туар.
Төштә Ай күргән кеше вәзир, яки гадел падишаһ, ил башы, яисә олы галим булыр.
 
Төшеңдә айва җимешен күрсәң, диелгән «Төхфәтел- мөлек»тә, яхшыга юралыныр, иминлек ирешүгә булыр, әмма бу төшне күрүче кеше дөнья рәхәтлекләренә алда­ныр, түфрак һәм малны кулына кертер.
Төштә айва агачын күрү һиммәтле кешеләргә нисбәт
Төшеңдә айва җимешен ашасаң, сәфәр һәм угылың һәм
дә авыру-хәстәлек булыр.
Айва җимешен икенче төрле «сәфәрҗил» диләр. «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ»тан билгеле булганча «сәфәр­җил» сүзендә «сәфәр» булганлыктан, төшеңдә айва җиме­шен күрсәң, сәфәргә юралыныр.
 
Аккош
Аккош—дәрья, су кошы. Әгәр дә төшеңдә дәрья ко­шын күрсәң, зәгыйфь һәм бичара булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төштә аклык күрү, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабихь» китабында, табигый төшләр санала, шунлыктан юралынмый.
 
Төштә акча күрү — хәбәр һәм сүз була, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.
Алтын акча, вак акча, бакыр акча ишеләрне төшеңдә күрсәң, өйләнерсең, яки туйда вәли, я вәкил булырсың һәм
кулыңа көмеш керер. Төшеңдә әгәр дә алтын акча күрсәң, яхшыга түгел, садака бирергә кирәк, диелгән «Иосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Бер кеше төшендә алтын акча тапканын күрсә, әгәр дә ул акчалар барсы да бөтен булсалар, китек һәм сынык түгелләр икән, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә, хатыны, йөкле исә, ир углан тудырыр, мәгәре дә ул төшне күрүче белән икенче бер кеше арасында дошман­лык, начар сүз әйтешү галәмәтләре очраган булса, шул адәмнән яхшы сүз ишетер, әгәр дөнья балаларыннан, ягъни мал казанучы икән, үзенең дусларыннан яхшы сүз ишетер. Яралы икән, күргәне кадәр шифа табар, савыгыр. Диндар булса, Аллаһы тәгаләгә тәсбих әйтер. Бозык һәм динсез икән, сугылыр һәм кыйналыр, чөнки алтын акча үзе дә сугылган (сугылган акча, дибез) булганга. Бу төшне кол кеше күрсә хуҗасына садака бирер.
Хатын кеше күрсә, әгәр байлыгы ире кулында икән, Бу төше ире файдасына юралыныр, чөнки, тагын да, хатын­нар ирләренең кабыргасыннан яратылганнардыр. Яшь ба­ланың төше атасына аталыр. Әгәр дә шушы төшне һөнәр иясе күрсә, шул һөнәренә күрә файдасы булыр.
Төштәге кызыл алтын тәңкә саф диндер, галимлектер.
Бер алтын акча күркәм йөзле баладыр.
Күп алтын акча хәзинә һәм хикмәт, дан, дәрәҗә, хө­кемдарлык, гөнаһны үтәү булыр.
Әгәр дә төшеңдә күп алтын акчалар үзеңә күтәрел­сәләр, әманәттер, намаздыр.
Әгәр дә төшеңдә акчаларның һәркайсыннан, һәрбер­сеннән аерылсаң, кешегә бурычка бирерсең.
Күп алтын акчалар бер мохтаҗдыр, яки намаздыр.
Кулыңдагы бер күркәм алтынга берәр нәрсә сатып алсаң, яки аны әрәм итсәң, бер наданга нәсыйхәт кылыр­сың, әмма ул аны кабул итмәс.
Кулыңдагы тәңкә акчаларны чәчеп җибәргәнеңне күр­сәң, хыянәт булу һәм зур гөнаһларга батудыр.
Бакыр акча—хәйлә, зәгыйфь һәм рия, ялган сүзләр ул.
Әгәр дә төшеңдә бакыр акчаларны букчада дип күрсәң, хаҗәтләрең беленер, мөшкеллектер.
Төшеңдә авызыңа алтын акча капсаң, авызыңнан акча чыгарсаң, кяфер булырсың, Аллаһ сакласын!
 
Төштә акчарлак күрү зәгыйфьлек һәм бичаралык белән юралыныр.
 
Әгәр дә төшеңдә тәнеңне ала тәнлек, алабай дип күр­сәң, мөшкел эшләрең ачыла дигән сүз ул, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әмма «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә: Төшең­дә ала тәнле булуыңны күрү—мал һәм кием ул, диелгән.
 
Төштә итче алачыгын бина итү — залим булу ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әмма төштә тимерчелек, тимерче алачыгын күрү ях­шылыкка юралыныр.
 
Төштә алка, ягъни сырга күрсәң, алтыннан яки көмеш­тән булсын, аерма юк, хәвеф, тоткынлык, богау ирешер.
Әмма хатын-кызларга төшендә бизәнү әйберләрен, шул исәптән алка күрү дә яхшыга булыр, диелгән «Тәгъбир­намәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
 Алмагач.
Табигатьтә нинди булсалар, шул вакыттагыча итеп ал­магачны төшеңдә күрсәң, ягъни чәчәккә күмелгән чагын язын, алмаланганын—көзен төшеңдә күрсәң, хәстә кеше икәнсең, шифа табарсың, әгәр дә вакытсыз күрсәң, ягъни чәчәккә күмелгәнен кышкы айларда күрсәң, авырырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Әгәр дә төшеңдә сарраф (меняло), алмаштыручы-ал- машучы күрсәң, дөнья эше белән бик тә мәшгуль булыр­сың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшеңдә алоэ, ягъни гуд гөлен күрсәң, бер яхшы адәм белән очрашасың, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә
Төштә алоэ күрү —яхшы хәбәр ишетү, гыйлем мәҗ­лесендә булу, иман сафлыгы ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә алоэ агачын күрсәң, бай буласың һәм юмарт­лык кыласың.
Әгәр дә төшендә хатын-кыз алоэ гөлен күрсә, гаять дәрәҗәдә бай булыр.
 
Төштә алтын күрү гыйлемгә һәм дин-әдәпкә ирешүгә юралына, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшендә берәү алтын һәм байлыгын халыкка өләштерсә яки югалтса, урлатса, барча кайгыдан һәм са­гыштан котылыр; әгәр дә шушы төшне күрүче кеше авыру
икән, шифа табар.
Әгәр дә төшеңдә берәр кешедән алтын алсаң, ул ке­шедән артык булырсың, кирелек ирешер һәм дошманлашырсың.
Төштә алтын күрү колларга һәм халыкка ия булу белән дә юралына.
Төшеңдә алтын акча күрсәң, садака бирергә кирәк, яхшыга түгел, дип белдерелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Шушы ук китапта тагын шундый хәбәр дә бар төшең­дә алтын йөзек күрсәң, ил эчендә мал иясе булырсың, бик зур байлыкларга ирешерсең.
Төшеңдә алтын белән көмешнең карышуын, ягъни ка­тышуын күрсәң, бер хыянәтлек ителер, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә биш алтын күрсәң, бишвакыт нама­зыңны җәмәгать белән укырсың.
Төшеңдә алтын күрү начарга булмый, алтын күргән кеше гамьнән азат булыр һәм дәрәҗәгә ирешер. Хәтта төшеңдә алтын акча күрсәң дә, әгәр дә алар бөтен, ким­челексез икәннәр, кулыңа мал һәм нигъмәт, кол керер. Әгәр дә мондый төшне яз көнендә күрсәң, тагын да ях­шырак булыр, чөнки бер алтын күрүеңә, мең алтын кулыңа керер.
Төшеңдә алтын-җәүһәр күрү — мәкруһ һәм мал түлә- мәк ул, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә­се» китабында.
Төштә кызыл алтын чиста һәм саф диндер һәм гый­лемлектер.
Алтын тәңкә—күркәм йөзле баладыр.
Күп алтын тәңкәләр күрсәң, хәзинә, хикмәт, хөкемдар­лык, гөнаһлардан котылудыр, диләр.
 
Төшеңдә кешенең әйберен алып, аңа аны кире бирсәң, гамәлләрең өчен тәүбә итәрсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Әгәр дә төшендә бер кеше үзенең анасын күрсә, диел­гән  "Төхфәтел-мөлек" тә, бу төше аңа рәхәт һәм зыялы тормышны дәгъва итәр, бөтен кешеләрнең хөрмәте шушы төшне күрүчегә ирешер.
Әгәр дә төштә анабыз Хәуваны күрсәк, дәрәҗә һәм дәүләткә ирешү булыр, шулай ук кайгыдан иминлеккә дә юралыныр.
Төшеңдә анаң белән җенси якынлыкка кергәнеңне күр­сәң, әниеңнән яхшылык күрерсең һәм рәхәткә ирешерсең, әмма дә ярамас бер эш башкарырсың.
 
Төштә анар күрсәң, ягъни гранат җимешен, хатын һәм хәерле мал белән юралыныр, диелгән «Тәгъбирнамәи-йә­набигъ тәрҗемәсе»ндә.
Мөхәммәд ибне Сирин шулай дип белдерә, әгәр дә төшеңдә анар җимеше ашасаң, өстенлек һәм дәрәҗә, кулда дәүләт һәм хөкемдарлык тоту билгесе булыр. Әгәр дә шушы төшне базар ияләре, сәүдәгәрләр күрсәләр, кулла­рына шактый күп олы акча керер, зур уңышларга ирешүгә булыр.
Әгәр дә төшендә хәерче кеше анар җимешен ашаса, байлык табар. Җитлегү чорында төшкә кереп, төшендә ак һәм яхшы анар җимешен ашасаң, мал һәм файдага юра­лыныр. Әмма асылда анар җимеше, җитлеккән вакытын­нан тыш, бүтән чорда төшкә керсә, кайгы һәм хәсрәткә юралыныр.
Төшеңдә анар агачын күрсәң, кулыңа хәләл мал керер.
Әгәр дә бер кеше, ди Мөхетдин бине Гарәби, төшендә ачы һәм күп анар ашаса һәм күрсә, кулына хәрәм мал керер. Әгәр шушы ашаган анарлары аңа татлы булып тоелса, нигъмәттер.
 
Әгәр дә төшендә бер кеше япан кырда, ялан җирдә ант итсә, эшләрендә хыянәт булыр.
Әгәр дә талак белән ант итсәң, ягъни мин фәлән нәрсә эшләсәм, хатыным талак булсын, дип ант итсәң, бер эштән бәла ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә. Шушы ук төшне Мөхетдин бине Гарәби кайгы була дип юрарга киңәш итә.
Төшеңдә халык эчендә ант итсәң, берәр җирдән һәла­кәт яки бәла ирешер, гөнаһларыңнан тәүбә итәргә кирәк.
 
Ир затыннан булган кеше төшендә никяхы хәрәм исәпләнелгән туган-карендәш апасы белән җенси якынлыкка керсә, шул апасыннан тормышында яхшылык күрә һәм гомере рәхәттә үтә, әмма бер ярамас эш эшли.
 
Апельсин (түрәнҗ) агачын төшеңдә күрсәң, яхшы адәм белән дус булырсың һәм дә өйләнерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Аракы
Төшеңдә аракы эчеп исерүеңне күрү—кайгы һәм хәсрәт ул. Дөнья эшенә хирысланырсың һәм Ахирәт гамәлләрен­нән читләшерсең, денсез булырсың, диелгән «Төхфәтел- мөлек» китабында.
Төшеңдә аракы эчеп исерү—кулыңа хәрәм мал керү, байлык .ул, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төштә арба күрсәң, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә, аңа менсәң, утырсаң, шул илдә яки төбәктә хөкемдар буласың һәм үзеңә ил башының шәфкате ирешер.
Әгәр дә тешеңдә йөкле арба күрсәң, шул йөкле арба өстенә менсәң, начар хәбәр килер.
Йөкле арба шулай ук коры хәбәр һәм файдасыз сөй­ләшүләр белән дә юралына.
Әгәр дә төшеңдә ике тәгәрмәчле арбаны күрсәң, олы мәртәбә булыр. Аңа утырсаң, дәрәҗәгә ирешерсең.
Арбага утырсаң, вәли, башлык булырсың, төшсәң, дә­рәҗәңнән төшерелерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә арба ватылса, бик зур кешенең үлеменә булыр.
 
Төштә арка күрү—куәт булуга ул, диелгән «Төхфәтел- мөлек»тә.
Төшеңдә оча сөяген кимерү, арка итен ашау—рәхәт тормыш һәм өстенлек, рәхәтлек ул, диелгән «Тәгъбирна- мәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Төшеңдә арпа күрсәң, хәләл мал кулыңа керер, диелгән «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төштә арпа күрү — хәләл ризык ашау ул, дип язылган «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшендә арпа күргән кеше өнендә хәстәләнә, яки берәү белән низагка керә, дошманлаша, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төштәге арпа — малдыр, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәна- бигъ тәрҗемәсе»ндә.
Әгәр дә бер кеше төшеңдә арпа сатып алганын күрсә, бер галим баласы туар, әмма гомере кыска булыр, Аллаһы тәгалә сабырлык бирсен!
 
Төшеңдә арыслан күрсәң, падишаһ белән дустанә мө­нәсәбәттә булырсың һәм ул сиңа мәхәббәт вә ышаныч тотар, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә арысланга менсәң, арысланга атлан­саң, солтан яки ил башлыгы үзеңә буйсыныр.
Әгәр дә төшеңдә арыслан сул ягыңнан килеп үтсә, яхшыдыр, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә.
Ата арысланны төштә күрү гамәлләреңнән күп фай­далар ирешүгә булыр.
Әгәр дә төшеңдә арыслан сөтен күрсәң, ил башлыгына Дип юралыныр, дошманнарын җиңәр.
Төштә арыслан белән сөйләшү эшләреңнең теләгәнеңчә яхшы булуына юралыныр.
Ибне Сирин әйтер: Кем дә кем төшендә арыслан белән сугышса, бер олы кеше белән сугышачак булыр.
Әгәр дә төшеңдә ике арысланның сугышканын күрсәң, шул арысланнарның берсе өстендә үзең булсаң, бер олы дошманга җиңү булуы белән юралыныр.
Төшеңдә ана арыслан белән якынлык кылганыңны күр­сәң, иминлек табарсың, шушы төшне хәстә-авыру кеше күрсә, шифа табып сәламәтләнер. Кол күрсә, азат ителер.
Төшеңдә арыслан белән бер өйдә торсаң, дошманыңа якын булырсың.
Әгәр дә төшеңдә үзеңне арыслан үтерсә, дошманың җиңәр.
Әгәр дә төштә үзеңне арыслан ашаганын күрсәң, яки әсирлеккә төшәрсең, яки дошманыңа җиңү ирешер.
Төштә бер кеше янына арыслан килсә, ул кешегә кайгы ирешер.
Төшеңдә арысланнан качсаң, яхшыдыр. Дошманыңның явызлыгыннан яки ил башлыгының усаллыгыннан исән- имин котылырсың.
Әгәр төшеңдә арыслан итеңне ашаса, дошманыңнан үзеңә бер зыян ирешер һәм күп мал югалтырсың.
Төшеңдә арыслан тиресен бар дип күрсәң, дошманың­нан мал ирешер.
Төштә арыслан күрү—каһәр итүче дошмандыр, Дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабын­да.
 
Арыш
Төштә арыш күрү — хәләл ризык ашау һәм хәләл мал, диелгән «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
 
Төштә ас күрү — даимилек була, дип белдерелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
Бер хатын үзенә «ас» дип иренең әйткәнен төшендә күрсә, аны ире аерыр һәм көндәше белән гомер кичерер, диелә шул ук китапта.
 
Әгәр дә бер кеше төшендә асылынуын яки үзен асула­рын күрсә, гомере озын була, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Бер кеше дарга асылынганын күрсә, бу төше олылыкка һәм дәрәҗәгә дәлил була, дип белдерә Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төштә асылташлар күрсәң яки бар икән дип белсәң, яисә сатып алсаң, кулыңа күп мал керер, балаларыңа һәм гаиләңә, хатыныңа хуҗа булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Төшеңдә асылташлар күрсәң, хәләл мал һәм мирас алуга булыр, дип аңлатыла «Төхфәтел-мөлек» китабында.
 
Төшеңдә астролябия яки астрономия җиһазларын күр­сәң, хезмәтче яки солтаннарга, ил башларына тоташучы ирдер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Ат
Төшеңдә ат күрү — яхшыга һәм сөенечкә. Әгәр дә бу ат шул төш күрүченең аяк киеменә баскан яки абынган хәлдә күренсә, яисә абынса, бәхет һәм рәхәтлеккә юралы­на, дип өйрәтелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә атларың күп булу, ат көтүен көтү, атларга су эчерү — болар олы дәрәҗәле кешегә якынлашуга, дуслык
тотуга юралыныр.
Төштә кыргый атка менү, яки кыргый ат күрү олы­лык һәм дәрәҗәгә ирешүгә булыр.
Туры атта йөрү — падишаһлык.
Төшеңдә ак ат күрү — байлык һәм сәламәтлек ул.
Кола ат исә ачынуга була.
Атыңның ияр астын чиләнгән дип төшеңдә күрсәң, йөгерек һәм җәһәт хатын алырсың.
Әгәр дә төшеңдә бер кешенең өстенә ат менсә, аңа бәхетсезлек ирешер, үзеңнең өстеңә менсә, үзеңә атап юра­лыныр.
Төшеңдә ике койрыклы ат күрсәң, ул аларны оиек тотса, акчаң һәм юлдашларың күп булыр.
Мәгәре койрыксыз ат күрсәң, иптәшләрең һәм дусла­рыңнан үзеңә бәла ирешер.
Төшкә бәйле, яки йөгәнле, яисә тышаулы ат керсә, бәхет һәм дәүләт билгесе булыр, алар кулыңа керер.
Төшеңдә йөк атын күрсәң, кулыңа мал керер һәм те­ләкләрең тормышка ашарлар, уйлаганыңны эшләрсең.
Төшеңдә менәр ат бирсәләр, яхшы мәртәбәгә һәм олы дәрәҗәгә ирешерсең һәм күркәм мөнәсәбәтләр табарсың, диелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшендә берәү кара яки җирән ат күрсә, сөенечлек һәм рәхәтлек ирешер, дәүләт һәм байлык булыр, диелә шушы ук китапта.
Әгәр дә берәүгә төшендә ат бүләк итсәләр, теләгән кызны хатынлыкка алыр, дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә шул атны чүккән итеп күрсә, яки ул аты тик торса, берәр гаҗәеп эш эшләүгә юралына.
Төшеңдә ат сөтен күрсәң, яки эчсәң, мал һәм нигъмәтләр кулыңа керер, яхшы сүзләр ишетерсең, дош­маннарыңны тар-мар итәрсең.
Төшеңдә йөк атын күрсәң, бөек адәмнәрнең тәхет хез­мәтендә булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә төшеңдә ат белән уграшсаң, ягъни орып-сугып тартышсаң, хатының белән гаугалашырсың.
Төшеңдә атыңның койрыгын бик озын дип күрсәң,
файдага булыр.
Төшеңдә ат күрсәң, диелгән «Тәгъбирнамәи-иәнаоигъ тәрҗемәсе»ндә, гыйззәт һәм солтанлык булыр, әгәре тә- бәнәк ат, ягъни качыр (яки катар) күрсәң, сәфәрдер, бия ат күрсәң, бер яхшы хатын алырсың.
Ата һәм ананы төштә күрү рәхәтлек һәм мәгърифәтле тормышка ирешү белән юралына, барча кешеләрнең хөр­мәте һәм шәфкате шушы төшне күрүчегә ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Әгәр дә кыз бала үз әтисе белән җенси мөнәсәбәткә кергәнлеген төшендә күрсә, атасыннан яхшылык килеп, рәхәтлек чигәр, әмма ярамас бер эш башкарыр.
Атабыз Адәм пәйгамбәрне төштә күрсәк, дәрәҗәдә олылык һәм халыкны үзебезгә буйсындыруга булыр.
 
Төштә атка менү, үзеңне, ат өстендә күрү бәклек, мәм­ләкәт иясе булу, олы дәрәҗәгә ирешү белән юралына.
Әгәр дә утырган атың йөгәнле һәм тыңлаучан икән һәм юашлыгын белдереп торса, сиңа олылык һәм мәртәбә килер, барча теләкләрең хасил булыр, диелгән «Төхфәтел- мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә утырып барган атың абынып китсә, ялгыш басса, бу төшне күрүчегә бер-бер зыян ирешер. Әгәр дә бу төшне күрүче кеше бурычлы икән, барча бу­рычларын үтәп сөенер.
Төшендә берәү аттан төшсә, бер эштән зыян күрер, яки хатынын аерып, аңа талак бирер.
Төштә атка атлану теләккә ирешү буларак та юралына.
Әгәр дә төшеңдә кыргый атка атлансаң, аны буйсын­дырсаң, олы һәм мәртәбәле дәрәҗәгә ирешерсең.
Төшеңдә туры атка атлансаң, падишаһлыкка, ил ба­шына утыруга юралыныр.
Төштә ак атка атлану байлык һәм сәламәтлек белән юралыныр.
Кола атта йөрсәң, ачынуга булыр.
Төшендә бер кеше атка менсә, әмма бу аты сикеренсә, бер бәлагә очрап саташыр, диелә «Төхфәтел-мөлек» кита­бында.
Әмма шушы китапның шушы ук бүлегендә: Иярле атка менсәң, ә ул шунда сикеренсә һәм буйсынмаса, дәүләт һәм байлыкка юралыныр, диелә.
Төштә иярле һәм йөгәнле атка утырсаң, байлык һәм дәүләт ирешүгә була.
Әгәр дә иярле һәм йөгәнле ат бирсәләр, олы мәртәбә һәм зур дәрәҗә, яхшы мөнәсәбәткә дәлил булыр.
Әгәр дә төшеңдә атка кире ягыннан, ягъни койрыкка карап утырсаң, яки койрык ягыннан менсәң, явыз эшләргә аяк басуыңнан хәбәр булыр.
Төшеңдә шәһәргә ат өстендә килеп керсәң, дошман­нарыңны җиңәрсең.
Төштә катар, ягъни кечкенә ат өстенә атлансаң, үзеңә бер сәфәргә барырга туры килер. Әгәр дә шушы катар кыргый булса, бу сәфәрең бик авырга туры килер.
Төшеңдә бия катарга атлансаң, гомерең озын булуга дәлилдер. Әгәр дә атланган катарың иярле икән, файда табарсың һәм иманлы, олы дәрәҗәле кешенең кызын ки­яүгә алырсың.
Төшеңдә йолкыш атка атланып йөрсәң, ди Мөхетдин бине Гарәби, олы хатын алырсың, әмма баласы булмас.
Атка менүне дә ул, сикергәләсә дә, тик кенә торса да, дәрәҗәң артуга һәм малың ишлеләнүгә юрарга киңәш итә.
Төшеңдә ат өстендә намаз укысаң каты курку һәм үтереш булыр, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемә- се»ндә.
 
Төшкә аучы керсә, зыян ирештерүче булыр, диелә «Төх- фәтел-мөлек» китабында. Әмма мылтык атучыны күрсәң, яхшы хәбәр ирешүгә юрарга киңәш итә.
Төшеңдә үзең аучы булып, киек ауласаң һәм тотсаң, саф кыз алырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
 
Төшендә үзен ахмакланган яки бозыклык кылучы итеп берәү күрсә, начарлык эшли алмаслык җиргә бара дип белдерелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Кыямәт хисабын төштә күрү алты төрле юралына, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә:
Файдасыз эш;
Ачлык ирешү;
Явыз хәл;
Кайгы;
Газаплану;
Хәсрәт.
Әгәр дә төшеңдә Кыямәт хисабы булып, кешеләр туры һәм ялгансыз хисап тотсалар, ике дөньяда да газиз һәм хөрмәтле булырсың, газаплардан котылырсың.
 
Төшеңдә ачыкканыңны күрсәң, яисә ачыксаң, бу төшең артык каты яратуың, гашыйк булуың сәбәбеннән керер, диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе» китабында.
 
Төштә ачкыч күрү — куәт билгесе, кодрәт ирешер, ди­елә «Төхфәтел-мөлек» китабында.
Төшеңдә ачкыч югалтсаң, карарыңда азат булырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Катлы-катлы ачкыч булса, яхшы дәүләт һәм карарга ирешүгә юралыныр, барча эшләрең җиңеллек белән барыр.
 
Төштә ачкыч ясаучыны күрсәң, һәр урында һәр эшкә димләүче кеше булуга юралыныр, диелә «Тәгъбирнамәи- иәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.
 
Төштә ачлык күрүне падишаһлык һәм хөрмәт ирешүгә юрарга киңәш итә «Төхфәтел-мөлек» китабы.
 
Әгәр дә төшеңдә бүзә, ягъни тарыдан эшләнгән ачы бал эчсәң, бер бай кешегә хезмәт итәрсең, мәгәрем ки бурычлы икәнсең, бурычларыңнан котылырсың, ди Мөхет­дин бине Гарәби.
 
Төштә аш күрсәң, ят урыннан сый буларак килсә, дәрәҗә иясе кешеләрдән тәрбия һәм хөрмәт күрерсең диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Әгәр дә төшеңдә ашны ит белән ашасаң, хәрәм малдан өлеш чыгарылыр, кулыңа хәрәм мал керер.
Әгәр дә татлы ризык ашасаң, яхшыга юралыныр.
Төшеңдә бер өлкән кешенең ашап утырганын күрсәң шул кете үзенең җаны өчен синнән садака соравы булыр.’
Гөштә кеше башын ашау—үлем ул.
Кәҗә башын ашасаң, гомерең озын булыр, максатла­рыңа ирешерсең.
Төшеңдә сыер башын ашаганыңны күрсәң, кулыңа мал керер.
Төштә яфрак яки җимеш ашасаң, гыйззәттә һәм хөр­мәттә, шулай ук дәүләттә һәрдаим булырсың, диелә «Йо­сыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Төшеңдә аш үткәргәнеңне күрсәң, нигъмәт һәм пади­шаһлык, яки ил файдасына гамәл башкару, яисә, кол бул­саң, азатлыктыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә туфрак ашасаң, кулыңа хәләл мал керер.
Төшеңдә чүлмәктә яки казанда, яисә кәстрүлдә ризык пешерсәң, падишаһтан яхшылык ирешер, ди Мөхетдин би­не Гарәби.
Төштә кешенең йөрәген чыгарып ашасаң, бай бу­лырсың.        
Зәгъфран салынган ашамлык ашасаң, сөенерсең.
Төшеңдә адәм итен ашасаң, гайбәт һәм юк сүз сөйләү­гә булыр.        
Фил итен ашау байлыкка ирешү буларак юралыныр.
Чынаяк яки үзгә савыт эченә икмәк турап ашасаң диелә «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, гомерең үткән булыр. Кемне шулай күрсәң, шул кешегә юралыныр.
 төшеңдә кеше бавырын ашасаң, хәзинә иясе һәм малик сулырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әмма «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә: Төштә бавыр ашау ятимнәр малын җыю, диелгән. Әмма икенче оер хәбәрләрдә исә төштә бавыр ашауны гадел кешеләр­нең малын ашауга юрарга киңәш ителә.
Төплә сыер итен ашау яхшыга юралыныр.
Сарык башын ашау исә олылыкка ирешүгә һәм гоме­реңнең озын булуына юралыныр.
Төштә сарык итен ашау- кайгыдыр, диелә «Тәгъбир- намәи-иәнабигъ»та.
Әгәр дә төшендә берәү ана сарыкны суеп, итен ашаса теләкләренә ирешер.
Авыру кеше төшендә ризык ашаганын күрсә, терелер.
Сәламәт кеше төшендә аш күреп тә ашамаса, ашаүдан баш тартса, авырыр.
 
Таштә аш пешерүче, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә, кешеләрне тереклеккә өндәүче кеше ул.
 
Аю
Төшеңдәге аю — зобани һәм ахмак дошман ул, диелә.
Әгәр дә төшеңдә аю үтерсәң, дошманыңнан өстен чыгарсың.
Әгәр дә төштә аю итен, яки тиресен, яисә йонын күр­сәң, кулыңа мал һәм нигъмәт ирешер.
 
Төштә аяк һәм кул күрү — малдыр һәм тормыштыр, диелә.
Төшеңдә аякларыңны бәйле дип күрсәң, яки бәйләтсәң, доньялыкта ышаныч һәм терәгең калмас. Әмма изге кешеләр өчен бу төш яхшыга юралыныр, хәерсез гамәлләрдән тыелудыр.
Икенче бер урында мондый хәбәр дә бар: Төшеңдә әгәр дә аякларыңны бәйле килеш күрсәң, начардыр, тәүбә итәргә кирәк әҗәлең якынлашкандыр. Мәгәр ки ярамас эшләреңнән тәүбә итсәң, садака биреп, фәкыйрьләрне сөендерсәң зыян булмас.
Аякларыңны киселгән дип күрсәң, начар булыр. Аллаһы тәгалә юлына барырсың, ягъни вафат булырсың.
Үзеңне төшеңдә аяксыз дип күрсәң, яхшыга һәм бәхет кә юралыныр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төштә аяк кисү, яки аягың киселү — озын гомер була, ди Мөхетдин бине Гарәби.
Әгәр дә аягың кырылган, ягъни өзелгән дип күрсәң, ди ул икенче бер урында, юк дип белсәң, фәкыйрьлек ирешер.
Төшендә бер кеше аягын кисеп, кискән хәлдә куйса, карендәше килер яки сәфәрдән кайтыр, шуннан күңеле хушланыр, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
Төшеңдә фил аягын күрсәң, каршыңда торса, бер ил башлыгыннан үзеңә кайгы ирешелер.
Әгәр дә төшеңдә ике аягыңны да күрсәң, карендәшләрең һәм балаларың күп булыр, ди Мөхетдин бине Га­рәби.
Әгәр дә төшеңдә аягыңны бик тә йонлы дип күрсәң, бер улың туар һәм ул хөрмәтле булыр.
Төшеңдә аяк тамырларыңны күрсәң, атаң-анаң малы белән куәт табарсың.
 
Күк йөзендә еракта аҗаган уйнаганын төшеңдә күрсәң, олы мәртәбә ирешер, диелә «Төхфәтел-мөлек»тә.
 
Төштә тавилчы, ягъни аңлатучыны күрсәң, һәрьяктан наданлык эчендә калырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Әлеге темага башка язмалар