Апрель аена бакча эшләре

Апрель- язның үзенә күрә бик тә матур һәм мәшә­катьле ае. Безнең шартларда апрельдә һаваның уртача айлык температурасы +3°С ка якынлаша, ай ахырына таба кайбер көннәрне температураның +20-25°С ка ка­дәр җиткән еллар да шактый.
Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыклар­ны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыра- лар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дә­вамында чыныктыралар, ягъни 0+2°С температурада то­талар).
Кар эреп бетү белән үк, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакчагызда бакча җиләге үстерсәгез, анда бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.
Әгәр дә сез бакча җиләген 10-15 көнгә иртәрәк өлге­рүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортлары­ның өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Шул ук вакытта узган ел гына утырт­кан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, аларны туфракка батырып куегыз.
Күпьеллык яшелчә культуралары (батун-суган, рәваҗ, кузгалак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз.
Апрель урталарыннан соң утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты са­райларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Ир­тә өлгерә торган сортларын +8-10°С, ә уртача өлгерешлеләрен +12-15°С җылыда борынлаталар.
Көзен туңга казып калдырылган кишәрлекләрне (га­дәттә, апрельнең икенче яртысында) тырмалап дым кап­латалар. Шунда ук органик һәм минераль ашламалар кер тәләр һәм, анда нинди культуралар чәчеләчәген исәпкә алып, сайрак итеп кабат казып чыгалар, шул ук вакытта ашламалар да күмдерелә.
Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, чемчек алу өчен суган орлыгы чәчәләр, яшел кыяк өчен сайландык суган, башлы суган өчен орлыклык (чемчек) суган, са­рымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта баш­лыйлар.
Билгеле, бу эшләрне башкарганчы бакчада генераль җыештыру эшләре үткәрү зарур: барлык үсемлек кал­дыкларын, чүп-чар, яфракларны зарарсызландырып, ком­пост ясау өчен җыеп файдаланалар, чүп үләннәрен, биг­рәк тә койма, сарай буйларында үскән үләннәрне Ураган Форте, Глифос яисә Раундап препараты белән эшкәртер­гә кирәк.
Теплицаларда бу айда кыяр һәм помидорларны карап үстерүне дәвам иттерәләр, ә пленкалы язгы теплицалар­ны файдалану өчен әзерлиләр (пленка ябалар, биоягу- лык тутыруны төгәллиләр) һәм кыяр чәчкеннәрен (рас­сада) утырта башлыйлар.
Апрель башында парникларга биоягулык тутыралар, туклыклы катнашма салалар һәм анда рассада, ягъни чәч­кеннәрне урнаштыралар.
Апрельнең беренче яртысында иртә өлгерешле кәбес­тәне күчереп утырту тәмамлана, ә икенче яртысында по­мидор, борыч һәм баклажаннарны күчереп утырталар.
Парниклардагы кыярларны, помидорларны һәм яшел килеш кулланыла торган культураларны карап үстерүне дәвам итәләр, өлгерүләренә карап, яшел культураларның уңышын җыеп ала башлыйлар.
Парникларда икенче рам әйләнеше өчен кыяр расса­дасын чәчәләр һәм күчереп утыртылган барлык культу­раларны карап үстерәләр. Апрель ахырында парниклар­дан ачык грунтка утырту өчен иртә өлгерешле кәбестә рассадасы сайлап алалар.
Чәчкеннәрдән (рассададан) һәм яшел культуралардан бушаган парникларны икенче рам әйләнеше өчен әзер­лиләр (кабат туфрак тутыралар, ашлыйлар) һәм аларга продукция өчен кыяр, помидор чәчәләр.

Әлеге темага башка язмалар