Ангина (тамак бакасы). Ничек дәваларга

Ангина — бик көчле йогышлы авыру, аңкау бизләренең — миндальсыман бизнең ялкынсынуы аның ачык билгесе. Балачакта һәм үсмер вакытта ул аеруча еш кабатлана. Аның килеп чыгуы — туңудан, бигрәк тә аякларны туңдырудан. Авыру хәлсезләнүдән, йотканда тамакның авыртуыннан башлана. Температура 38-39 градуска җитә, балаларда 40ка күтәрелгән чаклары да була. Туңдыра, буыннар һәм мускуллар сызлый, баш авырта.

Тамак бакасы — куркыныч авыру. Ул азса, тамак, бөерләр шешә, ревматизм башлана. Ангинаның дифтерия, кызылча (скарлатина), грипп, бума ютәл кебек авырулар башлануын күрсәтүче билге булуы да мөмкин.

Температура күтәрелмичә, тамак кызарып, йоту авырая башлау белән тамакны йогышсызландыра торган сыеклыклар белән — 1 стакан суга 1 чәй кашыгы бор кислотасы салган су белән, 0,1 процентлы риванол һ.б. белән чайкау урынлы. Даруханә чаралары булмаганда — песи борчагы (алтей) төнәтмәсе: тозлы су, тоз, бор кислотасы һәм чәй содасы катнаштырып ясаган су белән; керән тамыры төнәтмәсе яки согы белән; карга миләше сыгынтысы белән чайкарга; тураган суганны иснәргә, суган ашарга, мүк җиләге согы эчәргә мөмкин.

Аңкау бизләре шешкән, температура күтәрелгән очракта, тамакны көнгә бер тапкыр тигез күләмдә алынган 5 процентлы йода сыекчасы һәм глицерин катнашмасы белән майлыйлар, муенга кайнар бәрәңге боламыгыннан җылыткыч компресс бәйлиләр.

Халык медицинасы

Тамакны чайкау өчен:

Чөгендер суы. Моның өчен чөгендерне вак тишекле угычта уып, суын чыгаралар. 1 стакан чөгендер суына 1 аш кашыгы серкә (эссенциясен түгел!) өстиләр. Көненә 5-6 тапкыр тамакны чайкыйлар, бер йөтым эчеп җибәру дә зыянсыз.

Суган кабыгы саркындысы белән чайкау. 3 чәй кашыгы суган кабыгын 0,5 л суга салып кайнатырга, 4 сәгать төнәткәч, сөзәргә.

Сарымсак төнәтмәсе белән чайкау. Чистарткан һәм ваклаган 100 г сарымсакка бүлмә температурасындагы 100 мл кайнаган су салып, өстен томалап 5-6 сәгать тотарга (24 сәгать тотарга да ярый). Шуннан соң сөзеп, җылымса көенчә тамакны чайкарга.

Тамакны һәм авызны баллы су белән чайкау. Тамак бизләренең шешен кайтара, эренле шешләрне бетерә.

Эчү өчен:

Каен чыбыклары төнәтмәсе. Сындырылган, изелгән бөреле чыбыклар өстенә кайнар су коярга, 1 сәгать төнәтергә. Көненә берничә стакан эчәргә. Тик бөерләре шешкән кешеләргә моны эчәргә ярамый.

Лимон. Авыруның башлангыч чорында ярты лимонны кабыгы белән бергә ашыкмый гына ашап бетерәләр. Шуннан 1 сәгать буена бернәрсә дә ашамыйлар, эчмиләр.

Эфир майларына һәм лимон кислотасына тамакның ялкынсынган тышчасына тәэсир итү өчен шул рәвешчә уңай шартлар тудырыла. 3 сәгатьтән соң лимонны кабат ашарга була. Шулай ук 2-3 телем лимонны кабыгыннан чистартып авызга кабып суырырга да мөмкин. Суын йота барырга. Моны җиңеллек сизгәнче һәр сәгать саен кабатларга кирәк.

Тома балавыз (умарта корты җилеме, прополис). Сырхауның барлык стадияләрендә дә файдасы тия. Ашап-эчкәч, авызга бармак очы хәтле генә җилемне кабып чәйнәргә; көненә барлыгы 5 г җилем таләп ителә. Җилемнең бик сыйфатлысы гына ярдәм итә. Андый җилем авызга капкач, көйдереп алгандай итәргә, телне оетып җибәрергә тиеш, төнгә җилемне яңак янына салып ятарга да була.

Куе арпа сыгынтысы. 1 аш кашыгы төйгән арпаны 1 стакан җылымса суга салып 4-5 сәгать төнәтергә. Шуннан соң 10 минут кайнатып сөзәргә. Көненә 4 тапкыр 1/4 әр стакан эчәргә. Тамак бакасын дәвалаганда гына түгел, эчне йомшарту, өске сулыш юлларын дәвалау өчен дә файдалы ул.

«Һәр авыруга дәва бар» китабыннан

Әлеге темага башка язмалар