Ананас турында: аның файдасы

Бромелиячәләр семьялыгыннан булган бу үсемлекнең культуралы төре берәү генә—чын ананас. Ул җир шарының барлык тропик өлешлә­рендә үстерелә. Дөнья продукциясе­нең 75% ын диярлек Гавай утраула­ры бирә.

Ананас — күпьеллык көчле үлән­чел үсемлек. Тамыр системасы бик үк көчле түгел. 30—125 см биеклеккә үсә, үсентесе нык кыска. Яфракларының читләре тешле, озынлыгы — 30— 80 см, киңлеге —15 см, очлары чәнечке сыман. Чәчәкләре ике җенесле. Серкәчләре — 6, җимешлек баганачыгы — 1. Кәсә яфраклары ирекле, бик үк тигез түгел. Чәчәкләр, үзара һәм чәчәкләр төркеме күчәре белән кушылып, җыелма җимешкә әвереләләр. Җимеш тәлгәшенең зурлыгы яфраклар санына бәйле, авырлыгы исә, сортка һәм үстерү шартларына карап, 2 дән 10 кг га кадәр (хәтта күбрәк тә) тарта. Ананас утыртканнан соң 1 дән алып 3 елга кадәр вакыт эчендә җимеш бирә башлый. Җиме­шенең эче гадәттән тыш сусыл, әчкелтем-татлы, бик тәмле һәм хуш исле. Әйбәт агротехника шартларында уңыш 1 га дан 60—75 т, начар җирләрдә 15—25 т тәшкил итә.

Ананас җимешенең йомшагында 11,69—15,23% төрле шикәр (күбрәк сахароза), 0,41% азотлы матдәләр, 0,51—0,72% кислоталар (нигездә, ли­мон кислотасы), С витамины (40 мг %), бромелин, калий (321 мг %) һәм бакыр тозлары (ашала торган 1 кг өлешкә 8,3 мг) бар. Җимешне шул килеш ашыйлар яки консервлыйлар. Ананастан эчемлекләр, шәраб, пунш, ликер, варенье, джем, спирт әзерлиләр. Ананас согында ялкын­сынуга һәм тозлар утыруга каршы торучы бромелин бар.

Согын ашка­заны-эчәк, бавыр, йөрәк-кан тамырлары системасы, бөер һәм азканлы- лык авыруларыннан ашкайнатуны яхшырту өчен тәкъдим итәләр. Әмма ашказаны сыекчасының әчелеге күп булганда ашказаны авырулары һәм гастриттан куллануны чикләргә кирәк. Ананас согы — цингага каршы бик яхшы чара. Гомеопатиядә ананасны нерв системасының функцио­наль бозылуыннан саклану өчен тәкъдим итәләр, һинд станда ананас яфраклары согын суалчаннарга каршы файдаланалар.

Әлеге темага башка язмалар