Алтын урда мәдәнияте

Алтын Урда мәдәнияте формалашуның үзенчәлеклә­ре һәм аңа хас сыйфатлар

Алтын Урда урта гасырлар­да матди, рухи культура һәм цивилизация нык үскән дәүләтләр исәбенә керә. Һәм бу хәл очраклы түгел.

Үзәкләштерелгән дәүләт, күп санлы шәһәрләр, тыш­кы дөнья белән тыгыз сәүдә элемтәләре мәдәният үсеше өчен Алтын Урдада уңай шартлар тудыра. Алтын Урда­ның күп хакимнәре үз тирәсенә ерак илләрдән зур га­лимнәрне, дин белгечләрен, шагыйрьләрне, гыйлем иялә­рен җәлеп итәргә омтылганнар, аларга ярдәм иткәннәр. Җучи дәүләте хакимнәре Бәркә, Үзбәк һәм Җанбәк хан­нар нәкъ шундый булганнару Бу хакта аларның заман­дашларының дәлилләре дә бар. “Бәркә үз халкы ара­сында ислам дине тарата, үз биләмәләренең барысында да мәчетләр һәм көллиятләр төзи башлый, галимнәрне һәм закон белгечләрен үзенә якынайта, алар белән дус­лаша”, шуның белән үзенә ихтирам казана.

Үзбәк хан Сарай шәһәрендә “фән өчен мәдрәсә төзи, (чөнки) ул фәнгә һәм фән кешеләренә бик тугрылык­лы” була. Җанбәк “галимнәргә, белемнәре, суфыйлыгы һәм диндарлыгы белән аерылып торган һәркемгә зур ихтирам күрсәткән”. Моннан кала, Алтын Урда яулап алган һәм буйсындырган җирләрнең мөмкинлекләре дә мәдәният үсеше өчен файдаланылган.

Алтын Урданың шәһәр культурасы — монголлар буй­сындырган төрле-төрле илләр осталары-һөнәрчеләре туп­лаган традицияләр кушылмасы. Анда Кытай һәм Урта Азия сәнгате үзенчәлекләре, Үзәк Азиядән, Кавказдан, Русьтан үзләштерелгән йорт төзелеше элементлары, Кы­рым, Харәзем, Идел Болгары һөнәр традицияләре бар. Әйтик, Бөек ефәк юлы һәм Кытай цивилизациясенең төп казанышлары Урда шәһәрләренә дә бик җиңел үтеп керә. Казу эшләре алып барганда археологлар Кытай көзгелә­ре, ефәк, фарфор савыт-саба, кош һәм аждаһа сурәтләре төшререлгән сөяк әйберләр, чуен казаннар һ. б. табалар.

Алтын Урда шәһәрләре. Бүгенге көндә Алтын Урда­ның 100 дән артык шәһәре билгеле. Сарай, Сарай әл-Җәдид, Кырым (Сөлхәт) аларның иң зурларыннан саналган.

Шәһәрләрнең бер өлеше Урта Идел буе, Кырым, Харәземның игенчелек белән шөгыльләнүче өлкәләрендә урнашкан. Аларның кайберләре, бигрәк тә болгар шәһәрләре, монгол сугышлары вакытында нык зарарла­на, ләкин Үзбәк хан чорында кабат күтәрелеп китә. Шәһәрләрнең күп өлеше, ханнар әмере белән, үз олыс­ларының куәтен һәм оешканлыгын күрсәтер өчен да­лаларда, буш урыннарда калкып чыга.

XIII гасыр уртасында Бату хан беренче башкалага — Сарайга яисә Сарай-әл Мәһрусага (ягъни Ходай тара­фыннан саклана торган Сарайга) нигез сала. (Хәзер аның мәһабәт җимерекләре Түбән Иделдә, Әстерхан өлкәсе­нең Харәбәле районында урнашкан.) Ул бик зур шәһәр булган, зурлыгы белән замандашларын таң калдырган.

IX  гасыр гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута, шәһәрдә булып киткәч, болай дип язган: “Сарай шәһәре — аеруча нур, тигез җирдә урнашкан, халкы тулып торган, матур- матур базарлы һәм киң урамлы гүзәл шәһәр. Бервакыт мимң бер олуг кешесе белән без, атка атланып, шәһәрне әйләнеп чыгарга ниятләдек һәм зурлыгын белергә теләдек. Без шәһәрнең бер читендә яши идек, аннан иртән чыгып киттек, ә икенче читенә төштән соң гына барып ж,иттек… Бервакыт без аны иңләргә дә теләдек һәм ярты көннән соң гына әйләнеп кайттык. Бу шәһәр урамнары тоташ йортлардан гына тора, анда буш урыннар һәм бак­чалар бер дә юк. Шәһәрдә җамигъ гыйбадәте өчен 13 мәчет бар… Аннан кала башка мәчетләр дә гадәттән тыш күп. Ибне Баттута һич тә арттырып язмаган. Чыннан да, шәһәр бик зур мәйдан (якынча 10 квадрат километр) алып тор­ган. Аның хәрабәләрен әйләнеп чыгар өчен хәзер дә бер көнгә якын вакыт кирәк.

Сарайда 75 мең чамасы кеше яшәгән. Алар арасында монголлар, кыпчаклар, аланнар, черкеслар, руслар, ви­зантиялеләр булган. Ибне Баттута: “Һәр халык үз җи­рендә аерым яши; анда аларның базарлары бар”, — дип яза.

Урта гасыр шәһәрләре, бигрәк тә Көнбатыш Европа­ныкылар арасында Сарай үзенең югары дәрәҗәдәге төзеклеге, уңайлыклары белән аерылып торган. Монда керамик торбалардан суүткәргечләр һәм канализация системалары эшләнгән булган. Шәһәр кешеләре эчәр өчен суны арыклар белән тоташтырылган чыганаклардан килгән фонтаннардан алганнар.

Матур сарайлар һәм җәмәгать биналары — яндырыл­ган кирпечтән, ә гади кешеләр йортлары чи кирпечтән һәм агачтан салынган. Бай йортларда бүлмәләр эссе һава белән җылытылган. Ул, мичтән чыгып, идән астында урнашкан төтен юллары аша йөргән. Диварлар буенда җылы суфа — ятаклар куелган. Еш кына биналар эчендә агымсулы бас­сейннар ясалган. Биналар таштан яисә балчыктан сырлап ясалган бизәкләр, балчык плитәләр белән матурланганы

Сарайда бай йортлар күп булган. Аларның кайберлә­ре XVI гасырга кадәр, Мәскәүнең Федор патшасы алар­ны җимереп, “Әстерхан шәһәрен ясарга” әмер биргәнгә кадәр, беренчел хәлендә сакланып калган.

Сарай шулай ук эре һөнәрчелек үзәге дә булган. Шәһәрдә чүлмәкчеләр, металлурглар, ювелирлар зур кварталлар алып торганнар. Савыт-саба, төрле архитек­тура детальләре эшләүче остаханәләр гөрләп эшләгән. Алар янәшәсендәге гади йортларда — һөнәрчеләр, ә зем­лянкаларда барча байлыкны үз куллары белән булды­ручы коллар яшәгән. Аларның йортлары җылытылма­ган, салкыннар җиткәч, анда бары тик учаклар һәм мангаллар гына ягылган.

Алтын Урданың икенче башкаласы — Сарай эл- Җәдит (яки Яңа Сарай) алтмыш елдан бераз гына ар­тык яшәгән. Ул шәһәргә XIV гасырда Үзбәк хан нигез салган, ә 1395 елда Тимер гаскәрләре аны җимереп таш­лаганнар.

Яңа Сарай уннарча мәчетләре, шау-шулы базарлары белән дан тоткан. Ул базарларда бик күп якын һәм ерак илләр сәүдәгәрләрен очратырга мөмкин булган. Базар­лар урынында әле бүген дә җир өстенә сибелеп яткан дистәләрчә, йөзләрчә металл акча табып була. Күп сан­лы остаханәләрдә һөнәрчеләр эшләгән. Матур бизәлеш­ле биналар калкып торган. Бай кешеләрнең йорт ди­варлары балчык плитәләр белән капланган булган. Ул плитәләр эре-эре яфраклар һәм үрмәләп үскән чәчәкләр төшкән төрле төстәге ялтыравык сурәтләр белән бизәлгән. Диварларда зәңгәр фонга ак буяу белән язылган гарәп язмалары еш очраган. Урамнар буйлап арыклар ясал­ган, аларга су ясалма сулыкларга яисә коеларга тоташ­кан каналлар челтәреннән килгән. Археологлар җир астында агач кәүсәләрен чокып ясалган торбалардан торган дренаж системасы да тапканнар. Ул җир асты суларын читкә агызу өчен файдаланылган.

Әһәмияте, халык саны һәм байлыгы ягыннан Алтын Урданың өченче шәһәре Кырым булган. Ул Кырым ярымутравының үзәгендә салынган. Ярымутрауның коньяк яры буенда Генуядан һәм Венгриядән килгән грек, әрмән, итальян сәүдәгәрләре яшәгән. Кырым шәһәре ярымутрауның (яисә генуялылар әйткәнчә — Солхөт) административ һәм икътисади үзәгенә әверелү Генуя белән сәүдәнең бик нык үсеп китүенә бәйләнгән. Ку Үзбәк хан идарәсе чорына туры килә. Кырымның иң матур биналарының берсе — Үзбәк хан мәдрәсәсе Пула. Аның янәшәсендә фонтан атып торган, аңа су ке­рамик торбалар буйлап якындагы тау сыртында урнаш­кан чыганактан агып килгән.

Исемнәре еракка таралган шәһәрләр арасында тагын Xаҗитархан (хәзерге Әстерхан), Аккирмэн (хәзерге Белгород), Мокша (Пенза өлкәсендә), (Ставрополь краенда) һәм башкалар бар. Алар барысы да XIV гасырда нык үсеп китәләр һәм асылда XV гасырның беренче яртысында яшәүдән туктыйлар.

Шәһәр культурасы. Шәһәр культурасының үзәге Ал­тын Урданың башкаласы була. Бәркә хан чорында ук Сарай “фән үзәге һәм рәхәтлек чыганагы булып җи­тешә, кыска вакыт эчендә анда мактаулы галимнәр, атак­лы телчеләр, осталар һәм башка бик күп атказанган ке­шеләрдән торган шактый күп санлы һәм көчле бер төркем җыела” (Ибне Гарәпшаһ).

Сарайда гына түгел, илнең башка шәһәрләрендә дә төрле уку йортларының киң челтәре формалаша. Би­редә күренекле дин тәгълиматчылары, галимнәр һәм язу­чылар, шул исәптән мөселман Көнчыгышының данлы үзәкләреннән килгән кешеләр укыткан. Әйтик, Болгар­да зур дин эшлеклеләре — Гянҗә (Азәрбайҗан) кешесе Хуҗа Хәсән ибне-Госман әл-Болгари, Ираннан качып киткән Әбу-Мохтар ибне-Мәхмут әл-Казвини, Фир- ганәдән килгән Госам ибне-Малик әл-Мәргиани һәм баш­калар озак яшиләр.

Күп галимнәр һәм шагыйрьләр берничә тел беләләр, әсәрләрен төрки, гарәп, фарсы телләрендә язалар. Ләкин язма мәдәният, нигездә, хәзерге татар теленә якын тор­ган кыпчак телендә үсеш ала. Рәсми хан ярлыклары, Алтын Урда әдәбиятының иң гүзәл әсәрләре — Котбның “Хөсрәу вә Ширин» (1342), Мәхмут Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” (1358), Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан’’ (1369), Сәйф Сарайның “Гөлестан бит-төрки” (1391) әсәрләре шушы телдә язылган.

Язуда гарәп әлифбасы кулланылган. Җәмәгать бина­ларының иң күзгә ташлана торган урыннары — гөмбәзләре, биек порталлары һәм ишекләре матур-матур язмалар — Коръәннән хикмәтле өземтәләр, көнчы­гыш шагыйрьләре шигырьләре белән бизәлгән. Халык кәгазьгә металл каләмнәр белән язган. Савыт-сабада, бизәнү, көнкүреш әйберләрендә төрле хикмәтле язма­лар күп булган. Гади халык арасында укый-яза белү киң таралган.

Алтын Урдада мәдәният чәчәк аткан чор озакка су­зылмый. XIV гасырның икенче яртысында башланган дәүләт кризисына бәйле буларак, ул таркалуга йөз тота.

Җәмгыятьнең укымышлы вәкилләренең күпчелеге илне ташлап китә. Ислам фәне һәм мәдәниятенең үзәге Якын Көнчыгышка күчә.

 

 

Әлеге темага башка язмалар