Аллаһы Тәгалә

         Аллаһы Тәгаләне белү – һәрбер бәндәгә фарыз, ләкин Аның затын белә алмыйбыз, чөнки моңа акылыбызның куәте җитми. Аны сыйфатлары аркылы гына таный алабыз. Аллаһы Тәгаләнең күркәм сыйфатлары гаять күп. Аны түбәндәге мәшһүр сыйфатлары белән танып белергә мөмкин:
         Аллаһы Тәгалә мәүҗүд, әхәд, хәййү, галим, сәмигъ, бәсыйр, мөтәкәллим, кадир, мохтар, халикъ, рәззак, рабби, гадел, гафур, мөҗиб.
         Мәүҗүд – бар дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бар, барлыгы һичбер затка мохтаҗ түгел. Ул Үзеннән Үзе бар. Барлыгының әүвәле дә, ахыры да юк, ягъни Ул дөньядагы мәхлуклар (кешеләр, хайваннар һ.б.) кебек башта юк булып, соңыннан бар булмаган. Аллаһы Тәгалә һәрвакыт булган һәм мәңге булачак.
         Әхәд – бер дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бер генә, Аның бернинди тиңдәше дә юк.
         Хәййү – тере дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә тере, ләкин Аның тереклеге безнең кебек тән һәм җан сыман түгел.
         Галим – белүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне белә: булган нәрсәләр дә, булачак нәрсәләр дә – бөтенесе Аллаһы Тәгаләгә билгеле. Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм булмаган нәрсә юк. Аның белүе безнең кебек өйрәнү, уйлану рәвешендә түгел.
         Сәмигъ — ишетүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрбер тавышны ишетә. Аның ишетүе безнең кебек колак белән түгел.
         Бәсыйр – күрүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне күрә. Аның күрүе безнең кебек колак белән түгел.
         Мөтәкәллим – сөйләүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә сөйләүче: Коръән-Кәримдә язылган барлык сүзләр – Аллаһның сүзләре. Аның сөйләве безнең кебек авыз, тел, тавыш белән түгел.
         Кадир – көчле дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгаләнең көче һәрнәрсәгә җитәдер. Ул ни теләсә, шуны булдыра. Аның көче безнең кебек әгъзалар һәм кораллар белән түгел.
         Халикъ – барлыкка китерүче дигәнне аңлата. Галәмдәге һәрбер нәрсәне барлыкка китерүче – Аллаһы Тәгалә.
         Мохтар – ихтыярлы дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрбер эшне Үз ихтыяры (теләге) белән башкара.
         Рәззак – ризыкландыручы дигәнне аңлата. Җир йөзендәге һәр кешегә, барлык хайваннарга ризык бирүче – Аллаһы Тәгалә. Һәрбер җан иясе Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән булдырылган ризык һәм нигъмәтләр белән тукланып яши.
         Рабби – тәрбия кылучы һәм хуҗа булучы дигәнне аңлата. Барча галәмгә Үз рәхмәтен бирүче, тәрбия кылучы һәм бөтен галәмнең хуҗасы – Аллаһы Тәгалә.
         Гадел – тугры дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә һәрбер эшен һәм һәр хөкемен тугрылык һәм гаделлек белән башкара. Ул һичбер кешегә җәбер-золым итми. Ул ахирәттә изге кешеләрне җәннәт бүләкләре белән хөрмәт итәчәк, ә имансыз һәм гөнаһлы кешеләрне җәһәннәм газабы белән газаплаячак. Бу эшләр хаклык һәм тугрылык белән башкарылачак.
         Гафур – гафу итүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә күп кешеләрнең гөнаһларын гафу итәчәк. Тәүбә кылган (гафу сорап үкенгән) кешеләрнең гөнаһларын гафу итү дә, һич тәүбә кылмаган кешеләрнең гөнаһларын гафу итү дә Аллаһы Тәгаләнең Үз ихтыярында.
         Мөҗиб – догаларны кабул итүче дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә ихлас күңелдән кылган доганы кабул итә һәм Үзенең рәхмәте белән кешеләрнең сораганнарын бирә.
         Аллаһы Тәгалә һәрбер гаеп һәм кимчелекләрдән пакътыр. Аның затында да, сыйфатында да һәм кылган эшләрендә дә һичбер кимчелек юк.
         Аллаһы Тәгалә бернинди мәхлукатка охшамаган. Аны һичбер нәрсәгә охшату мөмкин түгел. Аллаһы Тәгалә гәүдәле зат түгел. Аның бер рәвеше һәм сурәте юк. Ул һичбер урында һәм һичбер тарафта (өстә, аста, уңда, сулда, алда, артта) түгел, шулай булса да, Ул бар[1]. Аның сыйфатларының рәвеше безгә билгеле түгел. Шулай ук Аллаһы Тәгаләдә ашау, эчү, ару, йоклау кебек эшләр дә юк. Аллаһы Тәгаләне һичкем тудырмады һәм Ул да беркемне дә тудырмады.

[1] Аллаһы Тәгаләне бу галәм эчендә дип күзалларга ярамый. Мәшһүр галим Сираҗеддин Габделхәсән Гали бин Госман әл-Ошиның ”Әмәли” китабында болай диелгән: Гарешнең Раббысы гареш өстендәдер, ләкин гарештә урнашу сыйфатыннан башка һәм шулай ук гарешкә тоташу рәвешеннән башка – Тәрҗемәченең аңлатмасы.

 

 

Әлеге темага башка язмалар