Аллаһ разый булсын дисәң

Ибне Мэсгудтэн сорадылар:

— Иң изге гамэл нэрсэ?

Ул җавап бирде:

— Иң изге гамэл — вакытында укылган намаз.

Хэзрэти Гали (р.г) эйтте: “Җир йөзендэге барча галимнэрдэн сорасаң да, шушы җавапны эйтерлэр иде, эмма иң изге гамэл — Аллаһ аннан риза булган һэм Аллаһ каршында кабул булган гамэл”. Без нэрсэ генэ эшлэсэк тэ, нинди генэ гыйбадэт кылсак та, Аллаһ ризалыгын өмет итеп, Ул риза булырлык итеп эшлэргэ тиеш. Шуның өчен дэ фарыз намазларны укыр алдыннан һэркайсыбыз нияттэ “Халисэн лиллэһи Тэгалэ”, ягъни “Аллаһ ризалыгы өчен” дип ниятлибез. Аллаһ риза булсын өчен фарызларны үтэү, хэрамнардан тыелу кирэк.

Без җэмгыять эчендэ, халыклар арасында яшибез. Аллаһ ризалыгын алу өчен фарызларны үтэү, мэчеткэ йөрү генэ җитми. Аллаһ Үзенең ризалыгын кешелэр ризалыгы аркылы да җиткерэ. Һэркайсыбызның туган ил, туган җир, туган тел, миллэт, эти-эни, туганнар, күршелэр, җэмгыятьтэге һэр кеше алдында бурычларыбыз бар. Табигать — Аллаһның гаилэсе, Аллаһ һэркемгэ энисенэ караганда да якынрак, шуңа күрэ җэмгыять каршындагы бурычларны да үтэргэ кирэк. Моның дэлиле булып Галкама сэхабэ вакыйгасы тора.

Галкама исемле сэхабэ җан бирергэ ята икэн, лэкин шэһадэт кэлимэсен эйтэ алмый. Үзе сэхабэ, намазларын да укыган, мэчеткэ дэ йөргэн. Рэсүлуллаһка (сгв) бу турыда эйткэч: “Энисе исэнме?” — дип сораган. Исэн икэнлеген белгэч, энисеннэн: “Улыңа рэнҗемэгэн идеңме?” — дип сораган. Анасының баласына үпкэсе барлыгын белгэч, бэхиллеген сораган. Бэхиллеген бирмэгэн очракта, улының тэмуг утында янасын аңлаткан, Шуннан соң эни кеше бэхиллеген биргэн. Галкама сэхабэ дэ шэһадэт кэлимэсен эйтеп, мэңгелеккэ үткэн.

Кайберэүлэр намазга шулкадэр игътибар күрсэткэн була, э шул ук вакытта тирэ-юньдэгелэрне, эти-энине, хэтта аныңча уйламаган дин кардэшен рэнҗетүне бернигэ дэ санамый. Аллаһның ризалыгын аласың килэ икэн, фарызларыңны җиренэ җиткереп үтэргэ тырыш, хэрамнан тыел һэм һэркем белэн яхшы мөнэсэбэттэ бул, уртак тел тап. Хэтта гөнаһ кылучының да үзе түгел, эшлэгэн гөнаһы нэфрэт уятырга тиеш. Берэү коега төшеп китсэ яисэ сазлыкка бата башласа, аны күргэн һэркем аңа кулдан килгэн кадэр ярдэм итэргэ тырыша. Ни өчен соң гөнаһ баткаклыгына кергэннэргэ ярдэм кулы сузарга ашыкмыйбыз? Алар да бит Аллаһ бэндэсе, алар да Аллаһка кадерле (бала анасына кадерле булган кебек). Аларны сүгеп, каһэрлэп, гайбэтлэрен сөйлэп кенэ Аллаһның ризалыгын алып булырмы икэн?

Аллаһ ризалыгын алу өчен кешелэрнең ризалыгын алырга кирэк икэнен түбэндэге хэдис тэ аңлата.

Хак Тэгалэ Кыямэт көнендэ адэм баласына: “И адэм баласы! Мин хаста булдым, син минем хэлемне сорамадың”, — диде.
Адэм баласы: “И Раббым! Мин синең хэлеңне ничек сорыйм? Син бөтен галэмнэрне тэрбия итүчесең”, — дигэч, Аллаһы Тэгалэ: “Минем фэлэн бэндэм авырый иде, син аның хэлен белмэдең, эгэр белгэн булсаң, аның савабын Минем хозурымда тапкан булыр идең”, — дияр.
Аллаһы Тэгалэ: “И адэм баласы, ашар өчен синнэн ризык сорадым, син бирмэдең”, — дип эйтер. Адэм баласы: “И Раббым, мин сиңа ничек ризык бирим? Син бөтен галэмнэрне тэрбия итүчесең”, — дигэч, Аллаһы Тэгалэ: “Белмэдеңмени, минем фэлэн бэндэм синнэн ашарга сорады, син шуны бирмэдең! Эгэр дэ аңа ашарга биргэн булсаң, аның савабын минем хозурымда тапкан булыр идең!” — дияр. Аллаһы Тэгалэ: “И адэм баласы! Эчэр өчен синнэн су сорадым, син эчермэдең!” — дип эйтер. Адэм баласы: “И Раббым, мин Сиңа эчэргэ ничек бирэ алыйм. Син бөтен галэмнэрне тэрбия итүчесең!” — дигэч, Аллаһы Тэгалэ: “Фэлэн бэндэм синнэн эчэргэ сорады, шуны эчэргэ бирмэдең! Эгэр дэ аңа эчэргэ биргэн булсаң, аның савабын минем хозурымда тапкан булыр идең!” — дияр.

Бирүче түгел, сорап килүче Аллаһның рэхмэтен китерүче.

Гобэйдулла Ахрар ач килеш базар буйлап барганда, аңа бер кеше килеп: “Бик тэ ачыктым, ашарга бирэ алмассыңмы?” — дип мөрэҗэгать итэ. Гобэйдулла Ахрар янэшэдэге ашханэгэ кереп, үзенең чалмасын тэкъдим итэ: “Чалмам чиста, аны табак-савыт яисэ өстэл сөртергэ куллана аласыз, чалмамны алыгыз һэм шул хисаплык бу кешенең тамагын туйдырыгыз”, — дип үтенэ, гэрчэ үзе ач булса да. Аллаһ Раббыбыз аңа алдагы тормышында эүлиялек һэм бик күп байлык бирэ. Ул күп байлык хуҗасы булгач та башкаларга хезмэт итүдэн туктамый.

Безгэ кем аркылы Аллаһның рэхмэте килэ — без белмибез, һэркемгэ игътибарлы һэм ихтирамлы булу кирэк.

Намаз укымауларын сэбэп итеп, эти-энисе, туганнары белэн араларын өзгэн кешелэргэ Ибраһим галэйһиссэлам вакыйгасын сөйлэп үтмэкче булам.

Ибраһимга (гс) бер кеше килэ һэм ашарга сорый. Ибраһим (гс) аның утка табынучы икэнен белгэч, ашарга бирми чыгарып җибэрэ. Аллаһ Раббыбыз: “Мин җир йөзендэ бар халыкка диненэ, миллэтенэ карамыйча ризык бирэм, син нишлэп минем бэндэмне борып чыгардың”, — дип шелтэли. Ибраһим урамга чыгып теге кешене куып җитэ һэм өенэ чакырып кунак итэ. Элеге кеше: “Нишлэп эле синең фикерең үзгэрде?” — дип сорый. Ибраһим (гс) Аллаһның шелтэлэве турында эйтэ. Элеге кеше: “Мин синең Раббыңа иман китерэм”, — ди. Иман китергэнбез икэн, намаз укыйбыз икэн, безнең үз-үзебезне тотышыбызда, холкыбызда аның эсэре булырга тиеш. Кешелэр безгэ карап ислам диненэ бэя бирэ. Башкаларга карата тискэре мөнэсэбэттэ булсак, үзебезне матур тота алмасак, башкалар аны диннең кимчелеге дип кабул итэ һэм ул аларны диннэн ерагайта. Бу очракта без телибезме-телэмибезме, кешелэргэ Аллаһның рэхмэтен җиткерүче түгел, диннэн биздерүче ролен үтибез.

Аллаһ Раббыбыз бар кешене дэ бер төрле итеп яратмаган, бар кеше дэ берьюлы дингэ дэ килми. Кайчандыр үзебезнең дэ намазсыз йөргэн, ураза тотмаган вакытлар бар иде. Хэзер шуларны сэбэп итеп ара өзү, дошманлык саклау — Аллаһ ризалыгын алу түгел. Күркэм холкың, матур мөгамэлэң белэн кемдэдер дингэ мэхэббэт уята алгансың икэн, Аллаһның ризалыгын алдың дигэн сүз. Вэгазь ничек кенэ матур булмасын, эгэр дэ аның артында гүзэл эхлаклы кеше тормаса, ул — буш сүз. Үз сүзең белэн үзеңне тэртипкэ китерэ алмыйсың икэн, сүзеңнең куэте башкаларга ничек ирешсен?..
Чиста калебтэн чыккан сүзнең генэ куэте бар.

Аллаһ синнэн риза икэн, синең йөрэгеңдэ Аллаһка мэхэббэт булырга тиеш һэм ул йөрэк һэркемгэ ярдэмгэ ашыгып торырга тиеш. Шул чакта гына син ихласлы мөселман булырсың. Шул вакытта гына синең белэн бергэ исемең үлмэячэк.
Ихластан башкаларга ярдэм иткэн, башкаларның борчу-мэшэкатьлэрен, кайгы-хэсрэтлэрен уртаклашкан, гомерен халкына хезмэткэ багышлаган кеше Аллаһның ризалыгьш ала һэм үлгэннэн соң да башкаларның күңелендэ яши.

Җэлил хэзрэт Фазлыев,

Татарстанның баш казые.

Әлеге темага башка язмалар