Аллаһның бүләге. ( Мигъраҗ кичәсе вәгазе )

Рәҗәб аеның ахырында Мигъраҗ кичәсе дигән көн бар. Нинди көн соң ул, ни өчен аны билгеләп үтәбез, ни өчен без аны бәйрәм дип саныйбыз?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм, үзенә пәйгамбәрлек иңгәннән соң, ун ел кешеләрне иманга өндәде. Кешеләрне Аллаһ Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, җәннәт, җәһәннәмнең барлыгына ышанырга өндәде. Яхшылык кылырга кирәген өйрәтте, әмма иманга килүчеләр, иман китерүчеләр гаять дәрәҗә аз иде. Шушының өстәвенә пәйгамбәрлекнең 10 нчы елында Пәйгамбәрне тәрбияләп үстергән, аңа таяныч булган агасы Әбү Талиб үлеп китә. Аңа терәк, таянып булган хатыны Хәдичә разыйаллаһү гәнһү вафат була. Шуңа күрә пәйгамбәрлекнең унынчы елын кайгы елы диләр, һәм шушыннан соң да Пәйгамбәребезгә бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Расүлүллаһ Мәккә шәһәрендәге кешеләрне иманга өнди-өнди гаҗиз булгачтын, кешеләрне дингә өндәр өчен Зәед бине Харис белән бу каладан ерактарак булган Таиф шәһәренә бара. Анда да бик начар каршылыйлар, ташлар атып, куып җибәрәләр. Пәйгамбәрнең аяклары ярылып, канап бетә, һәм шушы шәһәрдән чыккачтын Пәйгамбәребез дога кыла: «Йа, Раббым, — ди, — мин үземнең көчсезлегемнән, гаҗизлегемнән Сиңа сыенам. Йа, Раббым, миңа золымлык, әшәкелек салган кешеләрнең зарарыннан Сиңа сыенам. Йа, Раббым, миңа дөрес юлларны күрсәт. Әллә мин өндәгән дин дөрес түгелме? Әллә минем берәр гаебем бармы?» — дип Аллаһ Тәгаләдән сорый. Аллаһ Тәгалә, Пәйгамбәрнең шушы догасын ишеткәч. Җәбраил фәрештәгә ияртеп, ике тау фәрештәсе җибәрә. «Әгәр, — ди, — Таиф халкына Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәфрәте зур икән, шушы ике тау фәрештәсе шул шәһәрне балчык белән күмеп куйсыннар, аның кавеме тау астында калсын, һәлак булсыннар», — ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм моңа ризалык бирми: «Алар, — ди, — иманга килерләр әле, алар өметсез үк түгел, — ди, — һәлак итмик», — ди. Бу — безнең өчен зур бер гыйбрәт булып тора. Без берәр кешенең кечкенә генә зарарын күрсәк, аннан ничек итеп үч алырга белмибез. Йә булмаса, кеше аркылы гына яман ишетсәк тә, үч алырга йөрибез. Ә менә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм, үзен ташлар атып куып чыгарганнан соң да, Таиф халкын һәлак итүдән баш тарта, үч алмый. Бу — безгә зур үрнәк. Бу хакта Коръәннең «Әлү Гимран» сүрәсе кисәтә (134 нче аять):

— «Үәл-кәәзыймиинәл-гайза үәл-гәәфиинә гәниннәәәс, үә-ллааһү йүхиббүл-мүхсинииин» — Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, Аллаһ Тәгалә каршысында сөеклеләрдән булырсыз. Пәйгамбәребез менә шушы вакытта ачуын тыеп кала һәм Коръәни Кәримнең 94 нче «Инширах» («Ачмак») сүрәсендә шундый аятьләр бар:

— «Фә иннә мәгәл-гүсри йүсра. Иннә мәгәл-гүсри йүсраа» — Аллаһ Тәгалә бу аятьтә әйтә: бер авырлык килми, бер җиңеллек килмәс (94:5-6) аятьләр). Пәйгамбәребезнең сабырлыгына бүләк итеп Аллаһ Тәгалә аңа Рәҗәб аенда Мигъраҗ сәяхәтен ясата.
Мөхәммәд галәйһиссәләм Кәгъбәтулла янында йокларга яткан була. Җәбраил фәрештә Бурак дигән бер ат белән килеп (ул оча торган бер җан иясе) бүгенге көндәге Әл-Әкъса мәчетенә Пәйгамбәребезне күчереп куя. Мөхәммәд (с.г.в.) мәчеттә алгы сафта була. Аның артына Аллаһ Тәгалә барлык башка пәгамбәрләрне гәүдәләндереп, бастырып куя. Бу инде Раббыбызның Мөхәммәд (с.г.в.)не башка пәйгамбәрләрдән өстен күрүен күрсәтә. Пәйгамбәребез әйткән иде бит: минем берәр хилафлыгым бармы, берәр гөнаһым бармы, әллә эшем дөрес түгелме, юлым дөрес түгелме? Аллаһ Тәгалә аңа теге чактагы авырлыкларның вакытлы гына сынау булуын, аның башка пәйгамбәрләрдән өстенлеген, аларның имамы булуын шушы Әл-Әкъса мәчетендә күрсәтә. Шуңа күрә Ислам дөньясында өч мәчет изге санала. Беренчесе — Мәккәдәге Кәгъбәтулла, икенчесе — Мәдинәдәге Пәйгамбәребез мәчете, өченчесе — Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчете. Хаҗга килүчеләр Кәгъбәтуллада хаҗ кылганнан соң, Мәдинәгә барып, Пәйгамбәребез мәчетендә дә булалар. Бүген яһүдиләр дәүләтендә урнашканга күрә. Без әле Әл-Әкъса мәчетенә барып, аны зыярат кыла алмыйбыз. Әл-Әксъса мәчете — әле яһүдиләр кулында. Шул мәчетне, ул урнашкан биләмәне Палестинага бирергәме-юкмы, дигән зур бәхәсләр бара. Аллаһтан вакыт җитәр, әлбәттә, без ул мәчеткә дә барып, намазлар укып, зыярәт көннәрне күрербез.

Аллаһның шушындый бер әмере җитте: Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне Җәбраил фәрештә боракка атландырып, күккә алып менеп китә. Күкнең беренче катында Пәйгамбәребез Әдәм галәйһиссәләм белән очраша, икенче катта Яхья һәм Гайса галәйһиссәләм белән, өченче катта — Йосыф галәйһиссәләм белән, дүртенче катта — Идрис галәйһиссәләм белән, бишенче катта — Һарун бине Гыймран галәйһиссәләм белән, алтынчы катта Муса галәйһисәләм белән очраша. Башка пәйгамбәрләр белән дә очраша һәм сөйләшә. Пәйгамбәребезгә җәннәт белән җәһәннәм бөтен барлыгы белән күрсәтелә. Җиденче кат күккә күтәрелгәч, Ибраһим (г.с.в.) белән очрашкан. Җәбраил фәрештә: миңа куелган чик шушында бетте, — ди. — Миңа шушыннан атлап чыгарга ярамый, — ди. Пәйгамбәрләр арасыннан Муса галәйһиссәләм Тур тавында Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән иде, һәм менә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Пәйгамбәребез Аллаһ хозурына баргач, Аллаһ Тәгаләне:

— «Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт», — дип сәламли: тел һәм тән гыйбадәтләребез барысы да фәкать Синең өчен генә. Аллаһ Тәгалә:

— «Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ», — дип җавап бирә. — Аллаһның Расүленә Аллаһның сәламе, бәрәкәтле булсын, — дип сәламли. Пәйгамбәребез:

— «Әс-сәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдилләәһис-салихиин». — Сәлам шулай ук Аллаһ юлыңда йөргән башка изге затларга да булсын, — дип җавап кайтара. Шуннан соң бөтен фәрештәләр:

— «Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбедүһүү үә расүүлүһ». — «Күңлемнән гуаһлык бирәмен ки, тәхкыйк, Мөхәммәд галәйһиссәләм Аллаһ Тәгаләнең колы вә илчеседер», — дип, «Шәһадәт кәлимәсе»н әйтәләр. Менә моны без кайчан әйтәбез? Кагъдәдә, «Әт-тәхият»кә утыргач әйтәбез. Без «Әт-тәхият»тә утырганда Аллаһ Тәгаләнең Пәйгамбәрнең, фәрештәләрнең сүзен — өч төрле затның сүзен кабатлыйбыз. Шуңа күрә намаз мөселманнарның мигъраҗы булып санала. Намазда без, димәк, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшәбез, көнгә 5 тапкыр шундый бәхеткә ирешәбез, һәм Аллаһ Тәгалә шушы вакытта Пәйгамбәребездән аның иң зур теләген сорый.

Менә мин өч төркем балаларга дәрес бидем. Сорадым: иң зур теләгегез нәрсә? — дип. Сәни төркемендәге балалар әйттеләр: җәннәткә керүне сорар идек без Аллаһ Тәгаләдән, дип. Кечкенәләре — туңдырма, зурлары: машина сорар идек, диләр. Сәнинекеләр: җәннәт сорар идек без, абый, диләр. Инде Аллаһның рәхмәте булсын аларга.

Мондый сорау куелса үзебез дә югалып калыр идек. Йә булмаса, ашыга-ашыга үзебезгә байлык сорар идек.

Мәүлид аенда, «Салавату-мәкъбүлә» әйткәндә; «Өммәти, оммәти үә өммәти», — дип әйтәбез. Пәйгамбәребез әйтә; «Иа, Раббым, — ди, — миңа өммәтемне җәннәтле итә торган бер гыйбадәт бир», — ди. Үзен генә дә әйтми, өммәтемне, ди. Миңа иярүчеләрне җәннәтле итә торган бер гыйбадәт бир, ди. Пәйгамбәребезнең Таиф шәһәре вакыйгасыннан соңгы сабырлыгын аңларга кирәк. Ачуын тышка чыгармаган. Аның сабырлыгын үзебезгә үрнәк итеп алырга кирәк. Коръән аятенә муафыйк була: ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез. Аллаһ Тәгалә каршында сөеклеләрдән булырсыз. Аллаһ белән сөйләшү дәрәҗәсенә җиткәч, гомеренең иң бөек, иң бәхетле ноктасына җиткәч, Пәйгамбәребез үзенә бернәрсә сорамыйча, «Өммәти, өммәти үә өммәти», — дип, — өммәтемне җәннәтле итә торган бер гыйбадәт бир», — дип Аллаһ Тәгаләдән сораган.

Аллаһ Тәгалә әйтте: «Тәүлеккә 50 вакыт намаз укысалар, өммәтең җәннәтле булыр», — диде. Пәйгамбәребез шул хәбәрне ишетте дә, сөенеп, китеп барды. Ни өчен риза булды 50 вакыт намазга? Чөнки тәмугның ни нәрсә икәнлеген күрде Пәйгамбәребез. Анда эшнең яман икәнлеген күрде. Утта бер генә минут та тора алмыйбыз. Әле ул — бу дөньядагы ут тәмуг уты белән чагыштыра торган түгел. Шундагы дәһшәтне күргәч. Пәйгамбәребез 50 вакыт намазга ризалашты. Әмма кире кайткан юлында Муса галәйһиссәләм очрагач, ул әйтте: «Син Аллаһ хозурына кабаттан бар, синең өммәтең бит кәсеп итә, эшли, гаиләләренең тормышын алып барасылары бар, җирдә яшиселәре бар, алар 50 вакыт намазны үти алмасалар, җәннәткә керә алмаслар. Аллаһ Тәгалә хозурына барып, киметүен сора», — диде. Пәйгамбәребез Аллаһ хозурына кабат барды, биш вакыт намазны киметте Аллаһ Тәгалә. Пәйгамбәребез Аллаһ хозурына кабат-кабат барып сорады намазны киметүен. 9 мәртәбә барганнан соң намаз бишкә калды. Биш вакыт намаз фарыз булды безгә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм соңгы мәртәбә Муса галәйһиссәләм белән күрешкәч, Муса әйтте: бер вакытка гына калдырсын Аллаһ Тәгалә, — дип. Пәйгамбәребез әйтте: инде мин оялам, кабат бармыйм, — диде. Шушыннан соң Аллаһ Тәгалә әйтте: Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәләмнең өммәте үз вакытында биш вакыт намаз укыса, 50 вакыт намаз укыганның савабын алыр, — диде.
Шул Мигъраҗ көне, Мигъраҗ кичәсе бәйрәм безнең өчен. Шушы көнне Аллаһ Тәгалә җәннәткә керә торган юлны күрсәтте, җәннәтнең ачкычын безнең кулыбызга тоттырды. Син акыллы булып яшисең икән, Аллаһ Тәгалә сине акыл белән зиннәтләгән икән, синең өстеңдә биш вакыт фарыз намазың бар. Җәннәткә керим, дисәң, намазны үтәргә тиешсең. Үз кулыбызда ачкычы. Җәһәннәмгә керсәк тә беребез дә үпкәли алмыйбыз. Җәһәннәмгә алып килгәндә әйтерләр ди: Менә бу сез ышанмаган җәһәннәм инде, керегез», дип. Пәйгамбәребез безгә җәһәннәмнән котыла торган юлны Аллаһ Тәгаләдән сорап алды. Җәннәт ачкычын кулыбызга тоттырды. Акылыгызны эшләтегез.

Пәйгамбәребез күрде җәһәннәмне, без күрмәсәк тә, күргән шикелле, ышанырга тиешбез. Аллаһ Тәгаләне дә без күрмәгән килеш, күргән шикелле. Аңа ышанырга тиешбез. Аллаһ Раббыбыз «Әл-Мүлек» сүрәсендә 12 нче аятьтә әйтте:

— «Иннә-лләзиинә йэхъшәүнә раббәһүм билгайби ләһүм мәгъфиратүү үә әҗруң кәбииир» — Күрмәгән килеш күргән шикелле инанган кешеләргә, әлбәттә, олуг сөенеч, олуг шатлык — җәннәт булыр. Кемдер зиратта, кабердән башын чыгарып, җәмәгать, монда эш яман, дип кычкырса, бөтен кеше дә, бар эшен ташлап, намаз укыр иде. Бу — сынау дөньясы. Коръәндә китерелгән дәлилләргә, Пәйгамбәребезнең хәдисенә таянып, шушылай булачагына һәм шушылай икәненә шикләнмичә гыйбадәт кылырга тиешбез.
Намаз безгә пәйгамбәрлекнең 12 нче елында фарыз булды. Намаз мөселман белән кяферне аера торган бер мисал булып тора. Чөнки шаһитләр алдында әйтеп була:

— «Әшһәдү әл-ләә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбедүһү уә расүүлүһ» — Намазда бит без «Әттәхият»тә шушыны әйтәбез. Берәүнең намаз укыганын күрсәк, бу иман кәлимәсен әйткән кеше булып санала. Моның намаз укыганын күрсәк, без аның мөселман икәненә инанабыз, һәм ул, әйткәнемчә, Аллаһның мигьраҗында була. Мигъраҗ көнендә эшләгән эшләрнең савабы, әҗере күп. Мигъраҗ көнендәге бер көнлек ураза 100 көнгә торыр, ди.

Аллаһ ризалыгы өчен, дип Мигъраҗ бәйрәме алдыннан, өч көн ураза тотсак, әлбәттә, бик күркәм эш булыр иде. Үзебезнең Аллаһ Тәгалә каршысында кылган гөнаһларыбызга тәүбә итеп, истигъфарны күбәйтеп, йа, Раббым, гөнаһларымны ярлыка, дип, йа, Раббым, уразаларымны кабул ит, дип, Аллаһ ризалыгы өчен барчабыз да, ким дигәндә, өч көн нәфел уразалары тотыйк, җәмәгать. Әлбәттә, Рәҗәб аенда бер генә көн ураза тотуның да әҗере бик күп, дигән Пәйгамбәребез бер хәдисендә. Икенче Рәҗәб аена, икенче Мигъраҗ көненә хәтле яшибезме, юкмы, белмибез. Аллаһ Тәгалә гомер биреп, сәламәт килеш Рәҗәб аен, Мигъраҗ кичәсен каршыларга насыйп иткән икән, без аны уразага кереп, гыйбадәттә, күркәм итеп үткәрергә тиешбез.

Коръәннең «Әлү Гимран» сүрәсендә тагын бер аять бар (3:191):
— «Әлләзиинә йәзкүруунә-ллааһә кыйәәмәү үә кугүүдәү гәләә җүнүүбиһим» — Баскан килеш укыгыз намазны, басып укырга көчегез җитмәсә утырып укыгыз, утырып укырга көчегез җитмәсә, яткан килеш укыгыз, диелә. Коръәндә булгач, бу — Аллаһ Тәгалә сүзе. Мигъраҗ көнне Аллаһ Тәгалә җәннәтне үзебезнең кулыбызга тапшырды. Тәһарәт алып, ихлас күңелдән Аллаһка буйсынып, намаз укып, җәннәтле була аласың. Әмма намазга ташлама юк. Авырып та котылып булмый аннан. Фәкать диваналык кына өстебездән намаз дигән бурычны төшерә. Калган намазы өчен кеше борчылырга, хафаланырга тиеш. Әллә нинди хорафатлардан без борчылабыз, кайгырабыз, әллә нинди ырымнарга ышанабыз, әмма кеше өчен кайгырырга тиешлесе — аның калган намазы. Кайберәүләр әйтергә мөмкин, гомер үткән, без картайганбыз, безгә инде соң, дип. Җәмәгать, һич тә соң түгел. Пәйгамбәребезнең хәдисе бар. Икраһтан кылган гамәлләрегезне Аллаһ Тәгалә, минем өммәтем өчен булганга күрә, гафу итәр, — ди. Һәм шулай ук тәүбәгә килеп, ялгышын яңадан кабатламаган кешеләрнең гөнаһысын да Аллаһ Тәгалә гафу итәр, — ди. — Биш вакыт намаз иясе булып, дөньядан үтә алса кеше. Яшьлектә калган намазларыбыз, Аллаһның рәхмәте киң, бәлки, гафу ителер. Шуңа күрә әле, гомеребез бар икән, акылыбыз бар икән, сәламәтлегебез бар икән, ничек тә булса, биш вакыт намазга өйрәнеп, биш вакыт намазны укып, биш вакыт намаз укучы булып дөньядан үтәргә тырышырга кирәк. Монысы безнең кулдан килә. Менә шушыңа омтылырга кирәк. Әмма яшьләр уйларга мөмкин: «Әле вакыт бар икән, пенсиягә чыккач, өйрәнермен дә, намазлы кеше булып дөньядан үтәрмен әле», — дип.

Алай түгел, җәмәгать. Гомерне белмибез. Ничә ел яшисебезне белмибез. Әллә менә җомга намазыннан соң икенче намазына хәтле гомеребез юктыр. Әллә киләсе җомгага хәтле дә гомеребез юктыр, белмибез бит. Шуңа күрә, илләребез тыныч, тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен, мөмкинлекләр бар, дин тоткан өчен беркем каһәрләми, барчабызга да биш вакыт намаз иясе булып дөньядан үтәргә омтылырга кирәк, һәм әгәр без шушылай эшли алмасак, шушы Мигъраҗ көнне Аллаһның безгә бүләк итеп биргән бүләгеннән баш тарткан булабыз. Аллаһ Тәгалә җәннәтнең юлын күрсәтте безгә, кулыбызга тоттырды. Җәннәтле булыгыз шушыны эшләп, диде. Без, акыллы кешеләр, үзебез теләп, шушыннан баш тартучылар булабыз.

Аллаһ Тәгалә барчабызның да калган гомерләрен хәерле гомерләрдән кылып, хәерле сәламәтлекләр биреп, Аллаһ Тәгалә кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп итсә иде. һәм Аллаһ Тәгалә күңелебезгә күркәм сабырлыклар биреп, фарызларын үтәүгә тырышлык куярга Аллаһ Тәгалә ярдәм итсә иде. һәм инде бу дөньядан үткәндә: «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», дип, аның хозурына барып, Аллаһның җәннәтләрендә дә очрашуларыбызны Аллаһ Тәгалә барчабызга да насыйп итә иде.

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәтүһ.

(Җәлил хәзрәт Фазлыев)

Әлеге темага башка язмалар