Авокадо

Авокадо — дәфнәчәләр семьялы­гыннан 8—10 (20—25) м га җитеп үсә торган мәңге яшел тропик агач.
Күпсанлы авокадолардан төп ике төр — Америка һәм Мексика төрләре культуралаштырылган.
Яфраклары каты, йомыркасыман, кырыйлары тигез, Америка авокадосының яфрагы озынлыкка — 25 см һәм киңлеккә — 8—10 см; ә Мексиканыкы­ның яфраклары кечерәк, әнисне хәтер­ләтүче үзенчәлекле исле. Чәчәкләре йонлач, саргылт-яшел, ике җенесле, 12   серкәчле, ботак очларында себеркәчсыман оешып торалар. Җимешлеге кыска бер баганачыклы, йомыркасы­ман. Авокадо, нигездә, бал кортлары ярдәмендә читтән серкәләнә. Чәчәк ату вакыты бик озакка сузыла. Җи­мешлек ясалудан алып аның өлгерүенә кадәр — 6—8, ә кайбер сортлар­да 11—13 ай вакыт үтә. Җимеше эре — 5—20 см озынлыкта, груша, йо­мырка яки шар формасында. Җимешнең ашый торган өлеше — йомшагы — аның бөтен авырлыгының 85% ын тәшкил итә. Җимеш йомшагы ак яки сары, нәфис һәм майлы. Орлыклары ашарга яраксыз.
Авокадоны аеруча АКШта (Калифорния, Флорида, Гавай утраула­ры), Мексикада, Үзәк Америка илләрендә, Кубада һәм Кариб диңгезе­нең башка утрауларында, Көньяк Американың тропик һәм субтропик илләрендә, КАРда һәм башка илләрдә күпләп үстерәләр. Аны үсентеләр­не ялгау юлы белән, сирәк кенә үрентеләрдән үрчетәләр. Индонезиядә орлыкларын да чәчәләр.
Авокадо җимешендә 32% ка кадәр май, 1,6—2,1% протеин, 1—1,8% көл матдәләре, 60—70% су, А, Вь В2, С, РР, К, Н витаминнары, пантотен кислотасы бар. Ул кальций һәм фосфорга бай. Майлары, сыер мае кебек үк, җиңел үзләштерелә. Поливитаминлылык җимешкә югары диетик һәм дәвалау үзенчәлекләре бирә. Аны шул килеш тә, пюре, салат, һәм бутер­брод әзерләп тә ашыйлар. Җимешенең тәме бохар чикләвеген хәтерләтә, ә калориялелеге буенча ит һәм йомыркадан да өстенрәк. Авокадо җиме­ше диабет вакытында зур әһәмияткә ия (анда шикәр юк диярлек). Аны азканлылыктан, гастриттан, гипертония һәм атеросклероздан тәкъдим итәләр. Җимеш кабыгын һәм яфраклары төнәтмәсен ашказаны-эчәк авы­руларыннан һәм суалчаннарны кудыру өчен файдаланалар.
Франциядә авокадо мае нигезендә склеродермияне (тире авыруы), пиоррейны (теш тирәсе тукымасының зарарлануы), артрозларны (бу­ыннар авырту) дәвалау өчен препарат әзерлиләр.

 

Әлеге темага башка язмалар