Август аенда бакча эшләре

Бакча җиләген җыеп алуга туф­ракка ашлама кертәләр һәм аны көп­шәкләндерәләр. Өч-дүрт еллык җиләкләр талпан белән зарарланган булса, уңышны җыеп алуга ук яф­ракларны чабалар һәм юк итәләр, җирне тулы минераль ашлама белән тукландыралар, үрентеләрне аерып утырту өчен иң кулай вакыт. Төрле авырулар булмасын өчен 1 процент­лы бордос эремәсе сиптерү дә зыян итмәс.

Август аенда башкарыласы эшләр

Кара карлыган, крыжовникның уңышын җыюга куакларга мул итеп су сибәргә һәм кипшенгәч йомшар­тырга кирәк.

Кура җиләгенең яшь куакларын (5—6 үсенте) каддырып, җимеш бир­гәннәрен төптән үк, җир ягалый ки­сеп, су сибәләр.

Слива, груша һәм алманың ко­елганнарын җыеп (бу очракта зарар­лы, авыру җимешләр турында сүз бара) эшкәртергә яки җирг ә күмәргә, компост ясарга керешергә кирәк. Алмагач һәм башка агачлар тирәсен тагын бер йомшартып чыгу яхшы бу­лыр.

Уңышны җыеп алганнан соң агач кәүсәсендә барлыкка килгән бушлыкны юк итүгә һәм яраларны дәваларга керешәләр.

Чия агачларында була торган коккомикоз авыруына каршы бордос (3 процентлысы — 300 грамм бакыр купоросы һәм 400 грамм известьне 10 литр суга салып), 30 процентлы карбофос кушылган эремәне сип­терәләр. Кара карлыганны һәм кры­жовникны антракноз (бигрәк тә дым­лы участокларда килеп чыккан гөмбә авыруы — яфракларда таплар бар­лыкка килә, кызара һәм кибеп иртә коелырга да мөмкин) авыруына, он­чыл чыкка каршы югарыда әйтеп үтелгән эремәгә тәмәке һәм сабын (чагыштырмача 300—400 г тәмәке, 40 г сабын) кушып сиптерәләр. Эремә кимендә бер тәүлек торырга, сөзелергә тиеш.

Яшелчәләрне үстерү дәвам итә. Фитофтороз авыруы билгеләре кү­ренүгә бәрәңгегә бордос эремәсе сиптерәләр. Помидорның, брюссель кәбестәсенең башларын чеметергә кирәк.

Кыяр түтәлендәге саргайган (аеруча парниктагыларын) яфрак­ларны җыеп компостка кушарга.

Укроп, редис һәм салат чәчәргә мөмкин.

Өлгерүенә карап, башлы, ор­лыклык суганны, сарымсакны казып алырга һәм киптерергә куярга.

Яшелчә саклагычларына форма­лин белән дезинфекция ясыйлар һәм ягып корыталар.

Иртә өлгерешле кишер һәм чө­гендерне дә җыеп алырга мөмкин. Кыш куллану өчен үлән-укроп, кишер яфрагы, мелисса, бөтнек кип­терәләр, яшелчәләрдән кышка төрле ризык әзерлиләр.

Әлеге темага башка язмалар