Болгарлар Алтын Урда чорында

Монголлар басып алуның нәтиҗәләре

Монголлар басып алу нәтиҗәсендә, Идел Болгары мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый. Ул үзенең бәйсезлеген югал­та һәм Алтын Урданың бер олысына әверелә. Болгар халыклары монгол ханнарының ясак түләүчеләренә әйләнә. Ясак күләме җыеп алган уңышның яисә башка торле керемнең өчтән бере кадәр була. Болгар кенәзләре, рус кенәзләре кебек үк, Алтын Урда ханнарыннан кенәзлек итәргә ярлык алалар һәм мөстәкыйль төстә эш алып барудан мәхрүм булалар.

Болгарлар кат-кат бәйсезлеккә ирешергә омтылып карыйлар. XIV гасырның беренче яртысында яшәгән фарсы тарихчысы Рәшид әд-Дин мәгълүматларына ка­раганда, Болгар хакимнәренең уллары Баян һәм Җикү, башта монголларга буйсынырга теләсәләр дә, 1238 елда «кабат ярсыйлар” һәм халыкны коллыкка төшерү- чвләргә каршы күтәрәләр. Нәкъ шушы вакытта җиме- рилгән Бүләр тирәсендә яңа башкала төзү эшләре башлана (Валынгуз шәһәрлеге). Бу хакта хәбәр алгач, Сөбәдәй гаскәрләре 1239—1240 елларда баш күтәргән “Бүләрләргә, ягъни Бөек Болгарга каршы китәләр һәм аны бөтенләй бөлдерәләр” (Плано Карпини).

1277—1278 елларда Мәңгетимер исемле монгол ханы “Болгар патшалыгына каршы” тагын бер һөҗүм ясый “һәм ике елдан соң, җиңү яулап, кире кайта” (Әбүл Гази).

Бу борчулы вакытлар була. Халыкның күп өлеше Кама аръягына, куркынычсызрак төньяк районнарга китә. Рус елъязмаларыннан күренгәнчә, “татарларга (монголларга) әсирлектән күп кенә болгарлар качып котыла. Алар Руська киләләр һәм үзләренә урын бирү­не үтенәләр. Бөек кенәз Юрий моңа бик шатлана һәм аларны Идел янындагы һәм башка шәһәрләргә таратырга куша”. Болгардан килгән качакларны 1237 елда Суз­дальда венгр сәяхәтчесе Юлиан да күрә.

Җимерелгән хуҗалыкны торгызу. Ә шулай да тор­мыш дәвам итә. Иске шәһри үзәкләрнең берсе — Идел­дәге Болгар яңадан төзелә. Җүкәтау, Бүләр, Суар кабат аякка баса, ләкин алар яңа җирдә ныгытмаларсыз гына төзелә, чөнки монголлар үзләре яулап алган җирләрдә ныгытмалар төзергә рөхсәт итмиләр. Болгарда Урданың иң беренче металл акчалары сугыла. Фәнгә XIII гасыр ахырында Бүләрдә сугылган акчалар да билгеле. Кама­га якын урыннарда Чаллы, Кирмән, Алабуга; Казансу янында Урмат кебек яңа торулыклар туа, искеләре та­гын да үсә төшә.

Торулыкларның гомуми саны исә монголларга кадәр­ге чор белән чагыштырганда сизелерлек кими. Шәһәрләр саны азая. Аларның кайберләре XIV гасырда нык үсеш ала, әһәмиятле һөнәрчелек һәм сәүдә үзәгенә әверелә.

Бу торулыкларда, нигездә элеккеге кебек, шул ук болгарлар яши. Ләкин анда көньяк кешеләре дә килеп урнаша. Аларның күпчелеге Болгарга әле монгол һөҗүмнәренә кадәр үк кечкенә төркемнәр белән килгән кыпчаклар була.

Алтын Урда чорында Болгар

Болгар Алтын Урда­ның иң эре шәһәрләреннән берсенә әйләнә. Аның гөрләп чәчәк атуы Үзбәк хан хакимияте вакытына туры килә.

Шәһәрдә яңадан-яңа һөнәрчеләр бистәләре үсеп чыга, аларның мәйданы 10 мәртәбә диярлек арта.

Сәүдә үзәге буларак та Болгарның әһәмияте үсә. Ал­тын Урданың төньяк чигендә торып, ул, элеккечә, Евро­па һәм Азия илләре арасындагы су һәм кәрван юлла­рын контрольдә тота, рус кенәзлекләре, Урта Азия, Кав­каз, Кытай, һиндстан, Византия, Гарәпстан һәм башка дәүләтләр белән сәүдә итә. Казу эшләре вакытында ар­хеологлар Болгарда һәм Алтын Урданың башка шәһәрләрендә сугылган акчалар гына түгел, ә бик күпләп Һиндстан, Кытай акчалары да табалар. Чит ил сәүдәгәрләре Болгарда бик озак яшиләр. Биредә, мәсәлән, үзләре өчен христиан чиркәве төзегән әрмәннәрнең сәүдә бистәсе була. Шәһәрдән бераз гына читтә рус сәүдәгәрләре дә зур бистәдә яши.

Болгар төзүчеләре менә дигән корылмалар төзеп кал­дыралар. Хәтта XVIII йөздә дә биредә алар кулы белән төзелгән җитмешләп бина җимерекләре күрергә мөмкин булган.

XIII   гасыр ахырында шәһәрнең үзәк мәйданында таш­тан Хан мәчете яки Җамигъ мәчете төзи башлыйлар. Эчке ягыннан майолик һәм чынаяк плитәләр белән бизәлгән мәчетнең биеклеге 34 метрга җиткән. Шуннан ерак түгел 26 метр биеклектәге манара калкып торган. Шулай итеп, мәчет культ бинасы гына түгел, ә сугыш куркынычы чыккан очракта шәһәр кешеләренә качып тору урыны булып та хезмәт итә алган. Шәһәр уртасын­да таш төрбә (мавзолейлар) булган, анда болгар ханна­рын һәм югары катлау кешеләрен күмгәннәр.

Болгарның иң гаҗәеп архитектур корылмасы гомбәзсыман түбәле дүрт катлы “Кара палата” булган. Лиың ян-якларында кечкенә биналар салынган. Нәр катта диварларның дүрт ягында да тәрәзәләр уелган. Дүртенче кат сигез почмаклы итеп төзелгән. Бу корылма, иллә ни үзгәрмичә, безнең көннәргә кадәр сакланган.

Татар халык риваятьләрендә “Кара палата”да болгар каны гаеплеләрне хөкемгә тарткан, диелә. Ул, абруйлы картлардан сайлап куелган өч судья белән бергәләп, га­билеләргә хөкем карары чыгарган. Беренче катның тибонәк бүлмәләрендә хөкем ителгәннәр тотылган.

“Ак палата» исә башка максатларга хезмәт иткән. (Бу корылма XIX гасырның 60 нчы елларыннан соң бөтенләй җимерелеп беткән.) Ул җәмәгать мунчасы бул­ган. Бинаның үзәк өлешендәге биеклеге 6 метрга җиткән һәм аның да түбәсе гөмбәзсыман калкып торган. Ян- якларында аерым бүлмәләр ясалып, аларның да түбәләре гөмбәзне хәтерләткән. Бүлмәләрнең берсендә бик зур мич салынган һәм анда кайнар сулы зур мичкәләр куелган. Шуннан юыну залына җир асты каналларыннан кайнар һава, ә керамик торбалардан су килеп торган. Юыну залы янәшәсендә киенү-чишенү бүлмәләре булып, анда кешеләр ял иткәннәр. Идәнгә матур таш плитәләр җәелгән, ә диварлар пөхтә итеп тигезләп шомартыл­ган булган.

Болгар мунчалары кешеләргә юыныр өчен генә түгел, ә ял итәр һәм аралашыр өчен дә хезмәт иткән. Биредә кешеләр төрле әңгәмәләр алып барганнар, бәхәсләшкәннәр, шахмат, шашка уйнаганнар, тәмле ризыклар һәм эчемлекләр белән сыйланганнар.

Алтын Урданың болгар заманындагы тагын бер ар­хитектура истәлеге — Кече манара — безнең көннәргә кадәр яхшы сакланып калган. Аның күршесендәге мәчет күптән инде җимерелеп беткән. Хәзер 19 метрлы мана­ра хан төрбәсе янәшәсендә, югары катлау кешеләре зи­раты уртасында, ялгыз гына калкып тора.

Урта гасырларда Болгарны “Җучи Олысы ханнары­ның алтын тәхете” дип атаганнар. Үзенең бай тарихы һәм уникаль архитектуралы һәйкәлләренең яхшы сак­ланып калуы аркасында, хәзер Болгар туристларның теләп йөри торган урынына әверелде.

Шулай итеп, Болгар җирләре Җучи Олысы составын­да тулы ике гасыр уздыра. Бу вакытны болгар тарихы­ның иң яхшы чоры дип әйтеп булмас иде: дәүләтчелек юк ителә, йөзләрчә авыллар һәм шәһәрләр җимерелә, илнең икътисадына бик нык зарар килә. Тулаем Җучидагы кебек үк, Болгар Олысының да XIII гасырның икен­че яртысында башланган чәчәк ату чоры озакка бармый. Өзлексез барган үзара феодаль көрәш дәүләт нигезен какшата, аның икътисадын һәм илнең үзен җимерелүгә китерә. Шуның белән бергә, Алтын Урда тарихы татар халкы һәм Урта Иделдәге башка халыклар тарихының бер өлешенә әверелгән.

Әлеге темага башка язмалар