Бәрәңге чипсылары тарихы

Бәрәңге чипсыларын уйлап табуга 2018 елда 165 ел тула. Хәзерге көндә гади халык ризыгы булып саналган чипсылар АКШта баштарак югары катлам кешеләре өчен генә әзерләнгән була. Чипсылар АКШта әле дә популяр ризыклардан санала. Башка илләр белән чагыштырганда, америкалылар чипсыларны иң куп ашаучылар булып саналалар, алар елына 3 әр кг чипсы ашый.

Гамбургер һәм хот-дог белән бергә, чипсылар да АКШның дөнья кулинариясенә керткән ризыклары рәтендә тора. Яңа ризыкны уйлап табучылар — тимер юл магнаты, Американың легендар миллионерларының берсе — Корнелиус Вандербильт һәм Саратога-Спрингс шәһәренең пешекчесе — Джордж Крам (кайбер чыганаклар буенча — индеец, икенчеләре буенча — кара тәнле). 1853 елда Вандербильт официанттан өстәлгә китерелгән ризыкны кире алып китүен үтенә. Ул бу үтенечен бәрәңгенең артык калын телемле булуы һәм тиешенчә кызып җитмәве белән аңлата. Пешекче Крам бәрәңгене бик юка итеп турый, майда йөздереп, кетердәп торырлык итеп кыздыра һәм өстенә тоз сибеп бирә. Бу Вандербильтка бик тә ошый һәм ул кетердәп торучы бәрәңге телемнәренә заказны еш бирә башлый. Шулай итеп чипсылар АКШ та популяр ризыкка әверелә һәм үтә зиннәтле рестораннарның менюларында дәрәҗәле урын ала.

1890 елда чипсылар урамнарда да сатыла башлый. Кливленд шәһәренең вак сәүдәгәре Уильям Тэппенден үзенең кечкенә генә кабымлыклар кибетендә чипсылар кыздыра һәм үзе әзерләгән чипсыларны тарату өчен, клиентлар барлый башлый. Үзе дә кечкенә генә иске фургонны чипсы рекламалары белән бизәп, Кливленд урамнары буйлап әлеге ризыкны сатып йөри. Иң элек чипсылар кәгазь капларга төреп сатыла, алар да Тэппенден рекламалары белән бизәлгән була. Бу кабымлыклар индустриясе оешуның беренче адымнары була.

1926   елда бу өлкәдә икенче адым ясала — Лора Скаддер чипсылар өчен махсус төргәкләр чыгара башлый. Балавызланган бу төргәкләр чипсыларны озаграк сакларга, ерак шәһәрләргә алып барырга һәм сатучылардан башка гына сатарга (сатып алучылар төргәкле чипсыларны кибет киштәләреннән үзләре ала) мөмкинлек тудыра. Ә 1929 елда чипсылар җитештерә торган беренче машина уйлап табыла. Аны механик Фриман Макбет уйлап таба һәм чипсылар җитештерүче фирмаларның берсенә сатып җибәрә.

1937   елда АКШта Бәрәңге чипсыларының милли институты барлыкка килә (1961 елдан Бәрәңге чипсыларының халыкара институтына әверелә). Аның төп бурычларының берсе артык агрессив сатучыларга каршы көрәш була.

Чипсы 1950 еллар ахырында Америка телеканалларында иң актив рекламаланучы ашамлык була. 1955 елда чипсы җитештерүчеләр лимонад, печенье, конфет, гамбургер һәм хот-дог җитештерүчеләр белән альянс төзеп, чипсыларны әлеге продуктлар белән комплектта сата башлыйлар.

Ә инде 1980 елларда чипсыларны чамасыз күп куллану җитди зарар китерүен дәлилләүче фәнни тикшеренүләр күренә башлый. Майлы чипсылар югары калорияле һәм ул тазаруга китерә. Май шулай ук бавырга да тискәре тәэсир итә, чипсы кыздыру өчен файдаланыла торган майдагы кайбер матдәләр канцероген дип санала. Бу ачышларга каршы җавап йөзеннән, чипсы җитештерүчеләр майлылыгы түбән булган чипсылар җитештерә башлый.

Әлеге темага башка язмалар