335

         *يَا أَبَا ذَرٍّ إِنِّى أَرَاكَ ضَعِيفًا وَإِنِّى أُحِبُّ لَكَ مَا أُحِبُّ

 لِنَفْسِى فَلاَ تَأَمَّرَنَّ عَلَى اثْنَيْنِ وَلاَ تَوَلَّيَنَّ مَالَ يَتِيمٍ*

        "Әй, Әбү Зәр! Сине зәгыйфь бер кеше күрәм, үзем өчен сөйгән нәрсәне синең өчен дә сөям. Ике генә кеше өстеннән булса да, хакимлек кылма һәм ятим малына ия булма!"   ( Сөнән Әбү Давыт: 2 к, 40 б.) 

        Бу сүз кулларыннан эш килүче кешеләрнең һәрберсе өчен гомум булып, Рәсүлүллаһ тарафыннан яхшылык теләү нияте белән кылынган нәсыйхәттер.

        Халыклар арасында җитәкче кешеләр, шулай ук ятимнәрнең малларын карап торучылар тирә-як тәэсиренә би-релмәүләре, һичкемгә җиңелмәүләре, ашыкмаулары шәфәгатьчеләргә илтифат итмәүләре кирәк. Хәлбуки, йомшак күңелле, мәзлум сурәтләрендә күрелмәүчеләрне кызганучы кешеләрнең мондый хәлләргә көчләре җитми. Болар үз хасиятләре яки килештереп сөйләүчеләрнең сүзләре каршында җиңелеп калалар. Боларның ялгыш хөкем итүләре, ятим малларын урынсыз тотуларыннан иминлек юк.

Әлеге темага башка язмалар