332 Сәламәтлек, буш вакыт

 "Бик күп кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белмиләр, алданалар. Берсе: сәламәтлек, икенчесе: буш вакыт". (Сахих Бохари: 7 к, 170 б.)

  Бик кыска сүз, әмма бик мәгънәле. Сәламәтлек белән буш вакыттан файдалана алмаган кеше, гүя малын зарарга саткан хөкемендә була. Кайбер кешеләр сәламәт булсалар да, буш вакытлары булмый, кайберләренең буш вакытлары булса да сәламәтлеккә туймыйлар. Инде шушы ике нәрсәнең һәр икесе була торып, шуннан файдалана алмаучы кеше, әлбәттә, зыян күрүчедер. Чөнки дөнья – файда ителә торган базар һәм ахирәтнең игенлегедер. Шушы базар һәм игенлектә файда итүчеләр бәхетле, ә башкалар бәхетсезләрдер.

 Халыклар юклыктан, җитештерә алмаудан зарланалар, сыкраналар, аһ оралар, үзләрен бәхетсезләрдән са-ныйлар. Берәр төрле хасталык яки кайгы килсә, шуннан соң гына уянып: "Бик бай икәнбез, бик бәхетле булганбыз икән, ләкин кадерен белми үткәргәнбез", – дип үкенергә һәм үз-үзләренә шелтә кылырга башлыйлар. Алдану исә шушындый эшләрдер.

 Хәкимнәр сәгадәтне бу өч төргә аералар: 1) Шәхси җәһәттән бәхетле булу. 2) Гаиләсе җәһәтеннән бәхетле булу. 3) Милләте җәһәтеннән бәхетле булу. Әгәр дә бер кешедә шушы нәрсәләр бөтенләй яки берсе генә булмаса да, адәм баласы дөньяда бәхетле яши алмас, бөтен гомере мәшәкать һәм кайгы белән үтәр. Тәне һәм җаны сәламәт булу шәхси җәһәттән бәхетле булу, гаилә һәм милләтнең әгъзалары күңел риза булырлык дәрәҗәдә хуш әхлаклы, гүзәл мөгамәләле булулары гаилә һәм милләт җәһәтеннән бәхетле булу.

 Сәламәт акыл сәламәт тәндә генә булганлыктан, тәне сәламәт булмаган кешенең акылы эшләмәс, кулы да йөр-мәс, йөрсә дә мәгънә булмас Сәламәтлекнең нигъмәт икәнлеге кире кагып булмый торган хакыйкатьтер. Бәлаләр, һәлакәтләрдән иминлек тә тән сәламәтлегенә якын бер нигъмәттер.

Әлеге темага башка язмалар