331

نَضَّرَ اللهُ امْرَأً سَمِعَ مِنَّا شَيْئًا فَبَلَّغَهُ كَمَا سَمِعَهُ فَرُبَّ مُبَلَّغٍ أَوْعَى مِنْ سَامِعٍ*
        "Аллаһы Тәгалә шул кешегә арбуй бирсен ки, бездән сүз ишетер дә, ишеткән рәвешенчә шуны башкаларга ирештерер. Безнең сүзебезне кешеләр аркылы ишетүчеләрдән бик күпләре бездән туры ишетүчеләргә караганда яхшырак аңлыйлар".( Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 90 б.)
        "Ишеткән рәвешенчә күчерер" дигән сүзеннән Рәсүлүллаһның максаты гыйбарә һәм сүзе белән күчерүдән бигрәк мәгънәсе һәм мәгънәне үзгәртми күчерер димәктер. Гыйлем әһелләре бу рәвештә әйтәләр һәм хәдисләрне мәгънә белән күчерүне дөрес күрәләр.
        Бу хәдис шәрифнең гыйбарәсе Рәсүлүллаһтан туры ишетеп тапшыручылар хакында булса да, ишарәсе исә ара-дашчы белән ишетүчеләрне дә үз эченә алган. Бу көндә Рәсүлүллаһ хәдисләрен тапшыру һәм тәгълим итүчеләрнең дә бу хәер дога астына керүләре мөмкин.
        Ислам динен тарату өчен мәһдилек, суфилык, мөршитлек, ишанлык исеме белән бик күп кешеләр чыксалар да, хәрәкәтләре дәгъват кагыйдәсенә корылмаганлыктан файдалары күрелмәде, бәлки бу кешеләр, киресенчә, өммәт арасына аермалык салдылар һәм дөрес гакыйдәләр урынына хыял һәм хорафәт тараттылар. Шул сәбәпле бо-ларның файдаларына күрә зарарлары күп өлеш артык булды. Дөрес, болар арасында хаклыкка дәгъват итүчеләр, яхшылыкка боеручылар һәм яман эшләрдән тыючылар да булды, ләкин боларның күпләре Коръән Кәрим боера тор-ган хикмәт белән хәрәкәт итмәгәнлектән һәм эшләрен үз юллары белән йөртә алмаганлыкларыннан яхшы нәтиҗә бирмәде.
        Коръән Кәрим ирештерүнең хикмәт һәм гүзәл вәгазь белән булуын боера. Акыллар канәгать итәрлек дәлилләр китерү, хикмәт һәм күңелләргә яхшы тәэсир бирә торган сүзләр исә гүзәл вәгазьләрдер. Болардан әүвәлгесе аерым кешеләргә булса, соңгысы гавәмгә күрәдер. Ләкин һәр икесеннән максат бер нәрсә.
        Моның өстенә ирештерү файда бирсен өчен бу нәрсәләр шарт:
        1) Динне ирештерүче кеше шул динне үзе яхшы белү. Бу исә Коръән һәм хәдисләрне һәм Рәсүлүллаһ һәм сәха-бәләрнең йөреш-торышларын һәм хәләл һәм хәрам хөкемнәрен белүдән гыйбарәт.
        2) Ирештерелә торган кавемнәрнең телләрен белү. Бу исә тәҗрибә белән мәгълүм бер нәрсәдер. Шуңа күрә христианлыкны таратучылар иң элек шул халыкның телләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнәләр Әмма бүгенге мө-селманнар чит телләр белүне динсезлек саныйлар. Хак Тәгаләнең: وَمَا أَرْسَلْنَا مِنْ رَسُولٍ إِلاَّ بِلِسَانِ قَوْمِهِ لِيُبَيِّنَ لَهُمْ "Без һәр заманда пәйгамбәрләрне шәригать хөкемнәрен үз телләрендә бәян итсеннәр өчен үз кавемнәреннән җибәрдек", – дигән сүзе ирештереләчәк кавемнең телен белү лязем икәнлегенә дәлил була. Рәсүлүллаһ үзе дә кайбер сәхабәләргә яһүдләр телен өйрәнергә әмер иткән иде. Мөселманнар арасында бөтен дөньядагы телләрне белүчеләрнең булып торулары лязем.
        3) Ирештереләчәк халыкның гадәтләрен, әхлак һәм горефләрен белү. Аларга мөрәҗәгать итү һәм сүз сөйләгән вакытта хәтерләрен саклау өчен бу нәрсә лязем.
        4) Ирештереләчәк кавемнең дин һәм гакыйдәләрен, араларында булган гыйлем һәм мәгърифәтнең дәрәҗәсен белү. Чөнки бу эшләрне белмәгән кешеләр аларда булган шөбһәләрне югалта алмаслар. Шуның өчен христиан дәгъ-ватчылары гыйлем һәм фән кораллары белән коралландылар, дин гыйлеме белән дөнья гыйлемен бергә җыйды-лар һәм шуңа күрә дә ният иткән нәрсәләрендә аз-аз булса да максатларына ирешеп баралар.
        5) Ирештерүне тәэсирле сурәттә һәм игътибарга алынырлык рәвештә кылу. Югыйсә, ирештерүдән яхшы нәтиҗә чыкмас.
        6) Ирештерү мөлаемлык һәм күркәм холык белән булу. Коръән Кәримнең وَجَادِلْهُمْ بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ "һәм алар белән иң күркәм юл белән тартыш", – дигән әмереннән дә бу нәрсә аңлашыла. Йомшак сүзләр һәм тәрбияле мөгамәләләргә күңел авышу, колаклар салыну тәҗрибәләр белән мәгълүм. Муса белән Һарун пәйгамбәрләр, Фиргавенне дәгъват итү хакында فَقُولا لَهُ قَوْلاً لَيِّنًا لَعَلَّهُ يَتَذَكَّرُ أَوْ يَخْشَى "Аңа йомшак, яхшы сүзләр сөйләгез, шаять вәгазьләнер яки Аллаһ газабыннан куркыр", ( Коръән Таһа: 44.) дип фәрман алдылар. Пәйгам-бәрләрнең сәламәт бәдәнле, йомшак телле һәм мәрхәмәтле булуларының бер сәбәбе дә халыкларны үзенә тарту һәм җыйнау өчендер, һәрхәлдә, каты сүзле, ачулы булу һәм мөлаемсыз ирештерүдән мәгънә чыкмас.
وَلَوْ كُنْتَ فَظًّا غَلِيظَ الْقَلْبِ لانْفَضُّوا مِنْ حَوْلِكَ "Әгәр каты күңелле булсаң, әлбәттә, алар синең тирәңнән качар иделәр".( Коръән Әли Гыймран: 159.)
        7) Ирештерүче кеше үзе ирештерә торган дин хакында нык игътикадлы һәм аның әмерләренә буйсынучы булу. Үз игътикадын дөресли алмаган кешенең башкаларның игътикадларын дөресләү һәм үзе гамәл итми торган гамәл-ләрне башкалардан кылдыру мөмкин булмас Моңа каршы һәркем: "Әй, син башкаларны өйрәтүче! Иң элек үзең кыл, менә шул вакытта булырсың өйрәтүче", – дияр.
        8) Сабырлы һәм киң күкрәкле булу. Ашыгучыларның эшләреннән файда күрелмәү гадәттер. Коръән Кәрим:
فَاصْبِرْ كَمَا صَبَرَ أُولُوا الْعَزْمِ مِنَ الرُسُلِ وَلا تَسْتَعْجِلْ لَهُمْ "Сабыр ит, пәйгамбәрләрнең каты чыдамлылары чыдаган кебек, нык чы-дамлы бул, һәм аларга газапны ашыктырып сорама",(Коръән Әхкаф: 35.) дигән фәрман бирә. Сабыр исә изаларга түзү һәм усаллыкларга усаллык белән мөгамәлә кылмаудан гыйбарәт.
        9) Үз эше хакында өметсез булмау. Дөньяда өметсезлек кадәр начар эш юк. Өметсез кешенең һичбер эше ба-рып чыкмас. Коръән Кәримнең:
إِنَّهُ لا يَيْئَسُ مِنْ رَوْحِ اللَّهِ إِلاَّ الْقَوْمُ الكَافِرُونَ  "Дөреслектә, мөэминнәр Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмиләр, мәгәр кяферләр өметсез булалар",(Коръән. Йосыф: 87.) – дигән фәрманына күрә өметсез булу яхшы эш түгел.

Әлеге темага башка язмалар