329 Диндә фәкыйһ (шәригать белгече)

* مَنْ يُرِدِ اللهُ بِهِ خَيْرًا يَفَقِّهْهُ فِي الدِّينِ*

"Әгәр Аллаһы Тәгалә бер кешегә яхшылык теләсә, аны диндә фәкыйһ (шәригать белгече) итә".3

Фикъһның мәгънәсе "аңлау" булса да, сәләф гасырында шәригать гыйлемнәрен, Коръән һәм Сөннәтне, бигрәк тә, шәригать максатларын белү мәгънәсендә кулланыла. Рәсүлүллаһның "диндә фәкыйһ" дигән сүзе шәригать гыйлемен дә һәм шәригать максатын да белүче мәгънәсендә булуы үзеннән-үзе мәгълүм.

Аллаһы Тәгалә тарафыннан тәүфыйк бирелгән фәкыйһ һәртөрле кешеләр тарафыннан язылган китаплар һәм хәлләре яхшы мәгълүм булмаган кешеләрдән риваять ителгән сүзләр һәм дәлилсез фәтвалар белән түгел, бәлки Коръән һәм хәдисләр белән һәм шәригатьнең рухына муафыйк рәвештә гамәл кылучы заттыр.

 Шәригатьнең максатын аңлау һәм нинди генә бер гамәл кылырга туры килсә дә, шәригать максатына муафыйк булу-булмавын тикшерү лязем һәм әһәмиятле эш. Шәригатьнең максаты һәрбер эштә беренче дәрәҗәдә тотылырга тиешле.


3           Сөнән Ибне Мәќә: 1 к, 49 б. 

Әлеге темага башка язмалар