326 Нәзер…

 "Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә итәгать кылу белән нәзер әйтсә, итәгать итсен, һәм бер кеше Аллаһы Тәгаләгә карышу белән нәзер әйтсә, карышмасын"

Нәзер бер кешенең бүген яки киләчәктә лязем булмый торган бер нәрсәне үз өстенә лязем кылуы. Лязем кылу гарәп телендә  "лилләһи галәййә", "нәзәртү" кебек сүзләр белән һәм безнең үз телебездә "өстемә лязем иттем", "өстемә фарыз (яки) вәҗеп булсын", "вәгъдә бирдем", "нәзер иттем", "нәзер булсын" кебек гыйбарәләр белән була. Бу махсус кәлимәләр булмаган рәвешләрдә башка сүзләр белән өстеңә алу, өскә йөкләү "вәгъдә" булсалар да, "нәзер" түгелләр.

        Нәзерне бу төрләргә аерырга мөмкин:

        1. Заты (үзе) максат булган гыйбадәт белән нәзер әйтү, кирәк баглаусыз булсын, "өстемә ике рәкәгать намаз укуны яки бер көн ураза тотуны лязем иттем" димәк кебек, яки баглау белән булсын "фәлән максатым булса, намаз укуны яки ураза тоту һәм яки фәлән кадәр нәрсә садака бирүне үземә лязем иттем" димәк кебек.

        2. Вәсилә (башка бер гамәлгә тоташтыручы) булган гыйбадәт белән нәзер әйтү, тәһарәт алуны, мәчет салуны, хаҗ кылыр өчен җәяү баруны лязем итү кебек.

        3. Гыйбадәт түгел нәрсә белән нәзер әйтү. Кояшта кызуда тору, арбага утырмау, ит ашамау кебек нәрсәләрне өстеңә алу кебек.

        4. Хәрам нәрсәләр белән нәзер әйтү. Хуҗалар тавында корбан бугазлау, Хуҗа Әхмәт Ясәви һәм Хуҗа Баһаветдингә багышлап садака бирүне, әүлиялар каберләренә баруны өскә алу кебек.

        Бу сурәтләрнең бары әүвәлге төрендә генә үтәү лязем булып, калганнарында үтәү лязем түгел.

        Нәзер шәргый нәзер булыр өчен заты максат гыйбадәт җенесеннән булган нәрсәне өскә алу кирәк. Мәсәлән, җәяү барып хаҗ кылуны өскә алгач хаҗ кылу лязем була. Чөнки аның җенесеннән фарыз хаҗ бар, әмма җәяү баруы лязем түгел, чөнки җәяү йөрү җенесеннән фарыз гыйбадәт юк.

        Нәзер әйтүнең үзе хакында гыйлем әһелләре арасында бу рәвештә каршылыклар бар:

        1. Нәзер әйтү мөстәхәб. Чөнки Аллаһы Тәгалә "изгеләрне": يُوفُونَ بِالنَّذْرِ "Алар нәзерләрен үтиләр",1 дип мактады һәм: وَلْيُوفُوا نُذُورَهُمْ "Нәзерләрен үтәсеннәр",2 – дип әмер кылды. Әмернең иң түбән дәрәҗәсе мөстәхәблектер.

        2. Нәзер әйтү мәкруһ. Чөнки нәзер бәндә тарафыннан шәхси бер мәнфәгатьне ният кылынып әйтелә һәм шуның өчен ул гамәл Аллаһ өчен генә түгел, бәлки бәндәнең үз мәнфәгате белән катыш була. Халис булмаган гамәл иң азы мәкруһ булырга тиешле.

        3. Аллаһы Тәгаләгә буйсыну булган нәрсәләр белән нәзер әйтү мөбах һәм аннан башкалар белән нәзер әйтү хәрам.

        4. Бөтенләй хәрам. Чөнки Рәсүлүллаһ бик күп хәдисләрдә нәзердән тыйды һәм

النَّذْرُ لا يُقَدِّمُ شَيْئًا وَلا يُؤَخِّرُهُ وَإِنَّمَا يُسْتَخْرَجُ بِهِ مِنَ الْبَخِيلِ "Нәзер һич-нәрсәне үзгәртми, аның нәтиҗәсе бары сараннар җөмләсеннән чыгу гына", дигән хәдис риваять ителә.3 Шулай булгач мал белән нәзер итү мал исраф кылудан башка бер нәтиҗәсе күрелми торган эш. Әмма намаз, ураза һәм хаҗ кебек гамәлләрдә үз мәнфәгате катышканлыктан халис Аллаһ өчен булмый. Моның өстенә нәзер әйтү сәбәпле максат хасил була дип белү, хәдисләргә ачык сурәттә каршы бер игътикадтыр. Шуның өчен бу гамәл тыелган булырга тиешле. يُوفُونَ بِالنَّذْرِ "Алар нәзерләрен үтиләр" һәм وَلْيُوفُوا نُذُورَهُمْ "Нәзерләрен үтәсеннәр"дә йөкләнгән нәрсәләр түгел, бәлки үзе йөкләгән нәрсәләр булу мөмкин. Чөнки шәригать телендә нәзер сүзе бәндәнең үзе йөкләгән нәрсәсенә әйтелгәне кебек Аллаһы Тәгалә тарафыннан йөкләнгән фарыз намазларга, ураза, зәкят һәм хаҗларга да әйтелә, һәрхәлдә, ихтимал булып торганда дәлил калмый.

        Димәк, нәзер була торган сүзләр белән заты максат булган гыйбадәтләрне (намаз, хаҗ, садака) өстенә алса, үтәргә тиеш. Заты максат түгел гыйбадәтләрне яки мөбах эшләрне йөкләсә, үтәү лязем түгел, мондый вакытта ант кәффәрәте лязем була.

        Каберләргә, үлекләргә атап гыйбадәт кылу һәм шушы нәрсәләр өчен мал сарыф кылу кебек хәрам эшләрне өстенә йөкләсә, монда үтәмәү лязем. Ант кәффәрәте бирү тиешле.

        Нәзер сүзләре формасы булмаса, монда үтәү дә, кәффәрат тә лязем түгел. Мөбах эшләр хакындагы вәгъдәдә тору һәм мөбах түгелләрдә тормау лязем була. Нәзер садакалары фарыз садакалары бирелә торган урыннарга бирелә.

Әлеге темага башка язмалар