325

"Бер кеше нинди иман һәм гамәл үзәрендә вафат булса, Аллаһы Тәгалә аны шул хәлдә тергезер"

مَنْ مَاتَ عَلَى شَيْءٍ بَعَثَهُ اللهُ عَلَيْهِ*

 "Дөнья – ахирәтнең игенлеге", – диләр. Бу дөрес сүз. Халыклар дөньяда ни чәчсәләр, ахирәттә шуны урырлар, кылган гамәлләре бозык булса да, төзек булса да муафыйк җәзасын күрерләр.

        Сүзнең кыскасы: адәм баласы ахирәттә нинди рәвештә кубарылырга теләсә, дөньяда вакытта шул рәвештә гомер сөрергә тиеш.

        Имеш пәйгамбәрләрдән берсе тәмугны күрәсе килеп, Аллаһы Тәгаләдән сораган һәм Аллаһыдан рөхсәт бирелгән була. Пәйгамбәр тәмугка барса, һичнәрсә юк, ә бер-көнне бер бушлыктан гыйбарәт булуын тапкач, фәрештәдән: "Утлар, елан, чаяннар, төрле-төрле газаплар кайда соң? Монда бер нәрсә дә юк!" дигән. Фәрештә: "Монда андый нәрсәләр юк, аларны халыклар үзләре белән дөньядан алып киләләр, дөньяда кылган бозык гамәлләренең кайберләре ут булып яндыра, кайберләре елан-чаян булып чага", – дип җавап биргән. Бу кыйсса, ихтимал, бер мисалдан гына гыйбарәттер, шулай булса да игътибарга алынырга тиешле мисал.

Әлеге темага башка язмалар