321

321* مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُحْسِنْ إِلَى جَارِهِ وَمَنْ كاَنَ يُؤْمِنُ
بِاللهِ وَالْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ والْيَوْمِ الآخِرِ فَلْيَقُلْ خَيْرًا
أَوْ لِيَسْكُتْ*
        "Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, күршесенә яхшылык итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, сөйләгән вакытында яхшы сүз сөйләсен, яки тик торсын!.."2
        Күршеләрне сүз яки фигыль белән рәнҗетү һәм аларны җәфалау Ислам хөкеменә күрә гөнаһ эш. Мөселман түгел күршенең күршелек хакы, мөселман булган күршенең күршелек һәм мөселманлык хакы, мәхрәм булган мөселман күршенең күршелек, мөселманлык һәм мәхрәмлек хакы бар.
        Күрше хакы рәнҗетмәү һәм җәфаламаудан гына түгел, бәлки җәфаларны, борчуларны үз өстенә йөкләүдән дә гыйбарәт.
مَا زَالَ جِبْرِيلُ يُوصِينِي بِالْجَارِ حَتَّى ظَنَنْتُ أَنَّهُ سَيُوَرِّثُهُ
Җәбраил фәрештә күрше хакы турысында шул дәрәҗәдә васыять кылды ки, хәтта күрше – күрше малына варис булачагы хакында Аллаһы Тәгаләдән әмер киләчәктер, дип уйладым",1 дигән хәдис тә риваять ителә.
        Кирәк чакырылып һәм кирәк чакырылмый килгән булсын, кунакка хөрмәт итү Ислам дине каршында гүзәл холык һәм тереклек итешү санала.
        Монда зекер ителгән хәдис белән дәлилләп, зур галимнәрдән Ләйс бине Сәгъд кунак килгәндә аны кунак итү вәҗеп дип дәгъва кыла.2 Кунакны сыйлау кирәк вәҗеп һәм кирәк макталган һәм фазыйләтле эш кенә булсын, гадәттән артык зурламау, мал һәм гомер исраф итмәү шарттыр. Артык тырышулар, байлык һәм вакытны исраф итүгә сәбәп булган кунак итүләрдәге гөнаһлар, кунак хөрмәт кылу бәрабәренә була торган савапларга бәрабәр килә алмас. Бер аш мәҗлесендә ике-өч сәгать кадәр гомер үткәрү һәм килмәгән кешеләрне көтеп утыру, сөйләнә торган сүзләрнең сафсатадан гыйбарәт булулары иң күңелсез һәм мәгънәсез нәрсәләрдер. Гомуми чакырулар, гомуми мәҗлесләрдә сәгатьләр һәм минутлар игътибарга алынмаганнан сон, кесәләргә сәгать салып йөрү файдасыз.
        Сүз сөйләүдә булган бөтен хасият һәм мәгънә тәэсир итә белүдә. Әсәре булмаслыгын белә торып, сүз сөйләүдә мәгънә юк.

2           Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 204 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 463 б.

1           Сахих Бохари: 7 к, 78 б; Сахих Мөслим: 2 к, 293 б.

2           Әхкәм әл-Коръән: 1 к, 431 б.

Әлеге темага башка язмалар