319

 
319* مَنْ قَادَ أَعْمَى أَرْبَعِينَ خَطْوَةً وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ
        "Кем бер сукырны кырык адым кадәр генә  булса да, җитәкләп барса, шул кешегә җәннәт вәҗеп булыр".
        Кырык адым кадәр ара сукырны җитәкләп бару шушы кадәр саваплы булса, үзләренә махсус тәрбияханәләр ачып, тәрбия итүчеләр һәм мәгыйшәтләрен тәэмин кылучылар, аларны һөнәргә өйрәтеп, корыган ботаклыктан котылдыручылар, хәтта язулар өйрәтүчеләргә нинди саваплар булачагы үзеннән-үзе мәгълүмдер.

Әлеге темага башка язмалар