318

"Кем халыклар арасын аерса, ул бездән түгел".

Рәсүлүллаһ өммәтнең бер-берсеннән аерылышу һәм киселешүләрен һич теләми, бүленүләрдән курка һәм саклана, Аллаһы Тәгаләгә сыена иде. Хәтта, беркөнне мәчеткә кергәч халыкларның тарау утыруларын күреп, бергә җыелышып утырулары хакында тәнбиһ ясаган иде. Коръән Кәрим дә: وَاعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلا تَفَرَّقُوا "Әй, мөэминнәр! Барыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ җебенә, ягъни Коръәнгә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръәннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез!" – дип аерылышудан тыя. Шуңа күрә ир белән хатын, ата-ана белән бала һәм шәригатькә муафыйк сурәттәге дуслар арасын шәргый сәбәпләрдән башка нәрсәләр өчен аеручылар, бозучылар һәм, гомумән, мөселманнар арасын аеручылар бу хәдискә туры килсәләр кирәк.

Әлеге темага башка язмалар