316

316 *مَنْ عَالَ جَرِيَتَيْنِ حَتَّى تَبْلُغَا جَاءَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَنَا وَ هُوَ )وَضَمَ أَصَابِعَهُ

        "Әгәр бер кеше ике кечкенә кызны үсеп җиткәннәренә чаклы тәрбия итсә, шул кеше Кыямәт көнендә минем белән шушы хәлдә килер (дип бармакларын кушып күрсәтте)".1

        Ике бармакны бергә кушып үзенә бик якын булуны күрсәтүе, шул кешенең гамәле үз каршында сөекле икәнлеген белдерер өчен.

        Чит һәм ятим кызларны тәрбия итеп үстерүчеләр һәм соңыннан да башлы-күзле итүчеләр бу хәдискә башлап керәчәкләр. Үз кызларын яхшы тәрбияләп үстерүчеләргә дә бу сөенеч булса кирәк. Бу хакта да хәдисләр бар:

" مَنْ كَانَ لَهُ ثَلاثُ بَنَاتٍ فَصَبَرَ لأْوَائَهُنَّ وَضَرَّائَهُنَّ وَسَرَّائَهُنَّ أَدْخَلَهُ اللَّهُ الْجَنَّةَ بِفَضْلِ رَحْمَتِهِ إِيَّاهُنَّ " فَقَالَ رَجُلٌ : " أَوْ ثِنْتَانِ يَا رَسُولَ اللَّهِ " قَالَ : " أَوْ ثِنْتَانِ " فَقَالَ رَجُلٌ : " أَوْ وَاحِدَةٌ يَا رَسُولَ اللَّهِ " قَالَ : " أَوْ وَاحِدَةٌ "

"Кемнең өч кыз баласы булып аларның мәшәкатьләренә, кайгыларына һәм шатлыкларына сабыр итсә, Аллаһ аны аларга мәрхәмәт күрсәткәне өчен җәннәткә кертер. Бер кеше сорады: "Әгәр икәү булса, йә, Рәсүлүллаһ?» Ул әйтте: "Икәү булса да". Теге кеше сорады: "Әгәр берәү булса, йә, Рәсүлүллаһ?" Ул әйтте: "Берәү булса да". 2

        Заман үзгәрү белән мәгыйшәт рәвешләре дә үзгәреп тора. Балаларны, бигрәк тә, кызларны тәрбия кылу белән мәгыйшәт низамы арасында мөнәсәбәт булу лязем. Шуның өчен кызларны мәгыйшәтләрен тәэмин итәрлек рәвештә тәрбия кылу тиешле.

        Әгәр иргә барганнан соң иренең кәсебе һәм байлыгы җитәрлек булса, үзенең һөнәре тик торса торыр, аның зарары булмас, ашарга сорамас. Әмма иренең кәсебе һәм байлыгы җитәрлек булмаса, һөнәре эшкә ярар. Хәзер дә дөнья шундый бер хәлдә ки, кыз балаларның үзләрен һәм үзләре белән берлектә бер-ике җанны да дөньяда асрап торырлык һөнәрләре булу лязем. Ир балалар хакында сүз дә юк.

        Хатын-кызларны яхшы карау, тәннәрен һәм җаннарын гүзәл тәрбия итүгә Ислам дине бик әһәмият биргәнлеге бу хәдис шәрифтән һәм югарыда зекер ителгән башка хәдисләрдән дә мәгълүм.

1 Сахих Мөслим: 2 к, 294 б.

2 Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 335 б.

* مَنْ ضَمَّ يَتِيمًا أَوْ لِغَيْرِهِ حَتَّى يُغْنِيَهُ اللهُ عَنْهُ وَجَبَتْ لَهُ الْجَنَّةُ

 "Әгәр бер кеше тәрбиясе үзенә лязем булган яки чит бер ятимне тәрбияләсә, аңа җәннәт вәҗеп булыр".

أَنَا وَكَافِلُ الْيَتِيمِ كَهَاتَيْنِ فِي الْجَنَّةِ وَقَرَنَ بَيْنَ إِصْبَعَيْهِ الْوُسْطَى وَالَّتِي تَلِي الإِبْهَامَ

"Мин һәм ятимне караучы җәннәттә бу ике кебек булырбыз", – диде һәм ике ( урта һәм ишарә) бармагын  бергә күрсәтте",1 дип риваять ителә торган хәдиснең мәгънәсе да бу. Ятим тәрбия итүче кешеләргә зур саваплар вәгъдә ителү хакында моннан башка хәдисләр дә күп. Ятимнәргә каһәр кылудан Коръән Кәрим тыя һәм аларның малларын ашаучыларны куркыта. Күбрәк ятимнәр үзләренә мәрхәмәт итүчеләрдән, рухларын һәм җисемнәрен тәрбия кылучылардан мәхрүм булалар. Кайбер ятимнәрнең аналары булса да, безнең мөселман дөньясындагы хатыннар үзләре дә кеше тәрбиясенә һәм башкаларның яклауларына сыенырга мәҗбүр булганлыкларыннан яки башка бер иргә никахланганлыкларыннан ятим балалар бөтенләй игътибарсыз калалар, ни дини һәм ни дөньяви тәрбия алудан мәхрүм булып, соңыннан хайван рәвешендә йөриләр.

        Әгәр ятимнәрнең хәлләрен игътибарга алу һәм алар хакында мөселманчылык күрсәтеп, Аллаһы Тәгаләнең нәсыйхәтләрен җиренә китерергә кызыгылса, рәсми сурәттә ятимханәләр ачарга һәм бу ятимханәләр мөселманнар күп булган шәһәрләрдә, хәтта зур авылларда да булырга һәм дини гыйлемнәр белән берлектә дөнья көтү рәвешләре, һөнәр һәм кәсеп өйрәтелергә тиешле. Рәсми җәмгыятьләр һәм низамлы контрольләр астында булган бу ятимханәләр һәртөрле яманлыклардан имин булырлар, акчасы, акылы һәм бәдәне белән хезмәт итүчеләрнең һәрберсенә савап юллары ачылыр.

        Мондый җәмгыять әгъзалары һәм ятимханәләр хадимнәре, әлбәттә, Рәсүлүллаһның бу хәдистә зекер кылган савапларына лаек булырлар һәм инсанлык вазифасын да үтәгән хәлдә ахирәт мәйданына якты йөз белән барырлар.

1           Сөнән Әбү Давыт: 2 к, 354 б.

21

Әлеге темага башка язмалар