313… 314

* مَنْ صَمَتَ نَجَا
        "Бозык сүзләрдән тыелучы кеше котылу табар".1
        Максат яхшы нәрсә икәнлеге ачык мәгълүм булмаган нәрсәләр хакында сөйләми тору булса кирәк. Яхшы эш икәнлеге мәгълүм булганда тик тору түгел, бәлки сөйләшү котылуга сәбәп була.
        Халыклар өчен сүзнең әсәре бик зур. Тыңлаучыларга тәэсир итә торган сәләтләре булган хатиплар йөзәр мең халыкны сугыштыра алалар һәм бу сугышны туктатырга да кулларыннан килә. Хатиплар һәм мөэллифләр тарафыннан таралган сүзләр һәм әсәрләр сәбәпле милләтләр күтәреләләр һәм түбән төшәләр. Галимнәрнең сүзләрен халыклар шәригать дип белгәнлекләреннән галимнәр киемнәрендә, фазыллар калыпларында йөрүчеләрнең, надан хатипларның зарарлары милләт һәм дин өчен хисапсыз. Болар сәбәпле милләтнең фикерләре зәһәрләнә, мәмләкәтләр һәм дәүләтләр юкка чыга. Болар дөньяга ялган хәдисләр тараталар һәм тәфсир исеме белән яһүд хикәяләре сөйлиләр, Ислам милләтенең эшсезләнүләренә, хыял һәм хорафәткә бирелүләренә сәбәп булалар.
        Мәчетләрдәге хатиплык урыны бик олуг һәм мөбәрәктер. Мөнбәргә менгәндә Рәсүлүллаһ урынына басканлыкны хәтердә тотарга һәм сүзне үлчәп, буш сүзләр һәм сафсаталардан сакланып сөйләргә тиешле. Игътибарсыз сөйләүчеләр мөселманнарның динсезләнүләренә сәбәп булсалар, игътибар белән сөйләүчеләрнең сүзләре кайбер вакыт динләнүгә дә сәбәп була.
        Сүзнең бик әсәрлеләре һәм бик мөлаемлары була, колаклардан үтеп, күңелләрнең иң тирән нокталарына барып утыра. Рәсүлүллаһның хәдисләре шул җөмләдән.
 
* 314مَنْ صُنِعَ إِلَيْهِ مَعْرُوفٌ فَقاَلَ لِفَاعِلِهِ جَزَاكَ اللهُ خَيْرًا فَقَدْ أَبْلَغَ فِى الثَّنَاءِ
        "Бер кеше берәүдән күргән изгелеккә каршы: "Аллаһ сиңа хәерле җәза бирсен", – дисә, зур рәхмәт әйткән булыр".1
        Берәр изгелек кылган кешегә изге эш белән җавап бирү мөселманчылыктан. Әгәр инде бер кеше изге эш белән җавап бирмәсә, ул вакытта: "Аллаһы Тәгалә сиңа хәерле җәза бирсен", дип дога кылуы да шул кешегә яхшылык кылу җөмләсеннән була.
 
1           Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 2 к, 177 б; Ќәмигъ Тирмизи: 2 к, 73 б.

1           Ќәмигь Тирмизи: 2 к, 24 б.

Әлеге темага башка язмалар